Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татар егете Татарстан флагын Изге Өмет борынында күтәрде

Тумышы белән Башкортстаннан булган Рөстәм Казанбаев “УАЗ – Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый.

Тумышы белән Башкортстанның Бакалы районыннан булган Рөстәм Казанбаев Африканың көньягындагы Изге Өмет борынында Татарстан байрагын күтәргән. Ул ике иптәше белән бергә “УАЗ-Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый һәм һәр булган илендә Татарстан байрагын күтәреп фотога төшә.

Бразилиянең Игуасу шарлавыгы янында

“Моңарчы Татарстан байрагы беркайчан да булмаган җирләрдә – Изге Өмет борынында (Көньяк Африка), Гайанада (Бразилиянең төньягындагы зур булмаган дәүләт) күтәрдем. Анда татарлар гына түгел, гомумән Россия кешеләре сирәк була. Татарлар шундый халык, аларга горурлык хас. Татар кешесе кайда гына булса да, үзе белән Татарстан әләме бар икән, ул аның белән фотога төшә”, - диде Рөстәм “Татар-информ”га.

Кәҗәмөгез тропигы - иң көньяк киңлек

2017 елда өч дус – Мәскәү өлкәсеннән Александр Морозов (Саша Холодный) һәм Николай Баландинский Россиядә ясалган транспортта дөнья тирәли сәяхәт ясарга уйлый. “Рус, яһүди һәм татар”, - дип шаярта үзләре хакында Рөстәм. Алар 60 ел буе конвейерда булган “УАЗ-Буханка” автомобилен сайлый. Алар үз сәяхәтләрен Россиянең рекордлар китабына кертергә лаек дип уйлый.

Амазонка елгасында

“Безнең максатыбыз – Гагарин кебек танылган булу. Ул да бит дөнья тирәли безнең илдә эшләнгән транспортта әйләнеп чыккан. Гагариннан соң безнең илдә ясалган транспортта беркем дә дөньяны әйләнеп чыкмаган. Без шуны эшләргә уйладык”, - ди Рөстәм. Дөнья тирәли сәяхәт булып танылсын өчен экваторны кимендә ике тапкыр үтү, барлык сәгать поясларында булу, кимендә 40 мең км юл үтү кирәк. Бу шартлар үтәлгән.

Мексика, Теотихуакан борынгы шәһәрлегендә

Сәяхәтчеләр Мәскәүдән китеп, Европа аша узган, Гибралтар бугазыннан Африкага чыгып, Көнья Африкага кадәр үткән. Шуннан диңгез транспортында Көньяк Америкага – Уругвайга күченгән. Мексикага кадәр машинада барганнар. Хәзер сәяхәтчеләр Мәскәүдә, транспортлары теплоходта Мексикадан Владивостокка килгәнен көтә. Якунча ике айдан - Владивостоктан Мәскәүгә кайткач, дөнья тирәли сәяхәт тәмамлана.

  • Рөстәм Казанбаев 1981 елда Башкортстанның Бакалы районында туган. Юридик һәм музыкаль белеме бар, Казан консерваториясен тәмамлаган. Төрки телле фотохудожниклар берлеге әгъзасы. “Башкортстанда авылда әби-бабай белән татарча гына сөйләшәм. Әмма инде хәзер гел русча аралашкач, интервью бирерлек дәрәҗәдә белмим”, - диде ул.

Безгә Telegramда язылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193786/

http://yashel-uzan.ru/news/v-respublike/tatar-egete-tatarstan-flagyn-izge-omet-borynynda-ktrde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X