Яшел Үзәндә кеше 5 ай гына эшсез йөри
Яшел Үзәндә 10 октябрьдә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчяклы комиссия утырышы булды. Анда район оешма-учреждениеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
2017 елның 9 ае эчендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә консультация сорап 3281 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 процентка ким. 1146 кеше рәсми төстә эшсез дип санала.
-Безнең районда эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы 5,1 ай, - диде Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова.
Шунсын әйтергә кирәк, Яшел Үзәндә эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк. Барлык эшсезнең 55,3% - хатын-кыз.
Рәсем: https://market.kz/a/ischu-rabotu-prodavets-konsultant-2270944/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев