Яшел Үзән

Яз матур килде (1 өлеш)

Читтән генә карап торсаң, авыл бик тыныч күренә. Әллә ни искитәрлек хәлләр юк инде авылда, шулаймы? Әнә карагыз: уң якта печән өеп яталар, сулгарак баксаң – кемнәрдер бәрәңге бакчасында кайнаша, чүп үләне утыйлар.

Берсенең капка алдыннан тузан күтәрелә. Аңлашыла инде: капка төбен себерә. Тагын кайсы якка карыйк икән? Менә кечкенә генә буа. Юк, монда су керүче юк, су өсте каз-үрдәк белән тулган, алар кичкә кадәр шунда булачаклар. Көтүләр кайткач кына, буаның бер ягыннан икенче ягына чабып йөрүчеләр күренә. Каз-үрдәкләрне ярга чыгарырга тырышалар  –  төнгелеккә алып кайтырга кирәк. Кичке авыл  –  үзе бер мәшәкатьле вакыт. Шәһәр кешесе эштән кайтып телевизор кабызса, авылда эш яңа көч белән башлана гына әле. Көтүдән кайткан малларны ябарга кирәк, сыерын саварга, яшелчәләргә су сибәргә, көндез җилләгән печәнне, чык төшкәнче, печәнлеккә менгерергә. Бала-чагасына кадәр төрле йомыш белән урамда чапкан була. Көндезге рәхәтлек беткән, алар да олылар белән бер рәттә хуҗалык эшләренә чумганнар.

Шулай авыл тыныч та, шул ук вакытта бик тынгысыз да яши.

Рамилә, буа тирәли чаба торгач, үрдәкләрне тәки ярга чыгара алды. Тик шушы үрдәк дигәнең, бар дөньясын су басса да, бер сүз әйтмәс инде. Көнен суда үткәрә бит. Кич көчкә судан чыгара аларны Рамилә. Үстерүе җиңел, шуңа асрыйлар үрдәкләрне. Көне буе ишегалдында ятмыйлар бит. Тиз үсәләр, ите дә тәмле була. Менә быел да әнисе егерме баш алды аларны. Тик менә шушы кич буе үрдәкләрне судан чыгара алмый газаплану, буа тирәли чабып йөрү һаман Рамиләгә эләгә. Эштән кайтуга, кичке аш ашаганчы алып кайтырга куша әнисе.

– Кызым, әйдә, аш әзер, үрдәкләрне генә алып кайт та, аннары ашап алырбыз,  –  ди аңа көн саен әнисе Саймә апа.

Әйтергә генә җиңел, алып кайт! Үрдәкләрне судан чыгарганчы, үзеңнең җаның чыга. Кайчак Рамиләнең шушы ярдан гына мылтык белән атып чыгасы килә аларны. Бер яктан куасың, икенче яктан буа уртасына ук кереп китәләр бит, имансызлар.

Ике авыл малае булышмаса, әле озак чабасы иде Рамиләгә. Малайлар да шул йомыш белән су буена төшкәннәр. Бергәләп, өч яктан куа торгач, барысын да ярга чыгара алдылар. Әнә хәзер бакылдашып кайтырга чыктылар. Ни такылдыйлардыр шуның кадәр, бак-бак килеп. «Бүген дә кызык иттек апаны»,  –  дип, шатланып кайталардыр инде.

– Көш, әйдәгез, тизрәк атлагыз инде, ә!  –  дип, кыз аларны һаман ашыктырды.

Апалары куганга бик исләре китмәде үрдәкләрнең, һаман салмак кына алпан-тилпән атлауларын белделәр. Аларның шулай атлап кайтуларын күзәтеп барган Рамиләнең күңеле күтәрелеп китте. И-и, атлыйлар инде, эшем кешеләре! Шулай капка төбенә дә килеп җиттеләр. Капка төбендә Рамиләнең Раилә исемле сеңлесен көтеп утырган Алмаз аңа үрдәкләрне капкадан кертергә ярдәм итте. Раилә үзе апасы белән су буена төшми, аңа сыер саварга кушылган. Рамилә дә сава белә инде ул сыерны, авыл кызы бит ул да. Тик нигәдер әнисе аңа үрдәкләрне ышанып тапшырган.

– Әйдәгез, керегез инде, ашагыз да оягызга кереп йоклагыз, күземә күренәсе булмагыз!

– Исәнмесез, Рамилә апа!  –  дип исәнләште Алмаз.

– Сәлам! Ниләр кырып йөреш?

– Раиләне көтә идем.

– Ә-ә-ә, ярар, алайса, көт!  –  Рамилә капкадан кереп китте, гәпләшеп торыр җай юк, ашыйсы килә иде.

– Булдымы, кызым, алып кайттыңмы?  –  Саймә апа үрдәкләргә җим салып ята икән.

– Алып кайттым. Әни, шул үрдәкләрне миңа кушма әле бер генә көн булса да, ә! Әнә Раиләгә куш, Алмазы белән бергәләп алып кайтсыннар. Үләм мин бу үрдәкләрне ярга чыгарганчы!..

– Шулай шул, кызым, үрдәк халкы су ярата. Ярар, иртәгә Раиләгә әйтермен, иртәгә ул алып кайтыр  аларны.

– Миңа нәрсә әйтмәкче буласыз?  –  Болдырдан Раилә чыгып килә икән.

– Иртәгә үрдәкләрне син алып кайтырсың, кызым.

Раиләнең авызы ерылды:

– Алып кайтырмын, әни. Ярдәмгә Алмазга да әйтермен.

– Кара моны, әй, тизрәк Алмаз!

Раилә апасына телен чыгарып күрсәтте.

– Менә сиңа!  –  Рамилә кулындагы үлән бәйләмәсе белән сеңлесенең ялан аягына сыптырды.

– Ай!  –  Раилә читкә сикерде, аннары көлә башлады.  –  Кычыткан дип торам.

– Ай, кара инде боларны, берсе утызга җиткән, икенчесе егерме икедә, бала-чага кебек кыланалар, зур кызлар бит инде сез, ә!..  –  Саймә апа җиңел генә кызларын шелтәләп алды.

– Әйе, берсе егерме сигездә, берсе егерме икедә, берсе илле биштә. Өйдә өч хатын-кыз. Әти кешене ашарга дәшүче генә юк,  –  дип, сарайда нидер эшләп йөргән Илфир абый тавыш бирде.

– Булды, булды, әтисе, аш әзер инде, әйдәгез, кызлар, сез дә өйгә керегез, әтиегезне дә ашатып алыйк, үзегез дә тамак ялгарсыз.

– Әни, минем ашыйсым килми.  –  Раиләнең күңеле ашта түгел, ә капка артында аны көтеп утырган Алмазда икәне көн кебек ачык.

– Качмас Алмазың. Кич буе сине көтеп утырмаса, өйдә эш юкмы әллә аңа, әти-әнисенә булышмыйча монда йөри.

– Ул кече болынга печән чабарга бара, көндез кояш кызу, хәлен ала. Кич рәхәт, салкынча. Минем дә җиләккә барасым килә. Әни, кече болынга җиләккә җибәр әле.

– Шулайдыр инде, барыгыз, кайтырсыз аннары икәүләп таң алдыннан. Печән үсмәгән, җиләк пешмәгән!  –  Рамилә сеңлесен шулай чеметеп алды.

– Апа!

– Ай Аллам, нәрсә сөйлисең инде, кызым, җитмәсә, апа кеше! Алмаз акыллы егет ул, әнә әле дә, эшен калдырып, Раиләне көтеп утыра. Әйдә, кызым, чакыр, ашап китсен инде. Чалгыга егәр күп кирәк аңа.

– Чакырдым, керми ул, әни, ояла, минем дә ашыйсым килми. Әни, җиләккә барыйм инде…

– Ай, җаным, барсана. Кара аны, кызый, бер-бер хәл булса, чәчеңнән йолкып йөртермен, аңладыңмы мине?

– Аңладым, әни, мин киттем.

Ай күрде, кояш алды яшьләрне  –  җитәкләшеп китеп тә бардылар.

Саймә апа күтәрелеп олы кызына карады:

– Синең дә җиләккә барасың юкмы?

– Ашыйсым килә, әни.

– Әйдә, өйгә керәбез. Әтисе, әйдә эшеңне куеп тор, аш салам.

Аларга Илфир абый иярде.

Кичке ашны ашагач, Рамилә, китабын алып, бүлмәсенә кереп китте.

Тырыш кешеләр Саймә апа белән Илфир абый. Әнә нинди зур йорт җиткергәннәр. Бүлмәләре дә җитәрлек, газы да, суы да кергән. Үзләре гомер итәсе йортларын бик уңайлы итеп эшләгәннәр. Мунчасы да бар. Кыш өчен җылы туалеты да бар. Канализациясен дә казып эшләп куйды Илфир абый. Өч хатын-кыз арасында берүзе ир кеше. Малай гына булмады. Башта пошынса да, Илфир абый соңыннан күнде. Ярар, аның каравы өстәлдә кайчан теләсә шул вакытта тәмле кайнар аш була. Өй эче ел буе чиста тора. Өс-башы да гел чиста йөри аның. Әтиләрен гаиләдә барысы да хөрмәт итә, кадерли…

Рамилә класста иң чибәр кыз иде. Ай, мәктәптә аңа гашыйк булмаган егет калды микән? Юк, калмагандыр. Бик чибәр иде шул ул. Күпме егет аның бер җылы карашын тотар өчен тырышты. Ниләр генә кыланып бетмәделәр алар! Үзара сугышкан чаклары да булды. Рамилә берсенә дә өмет бирмәде, әмма егетләр аның өчен барыбер сугыштылар. Тик менә чибәр кызларга егетләр игътибары күп булган саен, кызлар аларга шулкадәр үк битараф кала киләләр, чөнки ул егет аламалары, чебен кебек, бер алга, бер артка чыгып, гарык итеп бетерәләр. Аннары да, бухгалтерга укыганда, студент егетләр аз бөтерелмәде аның янында. Тик менә кыз берсен дә кабул итмәде. Араларында менә дигән егетләр дә булды, билгеле. Юк, егетләр игътибарыннан туйган кыз аларның сандугач кебек сайрауларыннан тәмам арыган иде шул. Бөтенләй дә игътибарга алмас булды аларны. «Әй лә шуларны,  –  дип уйлады ул.  –  Йөриләр шунда, аяк астында буталып». Аннары, авылга кайтып, эшмәкәр Оркыя апа кибетенә эшкә керде. Белемле булгач, Оркыя Зәкиевнага бик ярап куйды кыз. Бизнес өлкәсендә эшмәкәр ханымның башы җитмәс күп документлар бар. Рамилә барын да бөртекләп аралап бирә белә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: