Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Балалар хастаханәсенә баланы коткару өчен ашыгыч рәвештә җиһазлар китерелде

Табиблар 11 яшьлек малайга ясалма үпкәләр тоташтырды.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Балалар Республика клиник хастаханәсендә табиблар яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән 11 яшьлек Даниил Максимовның тормышы өчен көрәшә. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханә баш табибы урынбасары Владимир Филатов сөйләде.

Яңа ел алдыннан балага ике яклы пневмония һәм сепсис диагнозы куелган. Табиблар сүзләренә караганда, малай бик авыр хәлдә экстракорпораль мембрана оксигенациясенә (ЭКМО) — гади генә итеп әйткәндә, ясалма үпкәләргә мохтаҗ булган. Мондый аппараттагы махсус материаллар ярдәмендә баланың үз үпкәләре тернәкләнә ала. Бу кыйммәтле уникаль җиһаз (ЭКМО) кешенең вакытлыча кан әйләнеше системасын һәм үпкәләрен алыштырып тору үзлегенә ия.

Хәзерге вакытта хастаханәгә ике ЭКМО аппараты сатып алынган, аларның берсенә шулай ук авыр хәлдәге бала тоташтырылган булган. Даниил Максимовны икенче ЭКМОга тоташтыру өчен тиешле махсус материаллар кирәк булган. Малайның терелүенә өмет булмаган диярлек.

Ул вакытта, медиклар һәм хәйрия фондының уртак тырышлыгы аркасында, баланы коткару өчен санаулы сәгатьләр эчендә ЭКМО аппараты өчен җитмәгән барлык кирәкле материаллар сатып алынган һәм клиникага китерелгән.

«Хәзерге вакытта Балалар Республика клиник хастаханәсендә малайны дәвалау өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Республика балалар клиник хастаханәсе һәм «Русфонд»ның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, бала ЭКМОга тоташтырылды, бу исә аның үз үпкәләрен тернәкләндерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук без малайны сепсисны җиңеп чыгу өчен дезинтоксикацион колонкаларга тоташтырдык», — дип аңлатты агентлыкка клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Филатов.

Татарстан баласына ЭКМО өчен ашыгыч рәвештә медицина чыгымнарына тотыласы өч миллионнан артык сумманы җыю өчен, «Русфонд» үз битендә хәйрия җыены игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев