Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән өчен җәза катгыйланды

Кагыйдә бозучыларны 5 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар яки бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Бүгеннән Россиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыра торган закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон нигезендә, автомобиль йөртүче сиреналарын һәм утларын кабызган «ашыгыч ярдәм» яки башка кичектергесез хезмәтләрнең машинасын үткәрмәгән очракта, аны 5 мең сумга кадәр (моңа кадәр 500 иде) штрафка тартачаклар яки бер елга кадәр (моңа кадәр 3 ай иде) машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Шулай ук РФ Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелә. Медицина хезмәткәренең эшенә комачаулау аркасында пациентның сәламәтлегенә зур зыян килсә, гаепле затны 80 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр. Әгәр гражданинның гамәлләре нәтиҗәсендә пациент үлсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр.

РФ Президенты Владимир Путин федераль законны 26 июльдә имзалады.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191063/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X