Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана.

Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шул ук вакытта, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.

Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X