Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

WorldSkills чемпионатында катнашачак Казан егете һәр көн саен 12 сәгать әзерләнә

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан 13 компетенция буенча 14 кеше сайлап алынган.

Казанда узачак WorldSkills чемпионатында катнашучы Айдар Минеев өч тренер белән атнасына җиде тапкыр, көн саен 12-14 сәгать әзерләнә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Дөньякүләм чемпионатның 2019 елда үземнең туган җирем - Казанда үтәчәген 2015 елда белдем, шул вакытта прототиплар ясау буенча илкүләм җыелма командага эләгергә бик нык теләдем. Дөнья аренасында Россия Федерациясен күрсәтәсем килде”, - диде Айдар Минеев.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан 13 компетенция буенча 14 кеше сайлап алынган.

Айдар 2018 елның маенда сайлау этабында илкүләм җыелма командага үткән. Аңа кадәр 2014 елда WorldSkills та юниор буларак җиңгән. “Без нәтиҗә өчен эшлибез. Тренировка барышында тәҗрибә туплана”, - диде Айдар Минеев.

Айдар WorldSkills та төрле җайланмаларның прототипларын ясау буенча катнаша. “Мәсәлән смартфон, компьютер, микроскоп, камера. Кыска вакыт эчендә нинди дә булса җайланманың прототип ясыйбыз. Аннары аны зур күләмдә җитештерү алдыннан сынап карыйлар”, - диде ул.

Айдар әйтүенчә, прототиплар индустриядә, дизайн бюроларында кулланыла. “Прототиплар детальне яки җайланманы зур күләмдә җитештерә башлаганчы, аларны сынарга, хаталарын, җитешсезлекләрен ачыклап яхшыртырга мөмкинелек бирә. Җитештерүгә яхшы, нормаль җайланма кертелә. Прототипларны сынау ахыргы продукциянең сыйфатын яхшыртырга, акчаны, вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә”, - дип аңлатты ул. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191168/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев