Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

30 августта Канададагы Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк

Әлеге күренешне Монреаль җәмгыятенең Инстаграмдагы битендә туры эфирдан күзәтеп булачак.

30 август көнне Канаданың Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татарстан байрагы төсләренә керәчәк. Әлеге чара Монреаль Татар Җәмгыяте җитәкчесе Марат Сәләхетдинов инициативасы һәм Ниагар шарлавыгының администрациясе ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Монреальдәге татар җәмгыяте Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

“Марат шушы чара белән республикабызга һәм бар татар халкына Канада татарлары исеменнән бүләк ясарга теләде. Барыгызны да 30 август көнне, көнчыгыш Канада вакытының 22:00 сәгатендә Инстаграм каналыбызга туры эфирга чакырабыз!” – дип хәбәр ителә.

Татар җәмгыяте әгъзалары сүзләренчә, башка илләрдәге татар оешмаларының да флешмобка кушылуы көтелә. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Бурж Халифа бинасы, Париждагы Эйфель манарасы, Америкадагы Ирек hәйкәле һ.б. Бар җир шары 30 август көнне Татарстан байрагы төсләренә чумылсын иде”, - дип язганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/10/191367/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X