Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

17нче җыелыш шәһәрнең «Малыш» балалар бакчасында үтте

Тәрбия өлкәсендә иң авыр Рагочёва урамындагы 22нче "Малыш" бакчасына йөри торган балаларның ата-аналары зал тутырып килсәләр дә, татар телендә чыгыш ясаучылар биш "бөртек" кенә булуы күңелләрне җылыта алмады, ә югыйсә, барлык алты группада да татар милләтендәге тәрбиячеләр булса да.

Урыс төркемендәге татар телен өйрәнүче балалар башка бакчаларда татар телен теләп өйрәнәләр һәм матур шигырьләр сөйләп, "Туган тел" җырын башкарып шаккаттыралар. "Гуселки", "Антошка", "Алёнушка", "Чебурашка", "Земляничка", "Василёк", "Ёлочка" һ.б.бакчаларга йөрүче балаларның ата-аналары да һәм балалар да ике телдә дә матур чыгышлары белән куандырдылар. Җыелышлар зур активлык һәм югары әзерлек шартларында узуына һәм киләчәктә татар һәм урыс телләренең чиста матур һәм яңгырашлы булуына өметләнәбез. Бирсен, Бер Ходаебыз!

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе К.М.Филиппова.
"Малыш" балалар бакчасы мөдире О.Г.Сергина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X