Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (23 өлеш)

Башкалар белән бәллүр бокалын чәкештереп алгач, беренче булып соңгы тамчысына кадәр эчеп тә җибәрде ул. Һәм үз-үзеннән, әйткән сүзләреннән тирән канәгатьлек кичереп, лып итеп урынына да утырды.

Тел ачкычлары эзләп күршегә керә торган зат түгел Фәлах. Шампанны да эчеп куйгач ул гел уен-көлке генә сөйләшеп утырды. Сүз арасында Ләйсәнне да онытмады, күңелгә ятышлы матур сүзләрне яудырып кына торды. Әмма кызның ул матур сүзләрне яудыручыга күптән ачыкланган үз мөнәсәбәте бар иде шул. Әллә бар, әллә юк иде алар аның өчен. Фәлахның уенда ни максат икәнлеген, һәм шул максатына ирешү юлында аның нинди генә мәкер һәм әхлаксызлыкларга сәләтле булуын белә иде бит ул.

Алмазның үзләре янында утыруына эче пошты Фәлахның. Күз кысып карады ул аңарга, ым кагып та алгалады. Әллә аңламады, әллә аңлаган көенә шул рәвешле үҗәтләнә, китәргә уенда да юк. Алай итеп тә, болай итеп тә барып чыкмагач, тәкъдим кертергә мәҗбүр булды.

- Без кузгалыйк инде, булмаса, - диде ул, Алмазга мөрәҗәгать итеп. - Ләйсән-сылу арыгандыр, үзе генә калсын. Бер ял итсен.

Бик рәхәтләнеп риза булды Алмаз. Рәхмәтләр әйтеп, кузгалдылар. Ишектән чыгып барышлый, абыйсы күрмәгәндә, Ләйсәнгә серле генә күз кысып алырга өлгерде Фәлах. «Мин әле хушлашмыйм, абыеңны гына озатып керәм. Ишекне ачарсың ич», дигән мәгънә салынган иде аның карашына.

Киттеләр... Ишектән чыккачтын да, гел уен-көлке генә сөйләп торган Фәлахны алыштырып куйдылар диярсең, Алмазга ябырылды ул.

-Син нәрсә анда фатирның астын-өскә китердең? Нәрсә эзләдең? Таптыңмы, инде күңелең булдымы?!.

-Туктагыз, Фәлах Экзамыч, сез мине дә аңларга тырышып карагыз. Ләйсән минем сеңел, аның куркынычсызлыгы минем өчен бик тә мөһим.

-Мин дә беләм, ул чит ил шпионы яисә сәясәтче түгел. Аның куркынычсызлыгы өчен эшләнгән иде барысы да. Ләйсән - минем өчен иң кадерле кеше.

-Шулай булгач соң, максатыбыз бер үк икән, ләбаса.

-Бер үк... Бер үк... - дип, үчекләргә итте Фәлах үзен. - Ә йозакларны алыштыру, телефон номерларын үзгәртү нигә кирәк булды? Тимер ишек куеп кына миннән качырмакчы идеңме үзен?! Булмас, дустым, акылыңа кил. Кем белән эш итүеңне соңгы араларда оныта башладың. Онытма, син белгәнне - мин күптән киптереп элгән, дустым.

- Фәлах әфәнде... Туктагыз, гел юкка ачуланасыз, - дип, башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек куймады ул әңгәмәдәшенә. Аны бүлдерергә ашыкты.

- Җитте. Бүгенгә бер сүзеңне дә ишетәсем килми кабат. Әнә барасы юлың, - дип, урамга чыккач та Алмазга капма-каршы якны күрсәтеп, җәт-җәт атлап үз машинасына юнәлде.

Ләйсән беръялгызы торып калган фатирга Фәлах бераздан кире әйләнеп кайтты. әмма аны кертмәделәр. Утларын сүндереп, алдан ук хәстәрен күргән иде Ләйсән. Ишек шакуга да, телефон шалтырауга да җавап бирмәде, урыныннан кузгалмады. Әйтерсең, ул юк иде инде.

— 46 —

Фәлах үз өенә бик кәефсез кайтып керде. Аны әлеге дә баягы Исмәгыйл абзый каршы алды. Ни гаҗәп, ул аек иде бүген. Бу халәттә аны бик еш күрергә туры килми. Багана очраса, аңарга да килеп бәйләнергә әзер булып кайтып килгән дөнья кендегенә шул җитә калды.

- Исмәгыйл абзый, сиңа ни булды, нигә бу тикле шыр аек соң әле син?

Тегесе дә җавап эзләп күрше кесәсенә керә торган кеше түгел.

- Бу шәһәрдә соң чиктә бер кеше аек булырга тиештер бит.

Кем-кем, әмма Фәлах өчен көтелмәгән һәм гайре табигый жавап иде бу. Нигә шулай сөйләшә әле ул аның белән, шәһәр өчен җавап бирергә кем хокук биргән ул исерек башка?!

- Аңламадым, - диде бары. - Кемнәр исерек тә, кемнәр аек, Исмәгыйл абый, аңламадым...

- Аңлатыбрак та сөйләшә алабыз.

- Йә?! - дип, бүгенге түбәнсенү һәм гарьләнүләреннән кан баскан күзләрен картка текәде шәһәр хуҗасы. Бөтен ачуын аңардан алырга әзер иде ул.

Ә Исмәгыйл абзый гомер булмаганча ипле һәм тыныч иде бүген.

- Бүген кемнәр белән киңәшмә уздырдың әле син?

- Мин кем берлән киңәшмә уздырмам. Эшем шул, киңәшмәләрдән баш чыкмый...

- Юк-юк, - дип, бүлдерде үзен Исмәгыйл карт. -Телевизордан бүген зурлап күрсәттеләр. Театр бинасында киңәшмә уздыргансың икән. Янәшәңдә теге, иң зур кешегез, сезнең кебекләрнең атаманы утыра иде...

- Ул нинди сүз тагы? Каян килгән «атаман», авызыңнан җил алсын. Илбашы ул бик беләсең килсә.

- Булсын, илбашы булсын. Барыгыз да караклар ич. Каракларның да башында торучыны йә «атаман», йә «пахан» диләр төрмәдә.

- Ярар, телеңә салынма.

- Телевизорда күрдем дигән идем бит...

- Йә-йә, - дип иркен сулыш алды Фәлах. Үзе хакында укыганны, үзен телевизордан күрдек дип сөйләгәннәрен ярата иде ул. Шуңа йомшара төште. - Оныта язганмын. Бүген иртәнге якта хокук саклау органнарының берләштерелгән, киңәйтелгән активын уздырган идем бит. Күрсәттеләрмени?..

- Әйе, күрсәттеләр.

- Мин күрендемме соң? Ярарлык күрендемме?..

- Ярарлык кынамы соң! Синең белән башладылар, синең белән тәмамладылар яңалыкларны. Уңнан да күрсәттеләр, сулдан да күрсәттеләр.

- Рәхмәт, Исмәгыйл абый, ярый син бар әле яңалыкларны сөйләп торырга. Юкса, телевизор карарга да ара юк.

- Менә шул киңәшмәгезне әйтәм, Фәлах энем. «Актив...» дидеңме әле, «пассив» дидеңме - нигә корыны бушка аударып маташкан буласыз анда?

-Җинаятьчеләр азынды. Көн саен диярлек кеше үтерәләр. Талыйлар, урлыйлар... Чара күрмичә ярамый, Исмәгыйл абый.

-Күрдегезме? Тоттыгызмы инде берәрсен?..

-Син алай сөйләшмә әле, Исмәгыйл абый. Монда җәннәт бакчасыдай йортта, биек койма һәм сак астында ятып син күрмисең, белмисең берни. Ә шәһәр халкы ут алгачтын урамга чыгарга да курка хәзер.

Кеткелдәп көлеп алды Исмәгыйл карт.

-Яңалык ачтың бит әле син миңа... Соң, Фәлах энем, бүген генә башланмады бу хәл, ун ел буе шулай бит инде - көн дә үтерәләр, көн-төн талыйлар. Ә сез киңәшмә һәм «пассив» уздырасыз. Нигә тотмыйсыз, хөкем итмисез соң сез ул каракларны, үтерүчеләрне?

-Шуның өчен дә җыелабыз, киңәшәбез инде. Чара күрергә дип, юлларын эзлибез.

-Таптыгызмы соң?

-Тапмасак, табарбыз. Милициягә яңа бурычлар йөкләдек. Прокуратура алдында да таләпләр куйдык. Куркынычсызлык органнары да эшне активлаштырачак. Нәтиҗәсе булмый калмас, боерган булса.

- Әй, Фәлах энем, - дип, янә кеткелдәп алды карт. -Күзгә төтенне җибәрә беләсез дә инде. Милиция, прокуратура, дәүләт куркынычсызлыгы, имеш. Берегезгә берни кирәк түгел сезнең. Акча гына кирәк!

- Исмәгыйл абый, телең ни сөйләгәнне колагың ишетсен! - дип, кисәтергә ашыкты Фәлах. Бер-бер кеше ишетмиме дигәндәй, ялт та йолт як-ягына карангалап алды.

- Кемнән куркасың. Син шәһәр хуҗасы ич, курыкма. Караклар һәм кеше үтерүчеләрне әйтәм, алар бит сезнең үз арагызда. Үз әшнәләрегез. Бергә ашап-эчеп яшисез.

- Исмәгыйл абый! - дип, инде чын-чынлап җикеренде Фәлах. Аягы белән җиргә тибеп куйды. Куркыта янәсе.

- Үтерүчеләрне беләсегез, тотасыгыз килсә, сез аны йортларның ишек төбендә утыручы карчыклардан сораштырыгыз яисә балалар бакчасына йөргән сабыйлардан. Кайсы урамда нинди төркем, аларның башында кемнәр тора, кайчан кемне үтергәннәр яисә үтерәчәкләр - бәйнә-бәйнә сөйләп бирерләр үзегезгә. Сезгә бит ул кирәкми. Шәһәрдә тәртип урнаштыру да кирәк түгел сезгә. Сезгә акча кирәк. Байлык, хакимият һәм халыкның дер калтырап торуы. Шулай булганда - сез бәхетле. Болганчык суда балык тоту җайлырак, дип яшисез ич, күреп торам, Фәлах энем.

- Исмәгыйл абый, тукта. Тукта дим. Исерек ни, аек ни, син шул ук һаман. Бер телеңә хуҗа була белмисең...

- Дөрес сүз әйттеммени?! Дөрес сүзгә җавап юкмы?! - дип, үртәде Исмәгыйл карт аның саен. Тукталырга уенда да юк иде.

- Әй, синең белән сөйләшеп торган мин җүләр, - дип, кул селтәде Фәлах һәм терт-терт атлап өенә таба юнәлде.

- Качты. Дөреслектән качты. Үз-үзеннән качты, Фәлах,- дип мыгырдана калды Исмәгыйл карт.

Кашка тәкәнең һичбер мохтаҗлыгы юк хәзер. Туган-тумача рәхәтләнә, балда-майда йөзә. Үз бәрәннәре күптән тәкә булды, көтүлекләргә хәзер алар хуҗа, бары да алар дигәнчә. Алар ният итә икән урманны тигез кыр, кырны урман итә. Нишләсен, сарык халкы күндәм инде ул, түрәләрнең күзенә генә карап тора. Дөньяда яши икән – түрәләргә рәхмәт. Яр читеннән бер чеметем үлән табып капса да, эчәренә яңгыр суы эләксә дә, шул – башлыкка шөкер әйтеп көн күрә. Кая китсен, ни эшләсен, дүрт аяклап үрмәләү һәм баш ию канга сеңгән. Яшәү рәвеше шундый.

Аннан ары өмет яшәтә тагы. Әнә ич, башлыклары аларны кайгыртып яши дип, ул китә-нитә калса безгә көн бетә дип, көн бакыралар, төн бакыралар. Бакыручыга колак салырга, бакырганга ышанырга күнеккән инде ул безнең сарык халкы. Шул хакка көн-төн бил бөгә, елына ике мәртәбә шәп-шәрә калса-кала, йонын бирә һәммә сарык. Тиресен салып бирергә, үз-үзен корбан итәргә дә әзер бит алар. Дөньялар гына имин, бәрәннәренең киләчәге генә өметле була күрсен. «Яшәсен Кашка тәкә. Яшәсен… Яшәсен…», дип бакырдылар иртәләрен-кичләрен. Ул бит безне көтүле итте. Ул бит безне бөтен галәмгә танытты. Ул гына безне сарык итте, дип шөкрана кылдылар...

Көннәрдән бер көнне Кашка тәкәнең кече бәрәне әтисенә килде. Һәм киңәш итте:

- Әтиебез, Кашка тәкә, - диде. – Сине дөньяда бөек затларның берсе, диләр.

- Шулай. Шулай… – дип раслады, карт тәкә канәгатьлектән ни эшләргә белми күзләрен челт-мелт йомып.

- Беләсеңме әти, бөекләр үзләренә онытылмаслык һәйкәл салып калдыралар, - диде.

- Ишеткән юк-югын, әмма сөйлә, - диде ата. – Ул һәйкәл нинди булырга тиешле соң?

- Борынгы Мисырда пирамидалар төзегәннәр.

- Шуннан-шуннан?..

«Мисыр» сүзе ошамады ошавын, «кысыр»га охшаган. Аның кайда үскәнлеген, нәрсә икәнлеген белмәсә дә, кызыксынган атлы булды.

- Парижда да мәшһүр «Лувр»га пирамида аша керәләр. Дөньяда бөеклеккә пирамида салып кына ирешергә мөмкин икән, әти.

-Шуннан-шуннан?

-Без дә, әтиебез, пирамида салыйк сиңа.

-Башка эш калмаганмы? – дип, сорарга кирәк тапты Кашка тәкә. Бу сүзнең фәһемен төшенми аптырый иде әле ул.

-Башка эшләрне онытырга, бер читкә куеп тору кирәк. Пирамида-һәйкәл иң мөһиме! Без аны шундый итеп салырбыз ки, ул Борынгы Мисыр пирамидаларын, Париждагыларны оныттыра торган булыр. Синең исем, синең дәвер, әтиебез, шул рәвешле, пирамида белән мәңгелеккә кереп калыр.

-Соң, салыгыз, - булды җавап. – Мисырны да, Парижны да оныттыра торган булсын. Булгач-булгач булсын инде, булмагандай булмасын.

-Әмма, әтиебез, - дип дәште бәрәннәре. – Илдә, көтүлекләрдә башка бөтен эшне, мәшәкатьне бер ун-унбиш елга онытып торырга туры килер, килештекме? Пирамида салу – уен-муен түгел, беләсең. Күп байлык, бик күп көчләр сорый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: