Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

104 авыл җирлегенә - 1 миллион сум

Тиздән Татарстанның 104 авыл җирлегенә республика бюджетыннан берешәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шушы көннәрдә Татарстанның авыл җирлекләренә грантлар тапшыру белән бәйле республикакүләм бәйгегә йомгак ясалды.

Татарстанның Икътисад министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел әлеге бәйгедә республиканың 43 районыннан барлыгы 217 авыл җирлеге катнашкан. Бәйгене оештыручылар конкурска йомгак ясаганда, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләгән. Әлеге җирлектә ничә кеше яши, бер кешегә туры килә торган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме күпме, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр ничәү, агросәнәгать комплексларында ничә баш терлек бар - боларның берсе дә жюри игътибарыннан читтә калмаган.

Әле алай гына да түгел, бәйгене оештыручылар торакны гамәлгә кертү күрсәткечләре, юллар белән бәйле вәзгыять һәм авыл җирлеге территориясендә кылынган җинаятьләр санын да игътибарга алган.

Нәтиҗәдә, Татарстанның 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылган. Аларның һәрберсе 1 миллион сумлык грантлар белән бүләкләнәчәк.

Акчалар авыл өчен мөһим булган объектларның матди-техник торышын яхшырту, социаль инфраструктура объектлары төзү, авылларны яңарту һәм социаль яктан әһәмиятле булган башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотылырга мөмкин.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев