Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташландык нигезләрне ни көтә?

7 октябрь -бөтенроссия экологик өмәсен артык зур энтузиазм белән көтеп алмасалар да (көз көне йорт, каралты-кура тирәсендә эш бетми), «мин булмасам, кем?» дигән девиз буенча яшәүче кече шырданлылар авылның ташландык урынын чистартырга чыкты.

Бу элеккеге мәчет, соңыннан медпункт, китапханә ролен үтәгән бина урыны. Авыл халкы аунап яткан төзелеш материалларын җыештырды, америка клены баскан учас­токны чистартты.
Авылда ташландык нигезләр шактый. Җимерек йортлар, агач баскан бакчалар авылны ямьсезләп тора. Нигезне тәртиптә тотарга тиешле хуҗалары табылмаган очракта, бу йортларның киләчәге күңелсез. Ә сез болар турында нәрсә уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырабыз.
Фото: Кече Шырдан авылы группасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев