Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

50 һәм 100 еллыкны кемнәр бәйрәм итә? (Фото)

Мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзләренең 50, ә балигъ булмаганнар эшләре буенча коммиссия 100 еллыгын билгеләп узды.

Ике зур датаны Яшел Үзәндә балалар иҗат үзәгенең актлар залында Яңе ел алдыннан зурлап билгеләп уздылар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча коммиссия рәисе Рәйсә Афанасьева барлык директор урынбасарларын, шулай ук катлаулы гаиләдә тәрбияләнүче, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны туры юлга кертүдә үзеннән өлеш керткән һәркемне, ветераннарны бәйрәм белән котлап, авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа Зеленодольск