Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Александр Тыгин Яшел Үзән районы башлыгы вазифасыннан китте

Ул Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры вазифасында 2013 елның сентябреннән бирле эшләде.

Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин отставкага китте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Александр Тыгин башка эшкә күчә – ул хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Мәсьәләне район Советы депутатларын тавыш бирүгә чыгарды, алар район башлыгының отставкасын хуплады.

  • Ул 1973 елның 18 маенда Чаллы шәһәрендә туган. «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Урал халык хуҗалыгы институтын, «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
  • 1995 елдан башлап Тыгин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы органнарында 10 ел эшли. 2005 елда Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимияте башлыгының икътисад, сәнәгать һәм финанс анализы буенча урынбасары булды. Аннан соң Яшел Үзән районы башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары, Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре контроль-хисап палатасы рәисе, икътисад һәм сәнәгать буенча урынбасары, икътисад идарәсе башлыгы, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булып эшли.
  • 2007-2009 елларда Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара. Аннан соң - Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары, шулай ук Татарстан икътисад министры урынбасары була.
  • 2011-2012 елларда - «Ак Барс «Холдинг компаниясе» ААҖнең эчке контроль һәм аудит буенча генераль директор урынбасары. 2012 елда Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына әйләнеп кайтты. Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры постын Тыгин 2013 нче елның сентябреннән били. 2019 елның сентябреннән - VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193803/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X