Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Казанда медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм абруен күтәрү турында сөйләштеләр

Дискуссияне ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова алып барды.

Республиканың клиник хастаханәсендә булган бу очрашуда табибларның хокукын яклау, пациент һәм табиб мөнәсәбәтләре этикасы, медицина Һөнәрен саклау һәм абруен күтәрү, Татарстанда “Сәламәтлек саклау” Илкүләм проектын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды. 
“Сәламәтлек саклау” Илкүләм проекты кысасында Татарстанда 2019 елда 7 региональ проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 5 млрд.750 млн суммасында финанслау буенча килешү төзелгән. Илкүләм проектның гамәлгә ашырылуын ТР Дәүләт Советы депутатлары инициативасы буенча төзелгән эш төркеме контрольдә тотачак. 
Дискуссиядә Светлана Захарова сөйләшүнең мондый форматта беренче тапкыр уздырылуын билгеләп: ”Бу юлы без Казан табибларын гына чакырдык. Әгәр дә формат белгечләрдә кызыксыну уятса, мондый очрашуларны республика районнарында да уздырачакбыз”, - диде. 
Табибларның бөтен тәкъдимнәре ТР Дәүләт Советының алтынчы чакрылышы социаль сәясәт буенча Комитеты депутатларының эшенә кертеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев