Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә үткәреләчәк концертны ачып җибәрәчәк

Әлеге тантана «Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Бүген, 16.00 сәгатьтә, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында, ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла.

Концерт программасында республиканың иң яхшы иҗат коллективлары: ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры катнашачак. Алар белән бергә сәхнәгә яшь һәм талантлы башкаручылар чыгачак: Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Эльмира Кәлимуллина һ. б. җырчылар да тамаша кылучыларны куандырачак. 

Бәйрәм мәйданында чакырылган йолдызлар: Альбина Шаһиморатова, Алсу Сафина, Зөлфия Камалова, Әхмәд Агади, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Кичәнең алып баручысы-театр һәм кино актеры, телетапшырулар алып баручы Сергей Шәкүров булачак.

Программада яшьләр коллективлары: «Мгновение» бию театры, «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясаячак.

Бу чара «Татар-информ» сайтында һәм " ТНВ " каналында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X