Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Хәзер иң зур проблема, минемчә, бездә беренче тапкыр бала табучы хатын-кызларның яше арта бара, - дигән министр. - Безгә ниндидер кызыксындыру чаралары уйлап табарга кирәк. Ике бала табу ана капиталына гына бәйле булырга түгел, ә яшь тә исәпкә алынырга тиештер".
Аның сүзләренчә, хатын-кызның 30 яшьтән соң бала табуы начар түгел. "Ләкин гаиләдә өченче-дүртенче бала туу мөмкинлеген күзалласак, әни кешенең сәламәтлеген кайгыртсак, беренче ике баланы хатын-кыз 30 яшькә кадәр тапса яхшы", - дигән ул.
Нет комментариев