Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның биш компаниясе Forbes рейтингына керде

2018 ел нәтиҗәләре буенча 910 млрд сумнан артык табыш алган «Татнефть» оешмасы да шушы исемлеккә кергән.

Forbes Россиянең 200 эре шәхси компаниясе яңартылган рейтингын бастырды. Исемлеккә узган ел акчалата табыш дәрәҗәсе буенча сайлап алынган Татарстанның биш компаниясе кергән.

Рейтингның беренче бишлегенә «Татнефть» эләккән, аның кереме 2018 елда 910,5 млрд сум тәшкил иткән. Исемлекнең 39нчы баскычында «ТАИФ-НК» - ул узган ел нәтиҗәләре буенча 227,9 млрд сум керем белән чыккан. Аннан соң (42 нче урында) «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ урнашкан, аның табыш күрсәткечләре 193 млрд сумнан артып киткән.

Татарстан компанияләре рейтингның икенче йөзлегендә дә бар. Исемлекне төзүчеләр 111 нче урынга «Транстехсервис» (2018 елда 95 млрд сумнан артык табыш) урнаштырган. «Казаноргсинтез» 132нче урында. Аның узган елгы керем күрсәткече 79 млрд сумнан аз гына артыграк булган.

Яңартылган Forbes рейтингына шәхси капитал өлеше 50 проценттан артык булган Россия компанияләре эләккән. Төзүчеләр глобаль корпорацияләрнең бүлендек предприятиеләрен исемлеккә кертмәгән, диелгән исемлеккә аңлатмада.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/16/193679/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X