Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1нче апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 старт ала

Алдагы шимбәдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Ике ай эчендә республика территорияләре экологик куркынычсызлык һәм халыкның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган хәлгә китерелергә тиеш. Аның сүзләре буенча, төп көч калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарын ачыклауга һәм аларны юк итүгә куелачак. Ачыкланган чүплекләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен, алар турында мәгълүмат оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына җибәреләчәк. Ачыкланган чүплекләр буенча бөтен мәгълүмат Татарстан Республикасының Экологик картасына кертеләчәк, дип хәбәр итте министр Фәрит Габделганиев.

Фәрит Габделганиев узган ел санитар-экологик икеайлыкны санкциясез чүплекләрне 100% юк итү белән тәмамлаган 20 районны билгеләп үтте. Алар арасында Яшел Үзән районы да бар.

- Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсы тәртип урнаштыруда нәтиҗәле механизм булып чыкты. Ул үз эченә районнар арасында ярыш элементын ала иде һәм муниципалитетларның эшен активлаштырып җибәрде. Бәя түбәндәге критерийлар буенча бирелде: ачыкланган һәм юк ителгән калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарының саны һәм мәйданы, ачыкланган закон бозулар һәм төзелгән беркетмәләр саны, җыелган макулатура, полиэтилен тара күләме, мероприятиеләрдә катнашкан гражданнар саны, район территориясендәге су объектларының төзекләндерелгән су саклау зоналары саны. Быел конкурс дәвам итәчәк, - диде Татарстанның экология министры.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтергә мөмкин булачак. Бөтен яңалыклар, фото, видео #эковесна2017 хештегы белән куелып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев