Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20 көн эчендә түләнгән штраф киметелергә мөмкин

Хәзер юлларда автомобильләр бик күп, шуңа күрә бик игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен белү белән генә түгел, ә практикада куллана да белергә кирәк. «Лихач» булсаң штраф түләүдән башың чыкмаска мөмкин.

Өстәвенә хәзер законнар катгый, штрафың вакытында түләнмәсә, «утыртып» та куюлары бик мөмкин, 15 тәүлеккә! Дәүләт автоинс­пекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә юл йөрү кагыйдәсен бозган 308 кешенең - 30 мең сумнан артык, 16 кешенең 50 мең сумнан артык бурычы бар икән.
Закон бозучыга штрафын түләргә 60 көн вакыт бирелә. Бу срок чыккач ул бурычлы статусына кертелеп, админис­тратив базаларда «түләмәүче» буларак исәпләнә башлый. Бу кешеләргә РФ КоАПның 20.25нче маддәсе буенча яңа беркетмә төзелә. Бу беркетмәгә ярашлы рәвештә бурычлыга төп бурычыннан 1 мең сумнан да ким булмаган икеләтә күләмдә штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнә. Әлбәттә инде, хөкем чарасын суд билгели.
Менә бер мисал китереп узыйк:
9 февральдә Паратская урамында ДПС экипажы «ВАЗ-2108» автомобилен туктата. Базадан тикшерә башлагач, 21 яшьлек машина йөртүченең 17 мең сумга 17 административ эше буенча түләнмәгән штрафлары булуы ачыклана. Күп штрафларының түләү срогы да чыккан була. Егетне судка алып барып, судья аңа карата карар чыгара һәм машина йөртүчегә 5 тәүлеккә кадәр арест салына.
Инспекторлар һәм суд приставлары, белгәнебезчә бурычлыларны юлларда гына тотмый, эзләп өйләренә дә бара, машиналарга арест та салына. 2016 елда, мәсәлән, 18 транспорт чарасына арест салынган.
Хәзер без чит илләргә дә барырга яратабыз. Ә менә түләргә онытып калдырылган штрафың өчен планлаштыр­ган илеңә чыгалмыйча калуың бар.
Шушы күңелсез статистикага бәйләп исегезгә төшерәбез 2016 елның
1 гыйнварыннан административ штраф салынып карар чыгарылу белән 20 көн эчендә аны түләгәндә күп маддәләр буенча штраф суммасы яртылаш киметелергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе кисә­түләрен искә төшереп, шуларны ассызыклыйк: иң беренче чиратта юл кагыйдәсен үтәргә кирәк. Тагын, үзеңнең административ хокук бозуларың бармы-юклыгын даими тикшереп тору комачауламас. Аның сайты -
www.gibdd.tatarstan.ru, www.gosuslugi.ru
Һәм тагын бер киңәш: карарларның электрон формада килүенә язылырга була. Моның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтындагы «В помощь водителю» бүлегенә кереп гариза бланкын алыр­га була.
Штрафларны вакытында түләгәннән соң, түләнгән штрафның квитанциясен үзең белән йөртергә киңәш итә инспекторлар. Юлда тикшерә-нитә калсалар, квитанцияңне чыгарасың да күрсәтәсең.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X