Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ТР Президенты 100 яшьлек фронтовик һәм янгыннан саклау хезмәте ветеранына рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе алдыннан, Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны, 100 яшьлек Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. Декабрь азагында иң өлкән янгын сүндерү ветеранына 101 яшь тула. Ул дүрт сугышта катнашкан, хәрби разведкада хезмәт иткән. 1951 елда синтетик каучук заводы каршындагы 13 нче янгын сүндерү частендә бүлек командиры булып эшли башлый һәм 1970 елда пенсиягә чыга. Әмма хезмәтен 1995 елга кадәр дәвам итә әле ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев