Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышлана

Гомерләрне үлмәс җыр итик, дип

Син бит безгә җырладың.

Тик гомереңне генә

Саклап калып булмады.

Ай да үтәр, ел да үтәр,

Син бит киттең мәңгегә.

Сәхнәләрдә җырлар гөрли,

Тик чыкмыйсың син ген.

Үлсәм дә үкенмим диеп,

Нигә әйттең өздереп?

Син юк дигән хәбәр

Йөрәкне үтте көйдереп.

Синең моңлы җырларны

Тыңладык без, яраттык.

Күңел аша үткәреп,

Сагышларны тараттык.

Үзең белән китте хыялларың.

Ә җырларың калды мәңгегә.

Чибәрлегең, матур сөйләм белән

Кереп калдың безнең күңелгә.

Рәмзия Низамиева.

Күгеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X