Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Былтыр гөмбәдән 60лап агулану очрагы теркәлгән

Быел Казанда гөмбә ашап агуланган уналты кеше госпитализацияләнгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина әйтте.

Быел Казанда гөмбә ашап агуланган уналты кеше госпитализацияләнгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина әйтте.

"Иң куркынычы шул: пациентлар вакытында мөрәҗәгать итми. Уртача һәм авыр дәрәҗәдә агуланган кешеләр гөмбә ашаганнан соң өченче тәүлеккә генә мөрәҗәгать итә. Барлыгы утыз мөрәҗәгать булган иде, ундүртенең хәле авыраюы гөмбә белән бәйле түгел иде", - диде Алия Насыйбуллина.

Ул былтыр гөмбәдән 60лап агулану очрагы теркәлгәнен, 2017 елда 75 очрак булганын әйтте. "Былтыр агулы гөмбә белән агуланган 60 яшьтән өлкәнрәк ханым вафат булды. Ул өченче тәүлеккә генә китерелгән иде, без аны коткара алмадык", - диде. Табиб гөмбәне бик яхшы таныган очракта гына җыярга һәм дөрес итеп эшкәртергә киңәш итте.

Алия Насыйбуллина әйтүенчә, быел гөмбә ашап агуланучылар арасында хатын-кызлар күп, гадәттә, ирләр күбрәк булган.

"Гөмбә ашап агуланучыларның барысы да диярлек ашказан яки эчәк җәрәхәте, гастрит авырулары булган кешеләр", - диде баш токсиколог. Ул быел китерелгән пациентларның күбесе әтәч гөмбәсе һәм төп гөмбә белән агуланган кешеләр булуын әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/191014/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев