Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәктәпләрендә нинди хаталар табылган

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Яшел Үзән шәһәре һәм районында сентябрь аенда планлы рәвештә уздырган зур эшкә йомгак ясады. Педагогларны энә өстендә тоткан тикшерү артта калды, әмма кимчелекләрне юк итү, документацияне тәртипкә китерү кебек эшләр һәм департамент куйган бурычлар бихисап.

41 мәктәп, 49 балалар бакчасы, дүрт өстәмә, ике урта белем бирү учреждениесе департамент хезмәткәрләре һәм экспертларының очлы күзе аша узды. Тикшерү нигездә өч юнәлештә барды: мәгариф өлкәсен дәүләт күзәтүе, белем бирү сыйфатының дәүләт тикшерүе, лицензия таләпләрен үтәүне контрольгә алу. Ә нәтиҗә ра­йон һәм шәһәрнең мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен уздырылган йомгаклау киңәшмәсендә ясалды. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, департамент җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.
- Тикшерүгә әзерләнергә кирәкми, без сезнең көндәлек эшегезне күрергә тиешбез. «Департамент килә, көн-төн йокламыйбыз», - дигән сүзләрне ишеткәч, оят булып китә. Кызганыч, Яшел Үзән тикшерүгә әзерләнде дигән сүзләрне ишеттек, һәр нәрсәнең чамасы булсын иде ул, - дип педагогларга мөрәҗәгать итте Гөлнара Габдрахманова.
Нәтиҗәгә килгәндә, 2012 елда узган тикшерүдә ачык­ланган проблемалар бүген дә бар икән. Аерым алганда бу - мәгариф учреждениеләренә баланы алгандагы кимчелекләр. Аеруча мондый ялгышлык­лар 14нче лицейда күп ачыкланган. Мәсәлән, X сыйныфка күчкәндә гаризаны әти-әни түгел, ә укучы үзе язарга тиеш. Мәктәпкә баласын бирүче әти-әни тиешле барлык документлар белән танышырга хокуклы. Гаризаның якынча формасы лицейның мәгълүмат тактасында һәм рәсми сайтында урнаштырылмаган. Бер караганда вак-төяк ялгышлык­лар кебек. Әмма биредә Мәгариф турындагы закон һәм боерык үтәлмәгән.
- Бигрәк тә укучыларны IXдан X сыйныфка күчерүдә үз сис­темасын булдырган кичке мәктәп аерылып торды. Дәүләт йомгаклау аттестация­сен уңышлы узган һәм кулына документ алган IX сыйныф укучылары автомат рәвештә X класска күчә. Аларның бу хакта белү-белмәүләре мөһим түгел. Ә инде башка җирдә укуын дәвам итәргә теләүчеләргә документларын гариза нигезендә генә алырга мөмкин. Тикшерү вакытында IX сыйныфның 10 чыгарылыш укучысы укуларын кичке мәктәптә дәвам итәргә теләк белдермәсә дә, X сыйныфка күчерелеп куйган булуы ачыкланды, - дип билгеләп узды министрлык вәкиле.
Җитәкче әйтеп узган алдагы җитешсезлекләр укыту процессында укучының иреген һәм хокукын чикләүгә кагыла. 15нче мәктәпнең VII сыйныф укучысын педагогик совет шул ук класс­та тагын бер елга калдыру турында карар кыла. Әмма бер сыйныфтан икенчесенә күчү аттестациясен кабат узу мөмкинлеген бирми. «Шул ук вакытта укучыга карата шартлы рәвештә күчерү турындагы мәсьәлә каралмаган да», - дип ассызык­лый Гөлнара Зәкәриевна.
Ә Норлат мәктәбендә 2015-2016 елда II сыйныф укучысын өченчегә шартлы рәвештә генә күчерү турында карар кылына. Аның каравы укучының еллык билгеләре уңай була.
Департамент җитәкчесе чыгышыннан күренгәнчә, экспертлар энәсеннән алып җебенә кадәр тикшергән. Аеруча учреждение документациясендә хилафлыклар күп. Мәгариф эшчәнлеген алып бару өчен лицензияләр 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яңадан рәсмиләштерелмәгән. «Аерым учреждениеләрдә - Зөя һәм Яшел Үзән кичке мәктәптләрендә устав 2011 ел датасы белән тора. Ягъни ул инде үз көчен югалткан 1992 елгы Мәгариф турындагы закон нигезендә эшләнгән», - ди ул.
Югарыда Гөлнара Габдрахманова китергән кимчелекләрнең кайберләрен генә атап киттем. Чөнки газета укучыга мәгариф системасы эш процессындагы җитешсезлекләр түгел, ә күбрәк укыту сыйфатының нәтиҗәле булуы мөһим. Шуңа да департамент хезмәткәрләре барлык документацияне тикшерүдән тыш, дәресләргә кереп, анализ ясаган. Сер түгел, дәрес уздыру сыйфаты - төрлечә. Югары методик дәрәҗәдә, башка укытучыларга да үрнәк итеп куярлык дәресләрне тикшерүчеләр 9нчы лицейда, 3нче, 10нчы гимназиядә һәм 16нчы мәктәптә караган. Док­ладтан күренгәнчә, респуб­лика буенча Яшел Үзән рейтингы тотрыклы булуы һәм белем бирү сыйфаты буенча яшел зонада торуы белән аерыла. Дәүләт йомгаклау аттестация­се нәтиҗәләре барлык фәннәр буенча
дия­р­­лек югары. Бары рус теле, инглиз, биология, тарих фәннәре аксый.
- Гомумән әйткәндә, Яшел Үзән муниципаль районда мәгариф системасы начар эшләми, тик үзенең зур булмаган нокталары бар. Бу - башлангыч сыйныф укытучылары, инглиз һәм физика укытучылары. Алар белән ныклап эшләргә кирәк, - диде җитәкче.
Ялгышлыкларны төзәтер өчен алты ай вакыт бирелгән. Ә департамент өчен тикшерү планын үтәп, беркетмәләр генә язып китү төп бурыч түгел, ә иң мөһиме -районның авырткан урынын табып, ярдәм итү. Йомгаклау киңәшмәсе белән беррәттән укытучылар өчен Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре мастер-класслар, лекцияләр дә уздырды. Нәкъ менә алар безнең мәктәп­ләрдә булып, укытучылар белән аралашкан. Шуңа да педагогларга нәрсә кирәген, нинди проблемалар булуын яхшы белә.
Кунакларны игътибар белән тыңлаганнан соң, район башлыгы Александр Тыгин да үз фикерен белдерде.
- Бик зур эш башкарылды, һәм моны ниндидер бер агрессия итеп кабул итмәгез. Җәмгыятебез белемле, акыллы балалар көтә. Авыл мәктәпләренә дә игътибарны арттырачакбыз. Авылда да балалар шәһәр укучылары дәрәҗәсендә белем алырга тиеш, - диде ул.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Алия Гаязова, Рамил Шакиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X