112 хезмәте хәбәр итә
16 - 22 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 13 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 2се ялган булган. 3 ДТПга барганнар. 1 янгын очрагы теркәлгән.
- Васильевоның Октябрьская урамындагы йорт фатирыннан беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән ике кешене дәваханәгә китергәннәр. 30 яшьлегенең башы ярылган, муенына пычак кадалган, икенчесе - 62 яшьлегенең баш мие селкенгән булган. Моны Васильевода яшәүче беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 24 яшьлек ир кылган. Алар арасында ызгыш бергә аракы эчеп утырган вакытта чыккан.
- Комаров урамындагы кибеттән чалбар белән джемпер урлап чыкканда 16 яшьлек кыз тотылган.
- Волжск - Яшел Үзән юлындагы АЗС үзәгеннән 303 литр бензин урлаганнар. Моны Лаеш районында яшәүче - 29, Казанда яшәүче - 42, Яшел Үзәндә яшәүче 29 һәм 38 яшьлек ирләр кылган.
- Северная урамында 26 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Тикшергәндә аңардан берничә төргәк наркотик матдә табып алынган.
- Комаров урамыннан дару төймәләре эчеп үзен агулаган 41 яшьлек хатынны терапия бүлегенә китергәннәр.
- Васильевода ире кыйнаган 25 яшьлек хатынга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
- Муенына билгесез кешеләр пычак кадаган 35 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган.
- Королев урамында билгесез кешеләр кыйнап башы җәрәхәтләнгән 52 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
- Васильвода күкрәгенә үзе пычак кадаган геморрагик шок хәлендәге 30 яшьлек ир хирургиягә китерелгән.
- Медикларны Васильевода кан тамырын кискән 31 яшьлек ир янына чакыртканнар. Аңа ярдәм күрсәтеп, өендә калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев