АК Барс Питрәч призерлары
Шушы көннәрдә генә Питрәчтә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында "Ак Барс Питрәч" ЧҖШ призына милли көрәш буенча турнир булып узды.
Әлеге мәртәбәле ярышта Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбеннән дә спортчылар катнашып, призлы урыннар яулап кайтты. Алар осталыкларын күрсәтә, көндәшләрен уздыра алды. Үзләренең җиңүләре белән алар алдагы республика күләмендәге ярышларга юл ачып, тренер-укытучыларының ышанычын, шөгыльләнгән спорт мәктәбенең һәм шәһәрнең данын күтәрделәр.
Үз авырлык категорияләрендә Инсаф Яруллин, Даут Гайнуллин, Рәмзис Заһидуллин лаеклы I урын яулады.
Муса Хәйруллин - IV урын, Денис Зыкин V урын алса да, алар да өметле спортчылар булып килә. Алар җиңүне икенчесендә яулар. Ярышларда катнаша-катнаша гына остарып була.
Бу батыр егетләрне ярышларга тренер-укытучылар Фирдүс Зәйнуллин һәм Алмаз Шәйхенуров әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев