Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#укытучымканаткуючым

Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә өлкәннәр өчен зур бәйрәм оештырганнар

Мәктәптән, балалар бакчасыннан, мәдәният йортыннан һәм китапханәдән эшләп чыккан - авылыбызның хөрмэткә лаек кешелҽрен, хезмәт ветераннарын, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашларны чакырып хөрмәтләдек.

- Алар барысы да үзләренең хезмәт юлларын сагынып сөйләделәр, кызыклы мизгелләргә тукталдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар сәламләде һәм иң җылы теләкләрен җиткерде. Ул бу көннең мөһимлеген ассызыклады, һәм аларны бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхетле картлык һәм озын гомер теләде.

Бәйрәм барышында "Сүнмәс дәрт" фольклор ансамбле һәм моңлы җырчылар башкаруында матур җырлар ишеттек, Фәридә Нуруллинаның үзе язган йөрәк кылларын тибрәндерерлек шигырьләрен тыңладык.
Бәйрәмнең беренче өлеше сәхнәбез түрендә узса, икенче өлеше чәй табыны артында узды. Өйдә пешерелгән ризыкның исе бәйрәм атмосферасын тагын да көчәйтте, өлкән яшьтәге кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм игътибар хисләрен арттырды.
Чәй табыны артында бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны, остазларыбызны да искә алып үттек, аларга Кадрия апа Рәхмәтуллина дога кылды. Сания апа күңелләргә үтеп керерлек итеп мөнәҗәтләр укыды, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев