Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (26 өлеш)

Байтимер Тимербаевич читтән карап торышка гына мөлаем һәм ачык йөзле күренә, ә чынлыкта аның кебек үч алучан һәм каты бәгырьле кешене табарга кирәк әле.

Видеокассетада Фәлах әйләнәсендә сүрәте күрелгән җитәкчеләр бер атна эчендә эшләреннән алындылар. Тамырлары белән йолкыды, кырды-себерде ул аларны. Уллары-кызлары һәм оныкларына кадәр эзәрлекләде, яшәр көн калдырмады үзләренә. Затлы-затлы күпме ир-ат кайсы-кайда китеп таралырга, эзсез югалырга дучар ителделәр.

Ай буе кабинет ишеге төбеннән китми йөргән Фәлахны, шулай да бер мәртәбә кабул итәргә кирәк тапты ул. Сузылган кулын алмады, сәламен кабул итмәде, урын да тәкъдим итмәде, әмма тыңлады.

-Сөйлә, - диде, - ни әйтергә телисең? Ни кирәк тагы! Нигә көн-төн арттан өстерәлеп йөрисең?

- Байтимер Тимербаевич, - дип, зур түрәнең күзләренә текәлде Фәлах Экзамыч. Һәм кабинетның уртабер җирендә басып торган җиреннән паркет идәнгә тезләнде. – Гафу итегез, зинһар. Ялгышканмын. Ялгыштым… Бик нык ялгыштым. Зинһар, гафу итегез?! Гомер буе бергә яшәдек, тугърылыклы булдым үзегезгә. Моннан соң ялгышмам, сезнең сүздән чыкмам. Гафу итегез…

- Түбәнсенмә, Фәлах, - диде, зур түрә җирәнүле тавыш белән. – Илбашы булырга хыялланган кеше идәнгә тезләнергә яисә үрмәләп йөрергә тиеш түгел.

- Сезнең алда тезләнергә дә, үрмәләргә дә риза. Рөхсәт итсәгез аякларыгызны үбәргә дә әзер мин, Байтимер Тимербаевич. Гафу гына итә күрегез.

- Тор, Фәлах. Бер кискән ипи кире ялганмый! Хыянәт гафу ителми, шуны бел.

Торып басарга мәҗбүр иде Фәлах. Әмма өметен өзмәгән иде әле. Беренче омтылыш барып чыкмагач, башка юлны сайлап карарга булды.

-Без сезнең белән күпме гомерләр бергә эшләдек, Байтимер Тимербаевич. Нинди генә илләрдә булмадык. Тапканыбыз, ашаган-эчкәнебез уртак иде. Дус һәм дошманнарыбыз да уртак булды. Бергә-бергә ял иттек, кызлар сөйдек, - дип, елмайган атлы булды хәтта. Һәм ипле генә, атлар-атламас дигәндәй, якынлашырга итте.

-Булды, Фәлах. Тыңладык, ишеттек боларын да. Тагы сүзең бармы? – дип, зур түрә җилкәдән үк кисте бу юлы.

Сискәнеп куйды Фәлах. Тукталып калырга мәҗбүр булды. Әмма, озакка сузмады бу халәтен, дәвам итте.

-Байтимер Тимербаевич, тыңлагыз әле, мине дә аңларга тырышыгыз. Сезнең белән мин генә түгел, бу дөньяда халык та бар бит әле. Без икебез дә халык белән эшләдек. Халык үз итте безне, үзебезгә ышанды. Халык турында да уйлыйк әле. Җибәрмик зурга, халык әллә ниләр сөйли анда…

-Тукта, - дип, утырган урыныннан торып басты зур түрә. – Нәрсә син, «халык та халык» дип сөйләнәсең. Причем монда халык. Халык – сарык ул, бик беләсең килсә! Мин ни кушсам – шуны эшләячәк, шуны сөйләячәк халык! Халыкның үз фикере булмый, ул эшләргә тиеш әнә. Җитәр мине халык белән куркытырга. Тәмаммы?..

-Юк, юк, Байтимер Тимербаевич, тәмам түгел әле. Минем сезгә әйтер сүзләрем шул тикле күп.

-Әйттең! Тәмам! – дип, бастырып куйды зур түрә. Һәм ишек катында калган ярдәмчеләрен, сакчыларын чакырды.

-Тәмам түгел, Байтимер Тимербаевич. Тәмам түгел, - дигән ялварулы тавыш әле ишек ябылгач та тышкы яктан беркавым ишетелеп торды.

Хакимияткә килү җиңел түгел. Ә китүләр, ай-һай бигрәкләр дә авыр, авыр икән шул.

-51-

Күзләренә йокы кермәде Фәлахның, берөзлексез боргаланды да боргаланды. Нинди хәл бу? Үзе йокламый да кебек. Ә күзләрен йомса төш күрә. Төшме ул, әллә саташумы - аңламассың. Тагы шул, әлеге дә баягы, инде ничә еллар аның төшенә кереп азаплаган Кашка тәкә пәйда була күз алдында. Тояклары белән җирне тырный-тырный котырына, аны сөзәргә дип килә, әнә... Инде ничә тапкыр сөзә язды. Күзләрен ачып кына котылып калды. Болай да өзгәләнгән җанын яралый торган авыр-авыр сүзләр әйтә тагы:

-Нәрсә, Фәлах, син мине гади бер тәкә, башкалар күк ни кылсаң шуңа буйсына торган сарык дип уйлаган идеңме? Ялгыштың бит, Фәлах! Син үз дигәнеңне итәргә, көчсез булсаң да җиңәргә өйрәнгән идең. Башкаларны санга сукмадың, сарык иттең. Хәер, синнән җиңелгәнгә, сиңа буйсынганга сарык дими, ни диясең тагы?!. Яхшы үзләштергән идең син аларны - һични белән хисаплашмаган, хакимият юлында өсләреннән таптап, сытып узганнарга гына буйсына бит ул халык. Шул очракта гына олылый һәм түрәне илаһи бер зат итеп күрә.

-Син кем? Син кем! Кит әле моннан, кит, - дип, куллары белән чәбәләнә-куалый башлаган иде Фәлах. Баксаң, хатынын этә икән, хатынын ятактан төртеп төшергән.

-Син кемне куасың, минеме? - дип, сукрана-сукрана идәннән кире урынына менеп ятты хатыны.

-Сине булмый, кемне булсын! Кит инде, кит азаплама мине.

Хатыны аның саташып ятуларына күнеккән, игътибар бирмәде артык, юрганына төренде дә ятак читенә түнде.

Ул да түгел, Фәлахны яңадан, әлеге дә баягы шул Кашка тәкә төрткәли башлады.

- Кашка тәкә урынына кызыктыңмы, Фәлах! Ялгыштың син, бик нык ялгыштың. Кашка тәкә була алмадың. Ни өченме? Шуның өчен, чөнки Кашка тәкә булып туарга кирәк!

Шулай диде дә, Фәлахтан кырт борылып, кире китеп барды Кашка тәкә. Хәйран калып, сулыш алырга да онытып карап торды Фәлах. Кашка тәкә җай гына атлап килгән көйгә күккә ашкан пыяла пирамидага менеп китте. Аның тоякларыннан пыяла диварлар шакы-шокы тавыш чыгарып торды. Тукталмады, таймады, үрмәләмәде тәкә, туп-туры күккә ашкан пирамиданың очына кадәр менеп җитте. Менеп җитте һәм шунда һәйкәл булып торып калды.

Хатыны касыгына төртеп уятты Фәлахны.

- Ни булды сиңа? Ул нинди бетмәгән саташу инде ул. Бар тор, бер-бер дару эчеп кил. Йә булмаса урамда йөреп кер. Болай булмый бит - үзең дә йокламыйсың, мине дә йоклатмыйсың.

Хатын сүзен тыңларга кирәк тапты Фәлах. Кашка тәкәдән гарык булып туйган иде инде. Караватка ятса, тагы шул керәчәк төшкә. Кухняга чыгып суыткычны ачты, виски алды. Бер рюмка эчте. Икене, өчне... Әмма җан ачысы басылмады һаман, йөрәкнең сызлавы арта гына барды.

Ләйсәнне хәтеренә төшерде шунда. Ул кайда, ул ни эшләп йөри икән? Башка таныш-белеш һәм дус-ишләре кебек ул да Фәлахны оныттымы икән. Алар кебегүк исәнләшергә, хәл белешергә дә теләмәсме... Шулай да сынап карарга кирәк тапты Фәлах. Сәгать әле төнге берне генә суккан иде. Кесә телефонын алды. Урамга чыгып шалтыратырга туры килер. Башканы ишетмәсә дә, андыйны тиз ишетә аның хатыны.

Чыккан җиреннән кире әйләнеп керде Фәлах. Башланган виски шешәсен һәм ике рюмка эләктерде кулына. Бәлки, аның бәхетеннән, Исмәгыйл абыйсы да йокламый торгандыр әле.

Кыюлык өчен тагы бер рюмка эчеп куйды да, тәвәккәлләп, Ләйсәннең номерын җыйды.

Йокламаган идеме, озак көттермәде Ләйсән, трубканы үзе алды.

-Тыңлыйм, Фәлах Экзамыч, - диде, аны мыш-мыш сулыш алуыннан ук танып.

-Ләйсән-сылу, - дип, күңеле үсеп, җанланып җавап кайтарды Фәлах. - Алай да син бар әле, алай да син таныйсың. Нигә йокламыйсың, әллә син дә мине уйлый идеңме, Ләйсән-сылу.

- Миндә йокы кайгысы түгел, Фәлах Экзамыч. Кияүгә чыгам бит, кияүгә...

- Сүзсез калды Фәлах. Кулындагы виски шешәсе ишегалдына җәелгән яшел мәрмәр ташка төшеп чәлпәрәмә килде.

- Кемгә? - диеп сорарлык көч тапты үзендә.

- Кемгә булсын, Азаматка инде, - диде кыз, куанычын һич яшермичә.

Элемтә өзелде. «Бетте» дигән сүз иде бу. Күз аллары караңгыланып китте Фәлахның. Чайкалып куйды шунда, чак егылмый калды. Алай да Исмәгыйл абзый килеп өлгерде һәм тотып калды үзен.

- Әйдә, Фәлах энем, - диде ул аңарга. - Йөреп килик бераз. Дөнья хәлләрен сөйләшик. Ходай тигезләде бит үзебезне, син дә эшсез, мин дә эшсез, дигәндәй, эч серләребезне бушатырбыз...

Бер ярты чыгарыйммы соң үзеңә, - дип, үз итеп дәште Фәлах бу юлы. Алай да Исмәгыйл абый бар әле бу дөньяда, дип уйлап куйды үзалдына.

Ни хикмәт, Исмәгыйл карт аракыдан баш тартты.

- Эчмим, ташладым. Инде хәзер син эч, ә мин мәчеткә йөри башлыйм, - диде.

Фәлах дәшмәде. Ни дип әйтергә дә белмәде чөнки.

син, Фәлах энем, алай ук бетеренмә. Властьтан киттем дип, дөнья бетми. Син дә киттең... Ул, теге Тимербаевич дигәнегез дә китәр. Күр дә тор, киткәчтен, аңарга тагы да кыенрак булачак әле.

-Властьтамыни хикмәт. Башлаган эшләр ярты юлда калды, Исмәгыйл абый. «Перестройка» башлаган идек бит.

-Юкны сөйләмә, Фәлах энем, сез эш өчен борчыла торган кешеләр түгел. Гомер-гомергә шулай килгән. Түрәләрнең һәр яңа буыны үзгәртеп корудан, халыкка вәгъдә бирүдән башлый эшне. Чөнки, үзгәртеп кормыйча талап булмый кешене. Илне талап булмый... Куеп тор ул әкиятләреңне.

Дәшмәде Фәлах. Әйтер сүз тапмады. Ипле генә атлап барган ике шәүлә төн караңгылыгына кереп югалды.

Мәскәү шәһәре, 19.06.2001

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев