Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – Түбән Карамалы паром кичүен ачу кичектерелә

Кичү 12 октябрьдә ачылырга тиеш иде.

Яшел Үзән - Түбән Карамалы маршруты буенча паром кичүен ачу билгесез вакытка кичектерелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кичү якынча 4 октябрьдә эшли башларга тиеш иде, аннары аны ачу вакытын 12 октябрьгә күчерделәр.

"Судно вәкилләре хәбәр иткәнчә, валларны төзекләндерү вакыты сузылды, эш яхшы барган очракта да пароход бу урында икенче атна уртасыннан да иртәрәк күренмәс. Телефон сөйләшүе барышында, валларны алмаштыру - алдагы 5 елда судларның яхшы эшләү гарантиясе, дип ышандырдылар. Әмма нигә планлы техник тикшерү навигация уртасында оештырылган дигән сорауга җавап бирә алмыйлар: "Татфлот" судно компаниясе җитәкчелегенең карары шундый, диләр", - дип язылган сайттагы хәбәрдә.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев