Яшел Үзән

Яз матур килде (2 өлеш)

Хәзер кызның көне бертөсле үтә: көндез – эш, кич – китап. Менә шулай егетләрдән туеп өйдә утыра торгач, аңа егерме тугыз да тулды. Башта әти-әнисе ерактан гына әйтеп карадылар. Аннары тел яшереп тормыйча әйттеләр: «Вакыт уза, кызым, кияүгә чыгарга кирәк», – диделәр.

Юк, Рамилә яратмаган килеш беренче очраган кешегә кияүгә чыга алмый бит инде. Утыз тула инде, әле һаман яраткан кешесен очратмады шул ул.

Ә менә апасы кебек үк чибәр Раилә, егерме икедә генә булса да, үз насыйбын тапты инде. Аргы урам егете Алмаз начар егет түгел, акыллы, тәртипле, итагатьле. Әти-әнисе исән-саулар. Алмаз да, Раилә дә бер институтта укыйлар. Аларның дөньялары түгәрәк.

Шулай китап белән кочаклашып ята торгач, Рамилә йоклап та киткән икән. Бервакыт будильник тавышына сискәнеп уянып китте. Көне буе эштә аяк өсте йөреп нык кына ардырган, кыз үзенең йоклап киткәнен сизмәгән дә.

– Кызым, тордыңмы?  –  Саймә апа чәй әзерләп ята икән.  –  Әйдә, чәй эчеп китәрсең эшеңә. Раилә кече болыннан бер чиләк җир җиләге җыеп кайткан. Төнге уникедә генә кайтты, тәре кыз. Атаң белсә, кирәгеңне бирер әле.

Раилә, үз тәртибеннән оялып, алдына гына карап, чәй эчә, гаебен таный, шуңа да әнисенә каршы бер сүз дә әйтми.

– Җиләк пешкәнмени?

– Пешкән, апа, шундый зурлар, авызда эреп торалар. Бүген тагын кич җиләккә барам әле мин.

– Менә моны күрдеңме?  –  Саймә апа кызының борын төбенә йодрыгын китереп куйды.  –  Җиләк дип чыгып чаба да төне буе теләсә кайда йөри, кара моны! Итәгеңне күтәреп, каеш белән ярырга да күп сорамам тагын.

Раилә шым булды. Гаебе бар, шуңа эндәшми калу хәерле кызга.

Шулай шыпырт кына хатын-кызлар чәйләп алдылар. Җиләк, чыннан да, бик тәмле икән.

– Ярар, кызлар. Рамилә, син бар, эшеңә соңга кала күрмә. Раилә, кызым, җиләк тиз бозыла, аны бүген үк кайнатып куярга кирәк булыр.

Димәк, әнисе ачуланудан туктаган. Раилә җиңел сулап куйды, баштан давыл үтте, болай булгач.

– Мин хәзер, әни.  –  Раилә җиләк белән булашып калды, Рамилә эшенә  –  авыл уртасындагы кибеткә китеп барды.

Авыл кибете базардан бер дә ким түгел. Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала. Сыер асрамаганы сөтне күршеләреннән юнәтә.

Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел. Алар уенча, кибет иң соң дигәндә дә иртәнге алтыда ачылырга тиеш.

– Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде,  –  дип каршы алдылар авыл апалары кызны.

– Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң?  –  дип җавап бирде кыз.

– Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?

– Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.

Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде. Эш башланды. Апалар кибетчеләр белән бик дус үзе. Кайчак Рамиләдән әҗәткә дә әйбер алып була. Аннары, сораган әйберләрне дә алып кайтып бирәләр. Шуңа да авыл апалары кибетчеләр белән талашуны кулай күрмиләр. Киресенчә, дус булып калырга тырышалар.

Иң ачу килгәне  –  авыл исерекләре. Иртүк килеп җитәләр, авызларыннан кичәге аракы, арзанлы тәмәке исе аңкый. Шул сасы искә бөтен кибет тула. Кайчак кызның укшыйсы килә башлый. Алай гына түгел, кибетче каршына ук килеп басалар бит.

– Рамилә, үләм, бир бер ярты.

– Хәзер ди, сиңа ярты биреп, аннары үзем түләргәме? Сез муеннан монда авылда. Берегезгә әҗәткә бирсәң, калганнар хәзер килеп җитә.

Аннары кара-каршы әйткәләшү китә, тәмам ямьсезләнеп туктыйлар. Чыгып киткән чакта кызга әшәке сүзләр әйтергә дә онытмыйлар. Рамилә баштарак елый иде, хәзер ияләште ул әшәке сүзләргә. Диссертация яза алыр иде кыз сүгенү буенча. Барысын да ишетте. Ә инде ул исерекләрнең кулларына аракы тоттырсаң, хатыннары килеп җитә: «Ник бирдең? Кияүгә чыга алмагач, минекен алырга булдыңмыни? Беләбез кемлегеңне! Мужик тапмагач, кеше ирләренә сикерәсең!» Әйе, нахагы күп булды. Бер гөнаһың булмаса да, ишетәсең икән гайбәтне авылда…

Төшке аш якынлашып килә иде инде. Кибеткә Оркыя Зәкиевна килеп керде.

– Ничек сәүдәләр, Рамилә?

– Исәнмесез, Оркыя апа!

Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне ачып җибәрде. Үзе белән бары тормыш иптәше Сәлим абый гына тора. Балалары бармы, юкмы  –  анысы билгесез. Булса, авыл халкы белгән булыр иде. Оркыя апа ул турыда берсенә дә бер сүз әйтмәде.

Бераз кибет документлары белән булашкач, ханым кызга эндәште:

– Рамилә, вакытың бармы бераз?

– Бар, Оркыя апа.

– Кара әле, Рамилә, мин күрше авылда кибет ачмакчы идем, зур кибет. Беләсең, күрше авыл зур, аннары олы юл да шул авыл аркылы үтә. Сәүдә начар бармас дип уйлыйм.

– Әйе шул, анда сату яхшы булырга тиеш, Оркыя апа.

– Миңа ул кибеткә бер товаровед кирәк иде. Менә синең белемең бар, аннары ышаныч та зур сиңа. Шактый эшлисең бит инде миндә.

– Мине димләмәкче буласызмы?

– Әйе, сине! Нәрсә, булдырырсың бит?! Кибет инде әзер, сатучылар җыярсың, аннары товарны үзең ташыйсы түгел, грузчигы булыр, җыештыручысы да.

– Белмим шул, эшли алырмын микән соң? Аннары көн саен ике чакрым барып йөрергә кирәк. Кыш ничек йөрермен соң анда кадәр, Оркыя апа?

– Эшли алмасыңны белсәм, башка җирдән тапкан булыр идем. Ә барып йөрүне әйтсәң, үзем көн саен шунда чабам бит. Минем белән йөрерсең, килештек?

– Эшләп карарга була инде, хезмәт хакын бераз арттырасыздыр бит?

– Ансына сүз дә юк, әлбәттә, арттырырмын.

Менә шулай килештеләр дә. Төшке аштан соң кибеткә яңа сатучы кыз килеп керде. Рамилә аның белән берәр көн эшләп, өйрәтеп йөрде, кибетен тапшырды.

Күрше авыл  –  зур авыл, аның үзәк урамы гына да бер чакрымга җитә. Халкы да күп, унберьеллык мәктәбе дә бар. Әйе, монда зур кибет ачкан кеше акча өстендә утырачак. Оркыя ханым белә балыкны кайда тотасын. Кибет иртәнге җидедә ачылырга тиеш икән, кичке унга кадәр эшлисе. Рамилә, монда килгәч,  иң элек уфтанып куйган иде. Тик аңа атнасына биш көн генә эшлисе икән. Алай иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, кайтып-китеп йөрү азап булмас кебек.

Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.

Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.

– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде,  –  шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…

– Мин  –  Рамилә…

Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.

– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?

Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.

– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?

– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…

– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?

– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.

– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.

– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.

Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…

Чынлап та, Илсур  –  әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа  –  укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый  дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.

Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын… Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.

Менә әле Рамилә бүлмәсендә дә, апа кеше урынында чибәр кызны күргәч, Илсур оялып куйды. Кая инде аңа мондый кызлар?! Мондый кызларны кыйммәтле машиналарга гына утыртып йөртәләр.

Башта кибетче кызлар Илсурга якын килергә куркып йөрделәр. Таза, аз сөйләшүчән Илсур ниндидер бер әкәмәт кеше кебек тоелды аларга. Соңыннан үзен бик яраттылар. Эшкә әрсез булып чыкты грузчик егет. Авыр капчыкларны, әрҗәләрне чөеп кенә йөртә. Кызлар ни кушса, барысын да карусыз үти. Бик ярдәмчел кеше икән бит Илсур абыйлары.

Илсур янында чаярак кызлар үзара шаяра ук башладылар:

– Уф, кияү табып булмый, җыен булмаган егетләр авылда. Илсур абый алам дисә, бүген үк кияүгә чыгар идем.

Илсур кызларның уйнап сөйләшкәненә үпкәләми, елмаеп кына куя да үз эшен эшли бирә.

Аны кибеткә кергән авылдашлары да «чеметеп» алгалый:

– Илсур, берүзеңә күпме кыз монда, әйдә берәрсен алып кайтып куй инде.

Шулай итеп, җәй дә үтеп китте, көз дә узды. Яңа ел бәйрәме җитәр көннәр иде. Бервакыт кибеткә ике егет килеп керде. Авыл аркылы олы юл үтә, шуңа да юл уңаеннан сугылучылар күп була.

Егетләр товар карап йөргән булдылар. Аннары берсе шыпырт кына ике шешә аракыны җиңе эченә тыгып куйды. Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре  –  алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.

– Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр,  –  дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.

– Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син?  –  Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.

– Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.

Тавышка Рамилә килеп чыкты.

– Алсу, ни булды?

– Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.

– Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.

– Егетләр, түләгез акчасын!  –  Рамилә бик катгый эндәште.

– Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең?  –  Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.

– Түләгез, юкса полиция чакырам.

– Чакырыгыз!  –  Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.

Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.

Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.

– Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр,  –  дип туктатты аны Рамилә.

Егетләрнең аяклары җиргә төште.

– Апалар, безнең акча юк,  –  дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.

– Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

– Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

 

Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

– Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

– Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

– Әйдә, үзем озатып куям.  –  Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

– Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

Илсур янында булу  –  инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

– Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән!  –  дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.

Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.

– Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.

– Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.

Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?

 
Туктамасын иде кышның бураннары,
Суытып торсын минем янган җанымны.
Салкын кышны сизми адашырмын,
Чөнки беләм миңа язмаганыңны.
 

Х-а-а, кара-кара, мәхәббәт турында түгелме соң бу юллар? Кыз, ашыгып, икенче битне ачты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: