Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда томан төшүе турында кисәтә

Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 октябрь төнендә һәм иртән республикада урыны белән томан төшүе турында кисәтә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяктан исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..-1 градус булса, көндез +9..+14 градуска кадәр җылыта.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава саклана. Синоптиклар фаразлаганча, урыны белән яңгыр явачак. Җил - көньяктан, аның тизлеге секундына 3-8 метр булачак. Минималь һава температурасы +1..+3 градус.

Көндез исә республика башкаласында явым-төшем көтелми. Әмма җил көчәеп, аның тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Максималь һава температурасы +10..+12 градус булачак.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев