Әлеге рейстагы пассажирлар саны әлегә ачыклана, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 7-20 ноябрь көннәрендә Татарстанда Мисырдан 22 рейс көтәләр. Бүгенгә Мисырдан 1330 Татарстан кешесе исән-имин кайтып җитте инде. Тагын 2 меңнән артык кешенең Татарстанга кайтасы бар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Мисырдан Россия туристларын кайтартуга кагылышлы сораулар буенча бушлай "кайнар линия" телефоннары эшли: 8-800-100-40-61 (Россия буенча шалтыратулар өчен); +7-499-995-57-26 (башка илләрдән шалтырату өчен); 8-800-100-11-20 (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге "ышаныч телефоны"); 8 (843) 292-64-09 (ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны").
Чыганак: интертат.ру
Нет комментариев