Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чиратлар зур

Яшел Үзән район Советы сессиясендә авария хәлендәге йортлардан күчерү турында мәсьәлә тикшерелде. Программаның ничек эшләве турында депутатларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева җиткерде.

Бүгенге көндә авария хәлендәге йортлардан күчерү исемлегендә 192 йорт бар, аларда 1578 бина шәхси милек булып исәпләнә, 693е - муниципаль милек. 272 гаилә программада катнашырга теләмәгән, аларны күчерү бары тик суд карары нигезендә эшләнә, башкарма комитет аларны судка биргән инде.
Аварийщиклар белән 1306 килешү төзелгән, алар арасында 1253 гаилә фатирны - Дәүләт Торак фонды аркылы, 50 гаилә үзләренә тиешле акчаны алачак. 384 гаилә яңа квартирларда яши башлаган. 693 муниципаль квартирның 100е генә әле башка торакка күчерелгән.
Хәзер квартир алу өчен Яшел Үзәндә 801 гаилә чират тора: шуларның өчесе сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, ятимнәр - 62, социаль ипотека буенча - 736 гаилә. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән бергә санаганда, Яшел Үзәндә барлыгы 2538 фатир таләп ителә.
«Бүгенге көндә 11 йорт төзелә, ә бу 1450 квартир дигән сүз. Йортлар файдалануга тапшырылу белән авария хәлендәге йортлардан күченә барачаклар», - ди Ольга Матвеева.
Радик Сафиуллин.
Фото интернет челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X