Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (24 өлеш)

-Сез әйткәч, карышып булмый. Беләсез, мин үз бәрәннәрем өчен бөтен сарыкларымны корбан итәргә дә әзер бит. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки сез минем бөеклегемнең дәвамы булачаксыгыз.

-Әмма, әтиебез, ул пирамида өчен, сарыкларыңның җиде кат тиресен дә салдырырга туры килер. Ризамы шуңарга?

-Ризалашмый нишлисең? Сигезенче кат тиреләре үсәр, боерган булса. Сарык түзә ул!..

-Көтүлекләрне сатып җибәрергә дә туры килмәгәе, сөекле әтиебез?

-Кирәк булгач, каршы төшеп булмый, сатарсыз.

- Күлләрне, чишмәләрне дә сатарбызмы?

- Бөеклек өчен… тарихта калу дигәндә, кызганып буламы?! Ихтыярыгыз, - диде Кашка тәкә. Зәңгәр күккә ашкан шул пирамиданы күз алдына китердеме, әллә үзенең бөеклегеннән хозурлануы иде, башын күккә чөеп торды бер мәл.

Бар икән күрәселәр. Илдә башка мәшәкатьләр онытылды. Сарык халкы дөньясын онытып, мең ел торган тарихи корылмаларны ватып-сүтеп, каршы чыгучыларны юкка чыгарып, сытып, пирамида корырга кереште. Дөньяда тиңе булмаган, тарихта күрелмәгән корылма булырга тиешле иде ул. Кашка тәкәнең бөеклеге, акыл һәм физик көченең олылыгын раслап торырга тиешле һәйкәл.

Төн буе күзен дә йоммый уйланып чыкты Фәлах Экзамыч, йокыга китә алмады. Үз-үзеннән канәгать түгел иде ул соңгы араларда. Максатына ирешми калганы юк иде бит аның. Кечкенә бер авылдан чыгып, иң әүвәл район җитәкчесе югарылыгына күтәрелде. Инде менә миллионлы шәһәр хуҗасы. Нинди генә каршылыкларны җиңәргә, кемнәрне генә сындырырга туры килмәде аңарга. Юлына каршы төшкәннәрне үз ишләре белән үзара чәкәштереп бер-берләре белән сугыштыра һәм юкка чыгара килде. Кеше язмышын ничек бутарга, «Мин кем!» дип йөргән имәндәй ир-атларны сындыру дигәндә, аңарга җиткән булмас. Сындыру гынамы соң, кирәксә яндырды, кирәксә батырды ул аларны. Максатка ирешү юлында чараларның теләсә кайсысын кулай тапты. Ә инде үзенә бирешмәгәннәрне Илбашы белән чәкәштерде, аның гайрәте белән сытты. Шәһәрдә бүген ул хуҗа! Барысы да аның авызына карап тора, ул ни дисә – шул була. Һәм булачак та…

Тик менә Илбашы олыгаеп бара. Уйламыйм дисәң дә, аны кем белән алыштыру хакында уйланырга туры килә. Ә кем аның урынына килә ала? Кешесе юк! Фәлахтан башка, әлбәттә. Бер карасаң, бу хакта уйланырга да уңайсыз, әмма уйланырга туры килә. Уйланырга мәҗбүр. Чөнки Фәлахтан башка ил белән идарә итәрлек кеше юк.

Фәлах баш хуҗа булып алсамы?! Дөньяның астын өскә китерер иде ул. Үзенә кайчандыр ялгышып кына бер кыек сүз әйткән министрларны каршында тезләнергә, үрмәләп йөрергә өйрәтер иде. Җир белән тигезләр иде кайсеберләрен. Үз сәгате сукканны көтеп яши иде бит ул. Күп калмады инде, ул сәгать җитәчәк. Һичшиксез җитәчәк, санаулы көннәр, айлар гына калып бара. Һичкем көтмәгән, уйламаган бер заманда яулап алачак ул тәхетне. Вулкан булып бәрәчәк, яшен ташы булып атылачак сәгатьләре бар әле Фәлахның. Ул үз-үзеннән канәгать бер кеше булып йөрер-йөрер дә, сәгате сукканны аңлагач та төбе-тамырлары белән куптарып атар югарыдагыларны. Моның өчен ни кирәксә, бары да бар аңарда. Дан – бар, дәрәҗә – бар, акча – бер букча. Хокук саклау органнарында аның кешеләре, ил белән идарә иткән мафия һәм эш кешеләре дә аныкы. Фәлахның бер сызгыруы җитә – шундук барысы да көрәшкә ташланачак…

Тик менә теш сызлавыдай бер вак кына нәрсә эчен пошырып тора бит әле һаман. Шул әлеге дә баягы Ләйсән. Максатына бер ирешсә, җаны тынычланыр иде. Максатына гына ирешсен, шундый итеп үч алачак әле ул аңардан. Шундый итеп алачак! Төн уртасында малай-шалай кебек шәһәр урамнарында аның тәрәзәсендә ут кабынганны көтеп арлы-бирле чабулап йөрүләре, аның ишеге төбеннән кире борылып китүләре онытылыр дисезме?! Барысы өчен дә җавап бирәчәк әле ул кыз. Кем-кем, әмма Фәлах Экзамыч онытыр димәгез. Онытмаячак!..

Ә абыйсымы? Анысы аның Фәлах өчен нибарысы көнбагыш орлыгы – чертләтеп урталай ярасы да тел очына салып кабыгын гына төкерәсе. Шуның белән тәмам, эзсез югалачак. Искә-санга да алучы булмаячак үзен.

Әлегә зурдан кубып каныкмый әле ул аңарга. Әмма үзенчә кисәтергә кирәк тапты. Көннәрдән бер көнне Алмазның кабинетына тентү килеп төште. Йөзләре кара маска белән капланган чуар киемле хәрбиләр иң элек аның үзен идәнгә йөзтүбән яткырып салдылар. Аннан эш кабинетының астын-өскә әйләндерергә керештеләр. Сейфларын ачтырдылар, китап һәм кәгазь араларыннан ниләрдер эзләделәр. Нәтиҗәдә, бер револьвер, кырык сигез патрон һәм рөхсәт кәгазе булмаган йөз мең доллар акча таптык дип, беркетмә тутырып киттеләр. Берочтан, корал һәм акчаларны да калдырмадылар, әлбәттә. Шунысы хикмәт, беркетмә калдырып, ул акча һәм револьверны алучылар шул китүдән эзсез югалдылар. Шәһәрнең эчке эшләр идарәсендә ул беркетмәгә кул куеп киткән милиция хезмәткәрләре, гомумән, хисапта да тормый икән.

«Йөз мең доллар югалтудан баш ярылып күз чыкмаган», - дип, фикер йөртте Алмаз. Әмма үзен рәнҗетүчеләр һәм сәгатьләр буе йөзе белән салкын идәндә яткыручыларның кем икәнлеген белергә иде бит. Дәүләт куркынычсызлыгы органнары да хәбәрдар түгел иде. Сорагач, җилкә генә сикерттеләр. Шәһәрне кулда тоткан дус-ишләре дә гаҗәпкә калды. Айдан төшеп, кире шунда күтәрелгәннәрмени?! Тентү белән килүчеләр, шул рәвешле, эзсез югалды. Алмаз үзе дә бу вакыйганы күпертеп йөрмәде, кат-кат мөрәҗәгать итмәде, эзләмәде. Төрле имеш-мимешләр аша ишетеп үзеннән интервью алырга килгән журналистларга да «Булмады андый хәл», дип кенә җавап кайтарды.

Шуның белән узды, онытылды ахыры дип, иркен сулыш алып өлгермәде, бәхетсезлек яңадан кабатланды. Көпә-көндез урам яклап үз офисының тәрәзә каршысында калдырып кергән өр яңа «Мерседес»ын урлап киттеләр. Милиция генә түгел, урланган машинаны шәһәрдәге бөтен дус-ише шул минутта ук эзләргә кереште. Эзләделәр, әмма нәтиҗәсез, суга төшкән балта мыни, эзсез югалды машина. Ә бит аның да бәясе аз түгел – йөзилле мең долларга кайтарткан иде.

Уйланырга, борчылырга сәбәп бар иде Алмаз өчен. Нигә юрарга белмәде ул боларны. Һәм икеләнү-уйланулардан соң Фәлахка мөрәҗәгать итәргә булды. Аны олылап үзенә кунакка чакырды. Әмма шәһәр хуҗасы ул билгеләгән урынга һәм вакытка килә алмады, ашыгыч мәшәкатьләре килеп чыккан диделәр. Ләкин очрашудан баш тартмады, җае чыгуга урынын һәм вакытны үзе билгеләргә вәгъдә итте.

Кич җитеп өенә кайтырга чыккачтын Алмазның кесә телефонына шалтыраттылар.

- Сезне унбиш минуттан «Пар күгәрчен» ресторанының банкет залында хуҗа көтә, - диделәр.

Сорау бирү түгел, килеп ирешкән хәбәрне беркат күңел аша үткәрергә дә өлгермәде. Элемтә өзелде. Җавап та көтмәделәр хәтта. «Хуҗа көтә…» һәм вәссәлам. Ирексездән, сәгатенә күз төшерде Алмаз. «Пар күгәрчен» ресторанына кадәр, шундук кире борылып, шактый нык куып барганда гына да, унбиш-егерме минут вакыт кирәк. «Димәк, Фәлахның күзе монда да бар», дигән нәтиҗә ясады ул һәм машинасын кире борды. Үзе йөртә иде ул машинаны. Мәхмүт үлгәннән соң яңа шофер тапмаган иде әле. Авызы бер пешкән – өреп каба, дигәндәй, сайлана иде әлегә. Артыннан, бераз калыша төшеп икенче машинада тән сакчылары озатып йөри үзен.

Төгәл унбиш минут дигәндә билгеләнгән урынга барып өлгерде Алмаз. Тән сакчылары рестораннан күз күреме ераклыкта туктап калды. Ике машина арасындагы даими элемтә аша шулай кисәтелгән иде.

Фәлах ресторанда иде инде. Ашыгып килеп кергән кунакны күргәч тә йомшак урыныннан кузгалмый гына сәгатенә күз төшереп алды. Кәефе шәп, авызы колакта иде үзенең.

- Көттерәсең, дустым… Төгәл кырык биш секундка кичегеп килдең, - дип, көлгән булды ул. Һәм, вәкарь белән генә, бер йомарлам ак майны хәтерләткән кулын күрешергә сузды.

Сый-хөрмәт әзер иде. Залда икәүдән-икәү генә торып калдылар.

- Йә, дустым, байтактан күрешкән дә юк, сагындырдың… Сөйлә, нинди яңалыкларың бар? – дип, тагы башлап үзе дәште ул.

Аның һәр сүзеннән, берөзлексез дәвам иткән мәкерле елмаюы һәм карашыннан сизде Алмаз. Эчкерсез сөйләшү булмаячак бүген. Күзәтү, сынау өчен чакырган ул аны һәм аның ничек тынгысызланганын күреп бер рәхәтлек кичерер өчен.

- Барысы да яхшы. Ал да гөл, - диде Алмаз.

- Ал да гөл булмый соң… Синеке башкача булырга тиеш тә түгел. Шәһәрнең иң өлгер егетләреннән берсе саналасың ич син.

- Тырышабыз, - диде. – Сезнең ярдәм белән инде, Фәлах әфәнде.

Хуҗаның ачуын китерде бу сөйләшү. Ул аның, үзен күргәч тә, зарлана башлавын, каршында чүгәләп ярдәм соравын көткән иде. Баксаң, моның үзәгенә үтмәгән икән әлө.

-Бапрысы да яхшы инде алай булгач. Бәхетлесең… – дип, төртелә калды Фәлах.

-Яхшы, Фәлах әфәнде.

-Ә Ләйсән-сылу ничек икән? Аны күргән дә юк бит хәзер. Синең күргәнең, хәлен белешкәнең бармы?

-Бар, күрешеп торабыз. Бик әйбәт урнашты, сезгә бик тә рәхмәтле.

-Тырыштык инде, - диде дә, уйланып торды бер мәл. Әмма һөҗүмгә күчү өчен уңайлы мизгел җиткәнлекне тойды ул шунда. – Ләкин, рәхмәтен генә ишеткән юк.

-Әйтте ич, Фәлах абый. Гел әйтеп кенә тора.

-Син, - дип, өстәлгә китереп сукмасынмы шунда Фәлах. – Нәрсә син теге нәмәрсәмә чабата кайтарып утырасың?! Мыскыл итәргә булдыңмы мине…

Өстәл өстендәге савыт-саба биешеп куйды аның сугуыннан, бәллүр бокаллардан бересе, өстәл өстендә мәтәлчек атып, аяк очына төшеп чәлпәрәмә килде.

-Сез сорадыгыз. Мин җавап бирдем, Фәлах әфәнде. Ничек мин сезне мыскыл итә алыйм?..

-Сеңлем әйбәт тә, сеңлем әйбәт, дип утырасың. Шул мыскыл итү түгелме? Мин алып биргән фатирда сеңелең башка мужиклар белән очраша, ә син шуны белмисең. Пычагымамы син миңа, - дип, җикеренүен дәвам итте Фәлах.

-Белмим. Ишеткәнем дә юк. Нинди сүз ул? Каян килгән мужиклар? Булмаганны…

-Син белмисең, күрмисең шул, әнә. Ә мин беләм! Миннән саклыйсыңмы аны!.. Ә ул, бик беләсең килсә, узган ял көннәрендә теге… Мәскәүгә чыгып качкан ата мәчесе белән очрашкан.

-Ул нинди мәче? Ул нинди сүзләр ул Фәлах әфәнде?

-Эшләр болайга китсә бел, дустым, машинаңны, байлыгыңны гына түгел, башыңны югалтуың да бик ихтимал.

-Әнә ничек! Димәк, машина һәм тентүләр Сезнең эш, Фәлах әфәнде. Ләйсән өчен үч аласыз. Шулай дәвам итсә, башымны да югалтуым ихтимал, дидегезме?

-Дидем… Һәм соңгы кабат кисәттем, - диде Фәлах, әллә ни арада кан баскан усал күзләрен туры төбәп.

-Димәк, сезнең кул уйнаган булып чыга... Көпә-көндез офиска кереп үземне мыскыл итү, талау – болар барысы да сезнең эш.

-Әйе, - диде Фәлах, яшереп торырга кирәк санамыйча. – Үзем бирдем. Һәм үзем үк алачакмын да. Кадер белмәгән кешеләр белән башкача эш итеп булмый.

-Мин дә әйтим, Эк…замыч. Минем белән булышудан туктагыз. Үзем дә бетәчәкмен, сезне дә бетерәчәкмен, вакытында туктала белегез, эзәрлекләмәгез мине.

-Мин сине эзәрлекләмәм. Башка эшләрем дә җитеп ашкан. Тик бер нәрсә, шулай дәвам итсә, Ләйсәнне әйтәм, аның абыйсыз калуы да ихтимал. Абыйсы булмаса, ул кемгә аркаланыр икән?

-Аның әтисе бар. Районда, авылда туганнары бик күп.

-Районда… Авылда, имеш… Районда, авылда кем яши дип беләсең син?..

-Халык яши.

-Халык имеш, - дип, борынын җыерып куйды Экзамыч. Өстәп тагы нидер әйтмәкче иде дә, тыелып калды.

-Фәлах әфәнде, - дип, ярым пышылдауга күчеп сөйләргә кереште Алмаз. – Минем белән бер-бер хәл була икән, хәтерегезгә киртләп куегыз, шул көнне шул сәгатьтә үк, үзегез генә түгел, шәһәргә соңгы биш-алты ел эчендә килеп тулган бөтен нәсел-нәсәбегез юк ителәчәк. Мин моны алдан ук кайгыртып куйдым, акчасы түләнгән, хәтерегездән чыгармагыз. Яшисегез килсә, үзегездән бигрәк – мине саклагыз!

-Нәсел-нәсәбнең ни катышы бар монда? Аларны син белмисең. Һәм таба да алмаячаксың, - диде Фәлах. Әмма күңеленә шом керде, курка калды. Дәүләт хисабыннан ярдәм итү дигәндә, бик тә туган җанлы кеше иде бит ул.

-Туганнарың күп, кайсеберләрен үзеңнең дә оныткан булуың ихтимал. Мә, барлап чык, монда барысы да төгәл күрсәтелгән, - дип, куен кесәсеннән бер төргәк кәгазь чыгарып шәһәр хуҗасына сузды Алмаз.

-Тегесе кабаланып актара, укый башлады. Өй адреслары гына түгел, эш урыннары һәм телефоннарына кадәр төп-төгәл теркәлгән иде анда. Фәлах, уйга калып, кәгазьләрне кире сузды. Алмаз үрелеп алмады ул кәгазьләрне.

- Үзегезгә булсын. Бездә ул бар, - диде.

Фәлах бертын тирән уйга бирелеп торды.

-Ә мин бит сине менә шушында, хәзер үк кулга алдыра алам, алайга китсә. Һәм шуннан эзсез югалуың да ихтимал.

-Ут белән шаярмагыз, Экзамыч. Ул очракта сез дә ерак китәргә өлгермәссез…

-Куркытма. Син бит монда үзең генә килдең. Синең һәр адымыңны бүген күзәтеп тордылар. Син беръялгызың джипта килдең.

Ихтыярыгыз, ничек телисез – шулай уйлый аласыз, - диде Алмаз, тынычлыгын һич югалтмыйча. – Егетләрегез бик тә игътибарсыз икән. Алар ни эшли соң, ияреп кенә йөриләрмени?.. Бу рестораннан өч чыгу юлы бар, Фәлах әфәнде, алар барысы да безнең күзәтү астында. Тынычлап, иркенләп утыра аласыз…

Көелып төште Фәлах. Ни әйтергә белмәде. Шул вакыт ишектән башларын тыгып алган тән сакчыларына җикеренеп кычкырды.

- Барыгыз әле, йөрмәгез монда.

- Тыныч булыгыз, Фәлах Экзамыч, йөрәгегезгә авыр алмагыз. Бу бит янау түгел, үз-үземне саклау чарасы гына. Ул-бу була калса, дип кенә кисәтүем. Без сезне хөрмәт итәбез. Сезне үзебезнең хуҗа, ягъни патрон дип саныйбыз. Сезнең исәнлек безгә бик тә кирәк. Безнекенә дә тимәгез инде, ярыймы?!

- Ярый, - диде Фәлах. Һәм, хушлашырга да онытып, җәт-җәт атлап чыгып китте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: