Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#укытучымканаткуючым

Авыл укытучысы һәрчак, һәр эштә әйдәп баручы

Хезмәт юлым мәктәптә укучыларга белем бирүдән гыйбарәт булды. Авыл укытучысы мин!

Авыл укытучысына халык алдында өлге булып, билгеле бер кысаларда эшләү, яшәү тиеш. Аңа дәрес бирү, фән нигезләрен өйрәтү генә түгел, тәрбия эшчәнлеге дә, авылның җәмәгать эшләрендә дә башлап йөрү йөкләнә.

40 еллап хезмәт юлында нинди генә өстәмә эшләрне үтәргә туры килмәде безгә. Дәресеңне укыттың да, кайтып киттеңне күрмәдек инде. Көз көне укытмыйча, балалар белән бергә колхоз бәрәңгесен алуда катнашу, урып-җыю чорында дәресләрдән соң да (төнге сменада) келәт алдында эшләү, яз-җәй көне колхозчылар белән беррәттән чөгендер чүбе утау, сирәкләү, көз көне алу, сорана-сорана трактор табып, төяп, тапшыру. Яз көне бәрәңге «хранилищесында» укучылар белән бәрәңге яру (пычак белән эшләү – куркынычсызлык кагый дәләрен үтәүне булдыру). Укучыларны хезмәткә өйрәтү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куелды. Фермага барып бозаулар ашату, карау, асларын чис тарту һ.б.

Колхоз бәрәңгесен алу йөрәккә төшкән. Яңгырлы, салкын җилле көннәрдә дә кыр га барасы, бәрәңгене алып бетерергә кирәк. Айлык уку программасын да үтисе бар. Бер елның көзендә октябрь ахырына кадәр бәрәңгедә эшләдек, ә чиреклек билгене чыгарырга кирәк. кыш буена уку прог раммасын да куып тотасы бар.
Колхозның нинди түләүсез эше бар, мәктәпкә кушалар. Район начальствосы киләсе булса – юл чистарту, төрле өмәләрдә катнашу, язгы чәчүгә җир хәзерләгәнче, кырда калган саламны укучылардан яндыру – бер карышусыз эшли идек, шулай тиеш дип уйлаганбыз инде. Ата-аналарның ризасызлык белдергән чаклары да булгалады, тик, нишлисең – «партия куша».

Мәктәп укытучысы – активист, пропагандист, культмассовик та. Бәйрәмнәрдә клубта лекция – докладлар сөйли, укучылар белән концертлар әзерли, куя. Кич клубта куярга бик риза ул балалар. Ә менә дәресләрдән соң (6 сәгать укыгач) ферма эшчәннәре алдында лекция укып, концерт куйдыру җайсыз иде. Балаларның кайтасы килә, фермада эшләүчеләр дә безне бик теләп көтмиләр, аларның да өйләренә кайтасы бар.
Еллар үтте, колхозлар да таркалды. Инвесторлар килеп, бәрәңге – чөгендер бүлеп бирү, эшкәртүдән дә котылдырды. Нинди чор булмасын, авыл укытучысының канында укыту белән беррәттән авылны, хезмәтен ярату, һәр эштә башлап йөрү.

Бүген дә мәктәп укытучылары алгы сафта. Мәктәп, клуб, китапханә, мәчет белән бергә кулга-кул тотынып, авылыбызны матурлауда, чистартуда, яшелләндерүдә бергә хезмәт итәләр. Нинди генә матур эшләр башкармый алар! Оештыруның башында торучы мәктәп җитәкчесе Җәүдәт Сафиуллин авылыбызның ир-егет ләрен, яшь әтиләрен җыйнап, балалар өчен хоккей – волейбол мәйданчыгын төзүдә башлап йөрде. Материаль яктан иганәче Рафикъ Бәхтияровка (урыны оҗмахта булсын), Җәүдәткә, ир-егетләребез, трактористларга рәхмәтле авыл халкы.

Имамыбыз Әнәс Закиров, тормыш иптәше – укытучы Рәшидәбезнең, мәктәп укытучыларының укучылар белән берлектә Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган обелиск тирәсен гөлбакча итүдә, клуб мөдире Сәлахиева Миләүшәнең киртәләрен буяп, яңартып торуы, күл буен – зур территорияне парк итеп ясаулары гына да ни тора!

Клуб-китапханәдә дә мәктәп укытучылары бергәләп эшли, нинди генә бәйрәмнәрне бергә үткәрми алар! Укытучы кая эшләсә дә – укытучы инде ул. Китап ханәче – укытучы Гөлнур Бакаева, клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева укытучылар коллективы белән бергә нинди генә очрашулар, бәйрәмнәр оештырмыйлар.
Күл буена килсәң – күңел сөенә. Ачык һавадагы музей оештыручыбыз, башлап йөрүчебез Әнәсебезгә үткәннәрне бүгенге белән тоташтыручы, киләчәк буынга дини тәрбия биргәненә авыл халкы гына түгел, тирә-яклар да мең рәхмәтле. Сәламәт кенә булсыннар.

Сүзем – авыл укытучысы иде бит. Авыл укытучысының, җитәкчеләренең хезмәтен, тынгысызлыгын якыннан белгәнгә, һәммәсенә рәхмәтлебез. Мәктәп кечкенә булса да, аның эчендә зур дөнья, зур эшләр, зур белем учагы.

Үткәнне онытмаска музей эшчәнлеге генә дә ни тора! Әби-бабайларыбызның шул чорда яшәешен чагылдыручы бу бүлмәдә ни генә юк! Яшь буынны үткәннәр белән таныштыруда зур хезмәт монда. Коллектив кечкенә булса да, эшчәнлекләрен бәяләп бетерерлек түгел. Һәммәгезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.Мәктәбебез башлангыч булганга, балалар бакчасы да шул ук бинада эшли. Мәктәпнең һәр укытучысы, һәр тәрбиячесе, гомумән, һәркеме – хезмәткәре, пешекчесе үз эшенә бирелеп, вазифаларын намус белән башкаручылар. Җылы, якты, чиста һәм кечкенә генә мәктәбебездә бөтен күңелләрен биреп хезмәт куялар.

Бу кечкенә генә бина – олы эшләр башкара. Авылның мәктәпле булуы – зур бәхет ул. Бакча баласы өчен дә, укучы, ата-аналар, өлкәннәр өчен дә. Чөнки анда авылымның һәр кешесенең балачагы, белем дөньясына атлаган беренче адымнары, иң күңелле мәктәп еллары үткән. Һәркемгә олы җанлы беренче укытучылары олы тормыш юлына чыгарга юл күрсәткән. Бу бина үзенә чакырып, тартып тора. Мәктәпле авыл – нурлы, бәхетле киләчәкле авыл ул.

Пенсиядәге укытучы Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев