Яшел Үзән

Яз матур килде (5 өлеш)

– Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең?

Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору  –  минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит!  –  дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.

Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.

Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.

– Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.

Егет кызга таба борылды. Күзләрендә  –  Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:

– Кочакла инде, Илсур.

Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.

– Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!

Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.

– Кая киттең инде?

– Кит, дидең бит.

Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.

– Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.

Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.

Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?

* * *

Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: