Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

178 литр ялган аракы әйләнештән алынган

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Кайнар линия»гә килгән хәбәр нигезендә рейдка чыккан.

Рейд барышында Гоголь, Подгорная һәм Татарстан урамнарындагы йортлардан көмешкә һәм суррогат сату фактлары ачыкланган. Суррогат 5 литрлы канистрларга һәм этикеткалы шешәләргә салынып сатылган. Шешәләрнең маркировкаларының ялган булуы да беленгән.
Нәтиҗәдә 178 литр суррогат законсыз әйләнештән алынып, 4 административ эш кузгатылган. Яшел Үзән территориаль органының «кайнар линия» телефоннары: (8-843-71) 5-85-15,
(8-843-71) 5-86-72.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев