Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы арта

Ул 7,8 мең сум тәшкил итәчәк.

2017 елның 1 июленнән Россиядә минималь хезмәт хакы 4 процентка - 7,8 мең сумга кадәр артачак. Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА.

2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7,5 мең сумга кадәр күтәрелгән иде.

2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагылачак, аларның 70,4 проценты - дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре.

Әлеге закон проектын тормышка ашыру өчен 6,74 млрд сум акча таләп ителәчәк, шул исәптән 2,27 млрд сум - федераль бюджеттан.

Татар-информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев