"Татар-информ"да ХXIХ Татар яшьләре көннәрен уздыру турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
8 августта, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да ХXIХ Татар яшьләре көннәрен уздыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, "Идел" Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнаша.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191162/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев