Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (4 өлеш)

Башлык булырдай сарыкны дөнья бетереп эзләделәр. Башлык табу җиңел түгел икән. Түбән оч көтүенә дә делегация җибәреп карадылар, әйләнә-тирә авылларга да хәбәр салдылар - булмады, табылмады.

Икешәр-өчәр бәрән иярткән сарыкларны башлык итеп булмый бит инде, бәрән тәрбияләү мәшәкатьләре дә чамадан ашкан. Ә тәкәләр санаулы гына. Булганнары да җәмәгать эшләренә бик ашкынып тормый, уйларында гел бикәчләр генә. Корсаклары тулганчы ашау булсын да үзләренә, сарыклар гына булсын. Көн-төн күзен сарык койрыгыннан алмый әлсерәп йөргән тәкәләргә, йә әйтегез, ил язмышын ышанып тапшыру мөмкинме?!

Бер яшен тутырып килүче тәкәләр бар тагы. Алары әле бозылмаган, чиста, көтүгә ямь биреп йөгерешәләр бит, әнә. Әмма аларга өмет багласаң кеше көлкесенә калуың бар. Ул турыда авыз тутырып сөйләп булмый, әлбәттә, рәнҗетү килешмәс. Искә алмый да мөмкин түгел - алар бит печелгән. Гомерләре дә шул Сабан туйга, күп булса көзгә кадәр булыр. Ел да, ел да яңа башлык сайлап булмый бит инде.

Көннәрдән бер көнне Идел буйларына хәбәр килеп иреште. Нократ һәм Чулманнан да арырак Ык дигән бер елга бар икән. Шул елганың әйләнә-тирәсендәге болыннарда бер тәкә яшәп ята икән ди. Ашаганы тукранбаш чәчәкләре генә, эчкәне чишмә суы. Көн кызуында елга читендәге биек яр өстендә үскән юкә күләгәсендә генә хәл җыеп хозурланып ята икән. Гәүдәгә уртакул гына булса да, төптән үскән, маңгайлар киң, тавышы көр икән. Бикәчләр белән йөреп тә яманат чыгармаган. Һәм тагы маңгаенда алла биргән бер тамгасы да бар икән үзенең - Кашка икән.

Көтүдән тыңгылык качты шул хәбәр килеп ирешкәч. Ерак булса да табарга, бер барып күрергә кирәк үзен һәм бөтен сарык җәмәгатьчелеге исеменнән чакыртырга, дигән фикергә килделәр.

-Чакырып кына килмәс, делегация җибәрик, - диде, ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор. - Яхшылап аңлатырга, үгетләргә кирәк үзен. Сарык иреге, сарыклар хокукы турында кылларын тарткаларга, цивилизация һәм үзгәртеп коруга мөнәсәбәте нинди булуны да ачыкларга кирәк. Сарык дигәч тә, теге – ике аяклылар сыман шыр томана булып чыга күрмәсен инде.

-Делегациягә исе китмәс. Ялгыз тәкәгә индивидуаль мөнәсәбәт булырга тиеш, бер-бер чибәр бәрәчкәйне җибәрикме соң әллә, - дип әйтеп салды шунда берәү. - Юкә күләгәсендә танышсыннар, аңлашсыннар. Бәлки шунда, кем белә, уртак тел дә табып куюлары ихтимал.

-Әйе, шулай итү кирәк. Көтүгә дә йөрмәгәч, гел беръялгызы күләгәдә генә ашап-эчеп яткач, аны кем белә, бәлки бөтенләй печелгән тәкәдер әле ул. Андыйлар үзебездә дә җитәрлек, - дип хуплады кысыр кара сарык.

-Сине җибәрик, булмаса, - дип, әйтеп салды текә муенлы горур тәкә.

-Ник бармаска, бик барам, минем бит башкалар кебек икешәр-өчәр бәрән ияртеп йөрисем юк.

-Син бит тигәнәккә баткан. Кашка тәкә сиңа карый димени.

-Барам да, каратам да, ияртеп тә кайтам, менә күрерсез, - дип, төкерек чәчте кара сарык. - Тигәнәкне аны, җаным, ниятенә керсәң чистартып та була.

-Соң, кер ниятенә...

-Ниятенә кереп булмый әле менә.

-Юк, бу эшкә алай җавапсыз килергә ярамас, җәмәгать, - дип, тагы уртага чыгарга мәҗбүр булды ике бәрән иярткән оратор. - Сүз бит монда тәкәне карату, аны ияртеп кайту турында бармый. Бу сәяси мәсьәлә бик беләсегез килсә. Һәм ул мәсьәләне койрык астындагы пилмән белән түгел, баш чүлмәгендәге акыл белән хәл итү сорала.

-Дөрес... Дөрес... - диештеләр. - Бу сәяси мәсьәлә. Бик җаваплы килү кирәк, җәмәгать.

Уйлаштылар, киңәштеләр һәм бераз бәхәсләштеләр дә әле. Аннан тагы фикер алыштылар. Ык буе болыннарында юкә күләгәсендә тукранбаш чәчәкләре генә ашап, чишмә суы эчеп хәл җыеп ятучы Кашка тәкә янына илче итеп көтүдә бер чибәр Бөдрәкәйне җибәрергә хәл кылдылар. Чибәрлектә һәм тыйнаклыкта гына түгел иде хикмәт, Бөдрәкәй ул тагы үз дигәненә ирешә торганнардан. Яшьлеге дә искә алынды, әлбәттә.

Киң җәмәгатьчелек, ягъни көтү сорагач риза булмый хәл юк. Командировка кәгазьләрен һәм рәсми документларны туплап юлга җыенды Бөдрәкәй.

— 11 —

Ләйсәннең укырга керүен шәһәр читендәге «Бөдрә тал» ресторанында билгеләп үттеләр. Хуҗа килү хөрмәтенә «Ресторан эшләми. Санитар көн» дигән язу эленде. Ресторанга чит-ят кешеләр якын җибәрелмәде. Урман эчендәге күл читенә урнашкан ресторанны алар килгәнче үк инде бер взвод милиция уратып алган иде. Бу операция белән, гадәттәгечә, шәһәр хакименең шәхси куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче подполковник җитәкчелек итте.

Өстәл мул һәм нечкә зәвык белән хәстәрләнгән. Ләйсәннең килеп керүе булды Фәлах бер кочак ак роза чәчәкләре китереп салды аның беләкләренә. Махсус чакыртылган оркестр тәбрикләү маршын уйнап җибәрде.

-Котлы булсын, Ләйсән-сылу,- дип, кыз үзенә күрсәтелгән игътибардан онытылып торган бер мәлдә, Фәлах аны биленнән үзенә тарта төшеп, бит очыннан үбеп куйды. – Чын күңелдән котлыйм, матурым...

Кыз аның төче сүзләрен әллә ишетте, әллә юк. Кочактагы розалар исеннән башлары әйләнеп китте кебек. Югалып калган иде ул.

Ярдәмгә официант кызлар килеп өлгерде. Чәчәкләрне аның кулыннан алып алдан хәстәрләп куелган зур вазага илтеп урнаштырдылаар.

Ләйсәнне түргә утырттылар. Аның каршысына Фәлах килеп утырды.

-Ләйсән-сылуга бер туйганчы карап утырыйм әле. Җаным тынычланмасмы, - диде ул, ягымлы пышылдауга күчеп.

Кыз бу сүзләрне ишетмәгәнгә сабышты. Янәшәсеннән урын алган абыйсына мөрәҗәгать итте аннан.

-Мондагы кешеләрнең мин берсен дә танымыйм.

-Бу мөһим түгел. Үзләре килеп танышыр.

-Фәлахның ым кагуы булды, оркестр тынып калды һәм музыкантлар тныч кына атлап бер-бер артлы чыгып киттеләр.

Зур авырлык белән урыныннан торып басты Фәлах һәм тирән сулыш алды.

-Ниһять, - диде ул, сәхнә уртасына чыгып баскан артистларны хәтерләтеп. – Бу бәхетле минут та килеп җитте. Безнең сеңлебез, гүзәлләрнең дә гүзәле, сөкемлеләрнең дә сөйкемлесе, затлыларның да затлысы Ләйсән-сылу, ниһаять, шәһәребезнең мәртәбәле уку йорты – консерватория студенты булды. Бокалларны тутыр, Алмаз дустым!

Алмаз иң әүвәл Фәлахка, аннан Ләйсәнгә затлы француз шәрабе агызды. Консерваториядан килгән кабул итү комиссиясе рәисе, фәннәр кандидаты шәрабтан баш тартты.

-Миңа аракы салыгыыз, - диде, зур эш кылган кеше буларак.

-Яхшы атлар аягурә ял итә. Әйдәгез, булмаса, торыгыз, бер йотып куйыйк, - урыныннан кузгалырга иткән Ләйсәнгә каршы төште. – Ханымнар, әй, юк-юк, туташлар утыра. Ләйсән-сылу өчен, аның киләчәге өчен, бер тамчы да калдырмый эчәбез!

Ир-атлар Фәлах кушканча эшләде. Ә Ләйсән шәрабне иреннәренә генә тидереп алды, эчмәде.

Икенче тост шәһәр хуҗасы шәрәфенә күтәрелде. Бу мөһим тостны Алмаз игълан итте:

-Шәһәребез хуҗасы белән бер табын артында утыру һәммәбез өчен мәртәбә һәм дәрәҗә. Фәлах Экзамычның зирәк акылы, мәрхәмәтле күңеле безне һәрчак шулай ташламасын. Сезнең исәнлеккә... Сезнең бәхеткә, хөрмәтле Фәлах Экзамович!

-Кирәкмәс лә, бу мәҗлеснең түрендә Ләйсән-сылу бар ич, - дип тартынган, каршы төшкән атлы булса да, Фәләхка ошый иде үзен мактаулары. Әмма ул ипле генә кызга таба борды сүзен... - «Сезнең бәхеткә» дигәнең өчен генә эчәм, Алмаз дустым. Эчик әйдә... Берне генә булса дә йотып куй, Ләйсән-сылу. Безнең бәхеткә бит...

Эчтеләр. Ләйсән дә бераз йоткан атлы булды. Шәраб чын-чынлап затлы иде. Эчмим дигәндә дә, сулышка ияреп үзе тартылып тора.

Бер-ике концерт номеры да тыңлап уздылар. Табигатьтән мул бирелгән гәүдәләрен ярым шәрә ачып Лидия Әхмәтова җырлады иң әүвәл. Ул күбрәк Фәлах тирәсендә бөтерелде. Уңнан да килде аңарга, сулдан да килде. Җилкәләренә шәрә беләкләрен салып җырлады. Хуҗага бу ошый иде, әлбәттә. Җырчыдан аңкыган тәмле хушбуй исенә тәмам исереп, изерәп тыңлады. Аннан соң Айдар Фәйзрахманов җырлады. Ул һәрвакыт шулай - үзе тальян уйный, үзе җырлый. Кесәсендә курае да була.

Кабул итү комиссиясе рәисе генә танымый иде бу җырчыларны. Ул гел «Бу кем» дә, «Бусы кем тагы», дип сораштырып утырды Алмаздан.

-Ләйсән... Сәхнәгә Ләйсән-сылуны просим, - дип, тәкъдим кертте Фәлах.

-Мин фортепианода гына уйныйм, - диде кыз, алар утырган залда инструмент юклыкны сәбәп итеп.

Фәләх ярдәмчеләрен чакырды.

- Кертегез.

«Ә» дигәнче зур залдан пианино өстерәп кертеп куйдылар.

 Ләйсән ялындырмады. Шәһәр хуҗасының сусавын басар өчен генә Рөстәм Яхин романсларыннан «Китмә, сандугач»ны уйнарга кереште. Йотлыгып тыңлады ир-атлар. Фәлах чын-чынлап яратып, рухланып, дөньясын онытып тыңлады. Алмаз хуҗа тыңлаганга тыңлады. Музыкага тәмам битараф иде бит ул. Ә фәннәр кандидаты исә, профессионал буларак, артык исе китмичәрәк угырды. Чираттагы тостны кем әйтер икән, бу музыкаль паузаны озакка сузмасалар ярар иде диеп, өстәлдәге шешәләрдән күзен алмады ул. Берочтан Алмазга сорау бирергә дә өлгерде: «Ямьле музыка... Сеңлегез әллә үзе язганмы моны...» диде, беренче мәртәбә ишетүен һич яшермичә.

- Әйе, - диеп, баш какты Алмаз. Кем музыкасы булса да барыбер түгелмени. Дыңгыр-дыңгыр килгәч ярый инде шунда... «Музыка язу» дигән төшенчә барын да белми иде лабаса ул.

Сандугач, сандугач,

Китмә, китмә, сандугач...

Канатларың талдырып

Туган җирне калдырып...

Син китәсең, мин калам,

Дусларыма җырлар өчен

Җырыңны отып калам,

- дип, хисләнеп, тын гына җырлап та җибәрде Ләйсән тора-бара.

Аңарга Фәлах кушылды. Ни хикмәт, бу җырның да сүзләрен белә иде ул, башын артка ташлап, онытылып җырлый.

- Мин моның сүзләрен ишеткәнем бар, - дип, белгән атлы булды консерватория укытучысы. - Тукай шигыре булырга тиеш бу, бүтән түгел.

Алмаз бу юлы да, килешүен белдереп ым какты.

- Тукай әйбәт яза. Без аның белән танышлар... Җыр һәм музыка тынды. Ләйсән гәүдәсен турайтып фани дөньяга әйләнеп кайтты. Дәррәү кул чаптылар.

- Менә бит нинди талант иясе ул безнең Ләйсән, -дип, куанычын бүлешергә ашыгып, түземсезләнеп консерватория укытучысына мөрәҗәгать итте Фәлах. -Шундый талантны чак кына харап итми калдыгыз бит, ә.

Бу эшнең остасы үз дәрәҗәсен белеп кенә кушылды сүзгә.

- Музыканы әйбәт тоя кыз. Куллар куелган. Профессиональ осталыкка да өйрәнсә бер-бер хикмәт чыгып кую бар үзеннән, - диде ул, тыныч һәм ипле генә.

Фәлах аны ишетмәде дә булса кирәк. Хуҗа мактаганда, башкача уйлау мөмкин түгел, аның ни әйтәсе аңлашыла иде болай да.

- Рәхмәт сезгә, - дип, кулын бирде аңарга Фәлах. -Сез зур белгеч. Шуның өстенә игелекле кеше дә икәнсез, рәхмәт.

Фәннәр кандидатының күңеле күмәч булды. Шәһәр башлыгы авызыннан ишетте бит ул бу сүзләрне.

- Үзегезгә рәхмәт, - диде.

Бераз уйланып утырды Фәлах. Һәм, сүз арасында гына дигәндәй, сорау биреп куйды.

-Ректорыгызның хәлләре ничек икән анда? Нык егылганмы?

Егылмаган, аны бит машина бәрдереп киткән, - дип, ачыклык кертергә ашыкты фәннәр кандидаты. - Хәлләре яхшы түгел. Менә ике атна инде аңына килә алмый газаплана.

-Шулай ук мыни, әнә ничек, - диде Фәлах, авыруның хәленә кергән атлы булып. - Машина астына кергәнмени? Хәлләре яхшыдан түгел инде алай булгач...

-Яхшы түгел, - дип, җөпләде фәннәр кандидаты. Авыруның хәлләре җиңеләйсен өчен, күрәсең, чиратсыз, сүзсез генә берне тутырып эчеп куйды. - Гел көтмәгәндә бит менә...

-Күргән-аралашкан кешем түгел, - дип, ялганлады шәһәр хуҗасы. Кешегә әйтеп - кеше ышанмаслык ул ялган нигә кирәк булгандыр. Сүзләренең урынсызрак ычкынуын үзе дә абайлап өлгерде. - Бәлки очрашырга да туры килгәндер, белмәссең... Ә болай, ничек, яхшы кеше идеме соң?

-Музыка белгече буларак чит илләрдә дә мәгълүм кеше. Талантлы җитәкче, - дип, ничек булса шулай сөйләде фәннәр кандидаты. Бераз уйга калып, икеләнеп утыргачтын өстәп куйды. - Сәер яклары да бар, әлбәттә. Аракы эчкән кеше түгел. Заманның үзгәрүен сизми калды. Һаман үткәндәгечә, намус белән яшәргә газаплана иде. Элеккечә яшәп булмый бит хәзер. Намусны бит аны холодильникка тыгып булмый.

-Әйе, әйе, - дип хуплаган атлы булды Фәлах. Әмма уйлары бүтәндә иде, әлбәттә. Ярымпышылдап сөйләшүен дәвам итте ул. - Ничек уйлыйсыз, кем ректор булыр икән инде хәзер?

-Ә ул үзе исән ич.

-Машина астына кергәч, белмим, төзәлерме икән?!

-Белмим шул, бәлки төзәлер әле.

-Төзәлерлек булмаса, кем?

-Иңбашларын сикертеп куйды фәннәр кандидаты.

-Әйтү кыен. Бәлки үзе дә савыгыр, аякка басар әле.

-Аягына басуын басар да бит. Ә баш?!. Башны гипс белән генә савыктырып булмый.

-Миндә бер фикер туды бит әле, - дип, тавышын бераз күтәрә төште Фәлах. - Ә нигә безгә ректор итеп сезне тәкъдим итмәскә. Үзегез яшь, перспективалы кеше күренәсез...

-Көтелмәгән тәкъдим иде бу. Әмма, генерал булырга хыялланмаган солдат юк ул, дигән сыман, гел югалып та калмады фәннәр кандидаты.

- Тәкъдим итсәләр, күттән этүче булса, нигә булмаска, - дип эләктереп үк алды. Ләкин моның чынга ашуына ышанып ук бетмәде. - Ректор - доктор, профессор була. Аннан ректорларны бит бездә илбашы үзе тәкъдим итә, диләр.

...«Байтимер Тимербаевичның ректорларда кайгысы юк аның. Алардан ит тә юк, сөт тә юк бит. Ә менә генераль директорларны ул, дөрес, үзе куя. Үз кешеләрен...» - дип уйлап куйды Фәлах үзалдына. Әмма беренче күргән кешегә эчендәгеләрне чыгарып җилпи торган кеше түгел ул.

Үз дәрәҗәсен саклап кына җавап кайтарды аннан.

Дөрес сөйлисез, Илбашы соңгы сүзне әйтә бездә. Ә ул сүзне, ягъни тәкъдимне, без үзебез кертә идек әлегәчә.

- Тәкъдим кертүчеләр күп булыр ул...- дип әйтеп ташламасынмы исерә башлаган кандидат. Фәлах моны ишетсә дә, колак салмады.

- Әйе, тәкъдим кертүчеләр булыр. Әмма ректор безнең кеше булыга тиеш. Бил кулыңны!

Сүзне артык сузмый, шау-шу кузгатмыйча гына килештек дигәнне аңлатып, кулын сузды шәһәр хакиме. Фәннәр кандидаты, тәвә кошы тоттымыни, ике куллап ябышты, кысты аның кулын. Һәм нигәдер икеләнә дә калды, ышанып бетмәде.

- Белмим шул, куярлар микән мине.

- Без әйткәч куярлар, - дип, башын артка ташлап канәгатьлек белән кикереп куйды Фәлах. - Куярлар.

- Музыкантлар, композиторлар ни дияр бит әле. Коллектив хуплармы?

-Кая китсен алар. Алардан сораучы да булмас, -дип, хәл итте Фәлах. - Хупламаслар дисеңме?

-Әйтеп булмый. Мин бит татар музыкасын дөнья музыкасы масштабында өйрәнгән кеше. Теоретик. Ә безнең татарлар бит хис белән хәл итәргә өйрәнгән музыканы. Ә мин Европа тарафдары...

Соң, шулай булгач, тач ректор инде үзең, - дип, кул бирде Фәлах. - Безгә дә Европа киңлегенә чыгар вакыт җитте.

-Рәхмәт. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Мин ректор булсаммы, - дип, һаваланып ук китте тагы үзе.

-Бу тостны Ләйсән-сылуның укытучысы, безнең хөрмәтле кунагыбыз хөрмәтенә күтәрәбез, - диде, Фәлах бөтен табынны яңгыратып. Һәм бер-ике йотып куйды.

Фәннәр кандидаты исә, әллә артык рухланып, канатланып китте, әллә исерә башлаган иде, үзе хөрмәтенә аягүрә торып эчте. Соңгы тамчысына кадәр. Шулай икәнлекне раслап рюмкасын түбән таба борып күрсәтте.

- Бер тамчысын да калдырмадым, - диде, шәһәр хакиме алдында яхшы атланып. - Рәхмәт, Фәлах Экзамыч, яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт. Мин сезнең зур җитәкче, яхшы кеше булуыгызны белә идем. Әмма бу кадәр үк диеп, уйламый идем, рәхмәт.

Оркестр вальс уйнарга кереште. Фәлах кызны биергә чакырды. Аз гына кичегә төшсә Лидия Әхмәтова эләктерә иде үзен. Өстәл әйләнәсенә килгән-килгән буш кул белән китмәде җырчы, уйга чумып утырган Алмазны алып биергә керештеләр.

Вальс өчен яратылмаган иде шул Фәлах, кулларын кулга тотышып кына биеделәр. Кызның биленә, иңсәләренә таба аз гына елыштымы, «ярамый, абзый, нишләвең бу...» дигән сыман, үз бүксәсе кызны читкәрәк этәреп җибәрә.

Биюдән ял иткән бер арада, Фәлах үзенең визит картасын төртте кызга.

- Үзең белән йөрсен, кирәге чыгар бер, - диде. Кире кайтармады кыз, әмма нигә кирәге чыгар икән?

Аңламады, иңсәләрен генә сикертеп куйды.

- Һәрчак абыеңа тагылып йөрмәссең ич, минем дә синең белән икәүдән-икәү каласы килгән чакларым булыр, ал, - диде шәһәр хуҗасы.

Кыз, гүя, берни аңламады. Чая гына көлемсерәп, Фәлахның үзәген өзеп, читкә тайпылды.

Әмма, күңелле иде, барыбер. Бу мәҗлес озак дәвам итте. Бу мәҗлес тәмамланмас, шулай мәңге дәвам итәр кебек иде. Күпне күргән «Бөдрә тал» рестораны залларында ул кичтәге җыр-музыка, шат көлү авазлары, уен-көлке әле дә яңгырап торадыр кебек. Бер кочак ак розалар җиле дә тынмагандыр, аларның күңелләрне җилкендергән хуш исе әле булса таралмаган, сакланадыр.

- 12 -

Капка төбенә үк чыгып Исмәгыйл карт каршы алды Фәләхны. Тартырга дип чыккан иде, күрәсең. Ул бит шундый, үзе эчкече булса да, өйдә түгел, каралты-курада да түгел, хәтта ишегалдында да тартмый тәмәкене, бакча артына чыгып яисә урамда көйрәтә.

-Әй, Фәлах, кил әле, - дип дәшеп алды ул аны бүген дә...

-Ни булды, Исмәгыйл абый. Сөйлә, әйдә...

-Менә нәрсә. Син зур җитәкче, аңлат әле миңа. КГБ дигән бер оешма бар иде бит әүвәл, хәтерлисеңме?

-Шуннан ни булган, Исмәгыйл абый?

-Алар СССРның куркынычсызлыгы өчен җавап бирә иде, шулай бит?!

-Дөрес сөйлисең, шулай.

-Ул ил бетте. Аны саттыгыз бугай сез.

-Исмәгыйл абый, салынма телеңә, - дип, кеше-кара ишетмиме дигән сыман, як-ягына карангалап куйды Фәлах. - Кыскарак тот, нәрсә, бер ярты кирәкме? Син бүген тагы эчкәнсең...

-Эчмичә ничек түзәргә кирәк! Йә, син шуны аңлат миңа: нигә ул СССРны таратучыларны җавапка тартмадылар? КГБ ни карый анда?! Җавап бирәсе урында, инде дә килеп шул ук кешеләр бүген бөтенләй бүтән илнең дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләп яталар түгелме! ФСБ дип сөйлиләр, шулаймы? Алар бит бер мәртәбә йоклап калдылар инде, хәзер ни өмет итәргә үзләреннән? Бер мәртәбә саткан икән, икенчесендә сата да сата инде ул...

-Син исерек, Исмәгыйл абый. Телеңә күп салынасың. Исерек баштан сөйләшә торган сүзләр түгел бу.

- Исеректер... Ләкин син аңлат миңа - кайда монда логика?.. Әйтмисеңме? Шулайдыр шул, дөрес сүзгә җавап юк ул. Шулай булгач, чыгар бер яртыны.

- Ярар, китерерләр... Бар кайт, йокла.

— 13 —

Каза кичергән ректор үз аңына килде килүен, әмма, барыбер, эшкә чыгарлык хәлдә түгел иде. Инвалид булып калды. Беренче группа биргәннәр, дип сөйләделәр. Данлыклы уку йортына, гомер булмаган хәл, коллектив фикерен сораштырып тормый-нитми музыка дөньясында исеме, хезмәттәшләре арасында абруе булмаган гади бер фәннәр кандидатын китереп тактылар. «Илбашының якташы икән», диеп сөйләделәр, «хатыны яһүдә булганга» диеп гоманладылар. Ә бу эшне баштан-ахырынача башкарып чыккан Фәлахка һичбер җил-яңгыр тимәде. Уйлап та караучы булмады ул хакта.

Аның каравы шәһәр хуҗасының эшләре җайланды хәзер. Аның үз ректоры бар. Ләйсәннең һәр адымы, кайвакыт килеп, кайчан китүенә кадәр хәбәр ителеп тора. Берничә мәртәбә лекцияләрдән аерып ректор кабинетына телефонга да чакырттырды инде ул аны. Кызның хәлләрен сораштырды, буш вакытлары булганда үзенең шалтыратуын үтенде.

Башка студентлар тулай торакта бер бүлмәдә бишәр-алтышар кеше тора. Алай иткәндә дә урын җитәрлек түгел. Ә Ләйсәнгә аспирант һәм укытучылар йортыннан аерым бүлмә бирелде. Бүлмәдә - телевизор, суыткыч, музыкаль үзәк. Һәм, иң гаҗәбе, башкаларның төшенә дә кермәгән нәрсә - өр-яңа пианино куелган иде.

Берсе дә айдан төшмәгән, әлбәттә. Боларның һәммәсенә шәһәр хакиме Фәлах әфәнде сәбәпче икәнлекне тоя, яхшы белә иде кыз. Белүен-белә, әмма белмәгәнгә, аңламаганга сабышып яшәде. Гүя һәркем шулай яши, шулай булырга тиеш, кебек иде. Һичкемгә, хәтта Фәлахка да бәйле санамады үзен.

Ул гынамы, бүлмәсенә телефон керттеләр көннәрнең берендә. Беренче булып шалтыратучы, хәл белешүче шулай ук, әлеге дә баягы шәһәр хакиме иде.

-Миннән гел качасың, Ләйсән, - дип, үпкә белдерүдән башлады ул сүзен. - Шалтыратмыйсың, килмисең. Хәлләремне дә белмисең. Оныттың. Оныттың син мине.

-Онытмадым, - диде кыз. - Шалтыратырга сәбәп булмагач, нигә сезне борчыйм.

- Сәбәп булганда гына очрашмыйлар, Ләйсән-сылу. Минем хакка, бәлки минем сагынуым, күрәсем килү хакына... Ә, Ләйсән-сылу, ник дәшмисең?

- Нәрсә диеп дәшим?

- Бәлки бүген... бүген вакыт табарсың? Көзге урманнарны гизеп кайтыр идек бер. Саф һава сулап, шашлыктан авыз итеп... Карале, безнең бит әле синең белән шашлык та ашаган юк икән.

-Ашарбыз әле...

-Машинаны җибәримме хәзер үк?!.

- Юк, кирәкмәс, Фәлах абый. Минем дәресләргә хәзерләнәсем бар. Эшләрем дә күп.

- Юк-юк, Ләйсән-сылу, минем хакка гына тап вакытыңны. Юкса, чит илләрдән урап кайтасым бар. Күрешә алмый китсәм, сагынырмын-саргаермын бит. Эшләрем уңмас, сәяхәтем сәяхәт булмас.

- Саргаймассыз әле... Хәерле юллар үзегезгә, хушыгыз!

Фәлах алай итенде, болай итенде, әмма барыбер кызны юмалый алмады әлегә. Телефон аша сөйләшү белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Хушлашыр алдыннан, йомшаклык та күрсәтеп алды хәтта. «Кара аны, артыңнан йөрүче теге кара мыеклы егетнең матур сүзләренә алданма. Алдана күрмә?!», - диеп тә кисәтеп алды.

Кисәтте һәм шаккатырды кызны. Ике көн генә элек, үзләреннән ике курс югары укыган бер егет сөйләшеп торган иде аның белән. Тәнәфес вакытында. Күп булса, ике минут, өч минут, янәшә басып торганнардыр. Шуны хәбәр итәргә дә өлгергәннәр. Әнә ничек...

- 14 -

Җиде төн, җиде көн буе юлда булды Бөдрәкәй. Арыса - ятып хәл алды. Сусаса - инешләргә ятып су эчте. Әмма юлдан тайпылмады. Сигезенче көнгә кергәндә, кояш чыгып иртәнге чык бөртекләрен иркәләгән мәлдә, ямьле Ык буйларына барып чыкты ул. Көтүдәге сарыклар ерак юллар кичеп үз якларына килеп чыккан нәселдәшләрен бик җылы каршылады. Аның Кашка тәкә белән кызыксынуын белгәч кенә кәефләре кырылды бераз.

- Син шундый яшь, син шундый матур бикәч, нәмәрсәгә кирәк булды ул ялкау Кашка тәкә? - дип, кызыксынды көтүдәге баш сарык.

Сарык булса да беркатлы түгел иде Бөдрәкәй, үзенең нинди мөһим сәяси визит белән илче булып килүен ул берәүгә дә чишмәде. Сер саклый белә иде чөнки.

- Болай, юл уңаена кызыксынып кына кердем, - диде.

- Тапкансың кызыксыныр тәкә. Аның әле нәмәрсәгә яраклы икәнлеген дә белгән сарык юк. Әнә, безнең көтүдә бер дигән тәкәләр бар. Күңелең теләгәнен сайла, алып кына китмә...

- Мин тәкә эзләп килмәдем, - диде ул, кәефе кырылып.

«Кырылмаслыкмы, һәммәсенең уенда шул тәкә кайгысы. Әйтерсең, бу дөньяда яшәүнең бөтен мәгънәсе шул тәкәле-сарыклы уенда гына. Сарыкларның уенда -тәкә, тәкәләр уенда – сарык, бер дә артык җирләре юк теге ике аяклылардан... Башка һични кирәк түгел. Шуңа күрә дә әлеге язмышка дучар ителгән инде без. Ә бит уйлый калсаң, бездән дә түзем, бездән дә булган нәсел юк бу зәңгәр гөмбәз астында...»

- Ихтиярың, без бит сиңа киңәш кенә иткән идек. Үзеңә яхшылык теләп. Әнә, тегендә бер юкәлек күрәсеңме, шунда табарсың Кашка тәкәне, - дип өйрәттеләр юлны.

Бөдрәкәй, рәхмәтләр укып, күрсәтелгән тарафка җәт-җәт атлап китеп барды.

Сылу бикәч иде, корт чаккыры. Яшь иде... Насыйп булмады, - дип, арт аяклары белән туфрак тырнап калды аның артыннан зур мөгезле кара тәкә.

* * *

Юкәлеккә якынайган саен йөрәге ешрак типте Бөдрәкәйнең. Сак атлап вак адымнар белән килде ул. Көтүләрне бар дип тә белмәгән, бүтәннәр белән аралашуны өнәмәгән, гадәти булмаган нәселдәше белән очрашу көтә иде бит аны. Күпме юл газаплары, күпме кыенлыклар кичереп килде. Үзен ничек кабул итәрләр. Үзенең нинди зур миссия белән килгәнлеген аңлата алырмы?..

Юкә күләгәсендә яшел түшәк өстендә муенын кырын салып изерәп ята иде Кашка тәкә. Үзе ул чем кара туннан икән. Ә маңгаенда олы гына ак тамга бар - әнә нигә «Кашка» диләр. Күзләре йомык. Әмма авыз эчендә нидер чәйнәп, күшәп ята. Янына килүче барын сизми, күрми иде әлегә.

Көтмәгәндә килеп чыгып тынгысызламыйм, күркытмыйм тагы, дип, тонык кына «бәэлдәү» авазы чыгарып алды Бөдрәкәй.

Муенын ялкау гына бора төшеп бер күзен ачып алды Кашка тәкә.

-Кем бар анда? Кем ул анда мине тынычсызлап йөри?

-Бу мин. Исемем - Бөдрәкәй, - дип, килеп җитәр-җитмәс тукталып калды ул, үзенә күрсәтелгән битараф салкынлыкны тоеп.

-Нәрсә кирәк, нигә минем болыннарны таптап йөрисең?

-Мин бик ерактан килдем. Урманнар, елгалар аръягыннан. Рәсми визит белән сезне күрү өчен.

-Килсәң соң...

-Рәсми визит белән.

Кашка тәкә һич йомшарырга җыенмый иде. Килүчегә табан борылып күзләрен ачып карамады да әле ул. Һәр сүзендә тәккәбер суыклык.

- Ул нинди визит тагы. Тәкә кирәксә, әнә, көтүгә бар. Печәнлегемне таптама.

Бөдрәкәй белән үз гомерендә болай коры һәм салкын сөйләшкән сарык юк иде әле. Тәкәләр хакында әйтеп тә торасы юк инде. Ул гел ягымлы, җылы мөнәсәбәткә күнеккән. Ә бу исә янына да җибәрми. Сарыкча мөнәсәбәт турында сөйләргә дә юк.

Башка вакыт булса борылып кына китәр иде дә бит. Бу очракта алай эшләп булмый, ул бит монда сарыкларара мөһим сөйләшүгә дип килде. Горурлыкны онытып торырга туры килер.

- Хөрмәтле, Кашка тәкә әфәнде, - дип башлады ул сүзен бу юлы. - Ял сәгатьләрегезне бүлдереп йөрүем өчен гафу үтенәм, әлбәттә. Мине тыңлавыгызны үтенәм, мин тәкә эзләп килмәдем. Рәсми визит белән килдем.

Күшәвеннән туктап башын күтәрде Кашка тәкә. Үзенә булган хөрмәтләү сүзләрен ишетеп күңеле булды аның. Ниһаять, аның дәрәҗәсен аңлап сөйләшүче табылды бит.

-Тыңлыйм, - диде, чигә чәчләрен тояк очы белән кашып. - Йомышыгызны сөйләгез.

Мин сезгә Идел-Чулман буе җәмәгатьчелеге исеменнән җитди сүз белән килдем. - Бөдрәкәй әле булса дүрт аякта басып тора иде. Ул бит ерак юлдан килгән. - Яныгызга килеп сөйләргә мөмкиндер бит.

-Килегез. Якыннанрак сөйләгез, - диде тәкә. Әмма, кунакчыллык күрсәтү кая, хәтта утырырга урын тәкъдим итмәде.

-Сарыклар да үз язмышлары хакында уйлана башлады соңгы араларда, дип башлады ул. - Без кемнән ким? Безнең дә үз кадеребезне белеп, үзебезгә лаек хөрмәт һәм ихтирам күреп яшәргә хакыбыз бардыр ләбаса. Теге, ике аяклыларны, үзләрен кеше дип санаучыларны гына алыйк. Бөтен күргән игелекләре бездән. Ә үзләре җыен җитәр-җитмәскә «сарык» диеп эндәшәләр. Күпме түзәргә мөмкин шуңарга...

-Тәк-тәк, - дип, кызыксыну белдерде тәкә. Һәм үзалдына фикер йөртергә кереште. - Ни өчен? Шуның өчен, әлбәттә. Алла биргән күренекле сарык затының кадерен белмибез. Ит һәм йон җитештереп Американы куып җитү һәм узып китү өчен генә файдаланалар үзебезне.

“Ай-һай акыллы сөйләшә бу”, дип үзалдына нәтиҗә ясап өлгерде Бөдрәкәй. Эченә җылы керде.

-Миңа да чүгәләргә рөхсәтме? - дип, ниһаять, рөхсәт сорарга булды.

- Шул җирдән тикле килгәч, куып җибәреп булмый бит, утырыгыз инде, - диде ул, канәгатьсез генә. - Әмма елтыр күзләреңне уйнатмый гына утыр, йәме. Миндә бикәчләр кайгысы түгел әлегә.

- Мин дә тәкә эзләп килмәдем. Сарыклар эше белән йөрим.

- Бик яхшы, - дип җөпләде тәкә, коры гына. - Мине көнозын юкә күләгәсендә изерәп йоклап ята дип уйлыйлар. Ә минем күзләрем йомык булса да, берөзлексез уйланып ятам. Ни өчен? Шуның өчен, мин бит гади тәкә генә түгел, алла биргән Кашка тәкә. Кадерне белүче юк. Күңелне күрүче юк. Ашауда, эчүдә генә дип уйлыйлар бәхетне. Ә бәхет ул иң югары тәхетләргә күтәрелү, надан сарыклар белән идарә итү, дан һәм дәрәҗәгә ия булуда. Яхшы беләм, мин бит сарыклар дөньясында бер генә. Алла биргән Кашка тәкә!.. Һәм кабатланмас тәкә. Кадеремне белеп, чакыртсалар, җаныма тимичә генә сайлап та куйсалар һәммәгезне чын сарык итәчәкмен, шуны җиткер үзләренә.

- Хөрмәтле, Кашка тәкә, - дип, янә сүз кыстырырга кирәк тапты Бөдрәкәй. - Мин бит сезне чакырырга килдем. Сезне көтәләр. Киң сарыклар җәмәгатьчелеге сезне үзенең башлыгы итеп билгеләү турында хыяллана.

- Ә шартлар тудырылырмы? Хокуклары чикләнмәгән булырмы?

- Булыр, булыр. Сарыклар бит эштән курыкмый. Үз-үзләрен аямый бер караңгыдан икенчесенәчә эшләргә әзерләр.

- Ярар, - диеп, иренеп кенә яткан урыныннан калкынды тәкә. Маңгай киң, башы шактый саллы булса да гәүдәгә әллә ни түгел икән тагы үзе. – Алай бик кыстагач, мин барырга булдым. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки сарыклар белән идарә итү өчен туганмын мин. Әле син килгәнгә кадәрле үк, әллә ничә мәртәбәләр төшкә керде миңа ул язмыш. Тәхеттә утырам, имеш... Каршымда, авызымнан чыккан сүзне көтеп, барча сарык дүрт аяклап үрмәләргә әзер, имеш... Бик кыстагач бармый булмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев