Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бу атнада Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак

Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә.

Атна уртасында Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы өч көндә һава торышы турында хәбәр итте.

Актив циклон көнчыгышка күчкән, республика аның салкын өлешендә калган. Татарстанга төньяк агымнар белән салкын һава килә. Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә. Бүген һава  +10..+16 градус җылы булды.

Иртәгә салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә температура +3.. +8 градус, көндез +12..+17 градус җылы була.

Чәршәмбе, 14 августта Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Температура азрак җылына башлый. Төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 була.

Пәнҗешәмбе, 15 августта, төнлә +8.. +13 градус, көндез +20.. +25 градус була. Бераз яңгыр яву ихтимал. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191458/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев