Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Үз-үзегезгә ышаныгыз»: ТР Президенты республика чыршысында балаларны Яңа ел белән котлады

Казанда Республика чыршысына 8 меңнән артык уку отличнигы, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр җыелды.

Хәзерге вакытта "Татнефть Арена" да Татарстаннан 8 мең бала катнашында республика чыршысы бара. Алар алдында Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Үз чыгышында Президент WorldSkills чемпионаты, республикада балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүче программалар турында сөйләде.

«Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз, кадерле балалар, сезгә ышанабыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Балалар катнашындагы шундый чыршы бәйрәме беренче тапкыр 2000 елда үтте.
Әлеге чарага талантлы яшьләр эләкмәве турындагы тискәре фикерләр пәйда булуы аркасында, 2019 елда Президент Чыршысында катнашу өчен кандидатларны сайлап алуда яңалык кертелде. Быел талантлы балалар билгеле бер онлайн-платформада теркәлделәр, аннары махсус анкета тутырдылар, бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм программасы ахырында һәр бала республика символы – кар барсы төшерелгән - татлы Яңа ел бүләге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев