Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (22 өлеш)

Сеңлесен яңа фатирга Алмаз үзе алып килде. Ишекләрен ачып кергәч тә хәйран калдылар. Өй эче югары зәвык белән җиһазланган иде.

Ләйсәнне «ах» иттергәне өр яңа немец фортепианосы булды. Фәлах аны дәүләт хисабына консерваториягә бүләк дип кайтарткан иде. Монда китертүне кулайрак күрде. Кыз аны ачып карамый булдыра алмады, ялтырап торган өр яңа клавишаларына баскалады.

-Мин мондый инструмент хакында ишетеп кенә белә идем әле, - диде, куанычын абыйсы белән уртаклашып.

- Бүләк бирүчесе кем соң! – дип, сынау катыш кинаяләп куйды Алмаз. Фәлахның соңгы сәяхәттән бик канәгать кайтуы шиккә салган иде аны. Хәер Фәлахның сүзләре һәм кыланышларын гади логика белән генә аңлап бетерү мөмкин түгел. Ләйсән белән уртак бәхет тапкан булса, үзен башкачарак тоткан булыр иде ул. Теге көнге шау-шу да, башкача түгел, аны куркытуга юнәлдерелгән иде бит.

- Рәхмәт абыем, ярый әле син бар, - диде Ләйсән. Өйдәге җиһазларны аның бүләге дип кабул итте.

Дәшмәде Алмаз. Аның шулай уйлавы, бәлки, кулайрак та булыр.

Ул арада кызның тавышы йокы бүлмәсе тарафыннан ишетелде.

- Бу бит хан сараендагы кебек булган, абыем, ай нинди матур...

Алмаз да йокы бүлмәсенә керде. Гаҗәпләнүен сиздермәскә тырышты. Әмма хәйран калмаслык түгел иде, Италиядән кайтарылган йокы бүлмәсе җиһазлары күз явын алырлык булып чыкты. Фәлахның үҗәтлегенә исе-акылы китте аның.

Аш-су бүлмәсендә дә бар нәрсә җитеш, өстәлгә эскәтерт җәелгән, савыт-саба чыгарып тезелгән, чит ил маркалы суыткыч утка тоташтырылган иде. Суыткыч ишеген ачсалар, анда шыплап затлы ризыклар, шәраблар тутырылган булып чыкты.

Бу юлы инде шатлыгын, куанычын кая куярга белмәгән Ләйсән, рәхмәт йөзеннән, абыйсын кочаклап ук алды.

-Бу шундый уңайлы, матур фатир булган, абыем.

-Әйе, фатир яхшы чыккан. Әмма... – дип, әйтә башлаган җөмләсен тәмамламый төртелеп калды Алмаз.

Ләйсән дә сагая калды, тиз сизеп алды эшнең нидә икәнлеген.

-Тагы шул Фәлахны искә төшердеңме, абыем.

-Беләсең, фатирга ордерны ул бирде. Болар һәммәсе аңардан.

-Аныкы... Әмма үз кесәсеннән түгелдер бит?!

-Шулаен-шулай. Әмма ул аны үзенеке саный. Бүләк алгансың икән, түләргә дә кирәк булачак.

Кыз уйга калды. Канатланып оясыннан очып киткәндә генә тузан өстенә егылып төшкән нарасый кош баласын хәтерләтте ул шул мизгелдә.

-Абыем, ә син аңарга бу фатир өчен түли алмыйсыңмы? Мин мәңге бурычлы булыр идем үзеңә.

- Түли алам, - диде Алмаз кистереп. Сеңлесен бу авыр халәттән тизрәк азат итәсе килә иде аның. - Әмма...

- Нәрсә әйтергә телләдең, әйт инде, абыем?

- Фәлах акчага мохтаҗ түгел, ул акча алмаячак. Аңарга син кирәк. Ул сине сөяркәсе итеп, кеше-кара күзеннән, хатыныннан качып-посып шушы фатирга килеп йөрергә хыяллана.

Ләйсән, оялудан һәм гаҗәпсенүдән уч төпләре белән ике колагын томалады.

- Шул гөберле бака беләнме!.. Ул миңа кирәк түгел. Күрү түгел, минем аның хакында ишетәсем дә килми, абыем.

Шулчак фатирга урнаштырылган телефон шалтырады кинәт. Кыз, ирексездән шул тарафка сөрлегеп куйды.

- Кирәкми. Телефонга кагыласы булма, - дип, туктатты аны абыйсы.

- Бу улмы? - дип, пышылдауга күчте, курка калган Ләйсән.

- Кем булсын!.. Үзе булмаса да аның кешеләре, аның кулы уйный.

- Безнең монда икәнлекне каян беләләр?

-Димәк, беләләр, ишетәләр, күрәләр... - дип көрсенде Алмаз.

Алар ашык-пошык кына җыенып китәргә ашыктылар. Урамга чыккачтын гына, сеңлесен тынычландырып, үзенең ниләр ният итүен сөйләде Алмаз.

-Фатир әйбәт килеп чыккан. Ул синеке Ләйсән, ордер синең исемдә. Әмма анда беркадәр саклык чараларын күрергә кирәк булыр. Йозакларны, телефон аппаратын алыштырасы һәм тагы кайбер тимер-томыр йомычкасы кебек нәрсәләр булуы ихтимал...

-Мин куркам, абый. Ул Фәлахтан котылып булмас ахыры, кайда барсам шунда эзәрлекли ул мине.

- Эзәрлекләсен, бу аның эше. Ә син аны еракка да кума, якын да җибәрмә. Булдымы?!

- Аңладым, абый.

- Фатирыңа тагы бер ун көннән соң күчеп килерсең. Шул арада барысы да көйләнер, җайланган булыр, сеңел.

Ләйсәнне консерватория янында төшереп, үз юлы белән китеп барды Алмаз.

...Тагы ике көннән әлеге фатирга махсус органнарда эшли торган ике белгеч белән әйләнеп кайтты ул. Тегеләр фатирны Фәлахның «колак»ларыннан чистартты. Күлмәк төймәседәй нәни генә унҗиде тимер кисәге казып чыгарды алар. Ул төймәләр кайда гына урнаштырылмаган иде, гомер буе шул эш белән мәшгуль булган белгечләрне дә хәйран калдырды бу хәл. Тәрәзә борысы асты, телефон трубкасы, обой асларында яшерелгән була андый нәрсәләр. Әмма монда, шулар өстенә, зур карават өстендәге матрасның дүрт почмагына, туалет астына да «колак»лар беркетелгән иде.

- Монда кем, сез яшәргә җыена идегезме, Алмаз әфәнде? - дип сорады белгечләрнең берсе. - Сезне шул кадәр дә ышанычсыз кеше дип белми идек.

- Мин түгел, сеңелем.

Ышанмады тегеләр, булмаганны дип, иңбашларын гына сикерттеләр.

- Күпме еллар шушы эш белән шөгыльләнеп тә күргән юк иде мондый хәлне, - диделәр. - Чит ил разведчикларын да бу кадәр чуарламыйлар.

Килешенгән суммадан артыгы белән түләп озатты үзләрен. Алар китеп күп тә узмады икенче бригада килеп җитте, ишек куючылар. Элгәресенә тимәделәр, тышкы яктан икенче калын тимер ишек урнаштырдылар.

Сакланганны гына саклыйм, дигәнне истә тотып, бер очтан телефон номерын да алмаштырдылар. Һәм бары шуннан соң гына Ләйсән-сылу яңа фатирга килеп төште.

Килеп төште дигәч тә, килен булып түгел, әлбәттә. Бер чемодан әйбер күтәреп керделәр. Фатир үзе һәм йорт җиһазлары барысы да Фәлахтан бүләк.

Инде яңа фатирга күчкәчтен абыйлы-сеңелле икәүдән-икәү генә бер тынычлап чәй эчеп алырбыз дип, өстәл артына утырганнар гына иде, ишек шакыдылар.

- Абау, ходаем, - дип, аваз салды Ләйсән. Сискәнеп, кинәт урыныннан сикереп торды.

Алмаз өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Чөнки аларның монда икәнлеген, гомумән, белүче юк. Һәм белергә дә тиеш түгелләр иде.

- Берәр иптәш кызыңа адрес биргән идеңме? - дип сорады ул сеңлесеннән.

Юк дигәнне аңлатып, башын чайкады кыз. Ул чын-чынлап телсез калган иде.

Яңадан, бу юлы инде шактый ук әрсезләнеп хәбәр салдылар аргы тарафтан.

- Абый, син бар. Мин куркам, - дип, дәшә алды Ләйсән, ниһаять.

Ишекнең эчке катын ачып, тимер ишеккә куелган нәни күзлеккә текәлде Алмаз. Текәлде һәм телсез калды. Аргы тарафта кем дисез? Кунак егетедәй тыйнак кына елмая төшеп Фәлах басып тора.

- Ач, Алмаз дустым, ач, әллә танымыйсыңмы, - дип, аваз салды кунак. Әллә тимер ишек аша күрәме?!

Ишектән балкып, көлеп килеп керде ул. Кулындагы төргәкне кухня ишеге ярыгыннан куркып карап торган Ләйсәнгә сузды.

- Мә, Ләйсән-сылу, бу сиңа.

- Юк-юк, миңа берни дә кирәкми. Кирәк түгел, - дип, куллары белән бал кортын кугандай чәбәләнде ул.

Фәлах мөлаем елмайды гына бары, аягын салып Ләйсәнгә таба якынлашты.

- Яңа фатирга бүләксез килмиләр, Ләйсән-сылу. Бу ата-бабадан килгән гадәт, мин уйлап чыгармаган.

Бүләккә якын килмәде кыз. Алып килүче аны үзе ачарга мәҗбүр булды. Бер-бер тортмы, әллә эшләпә-фәләнме дип көткәннәр иде. Ялгыштылар. Алтын йөгертеп бизәлгән фарфор сәгать булып чыкты. Ул күзне камаштырырлык матур да иде. Ни гомер сүзсез торуыннан уңайсызланып, Алмаз әйтә куйды.

-Зәвык бар инде ул сездә, Фәлах Экзамыч.

-Булмаса, Ләйсән-сылуга гашыйк булыр идемме!.. Кунакның бу тапкырлыгын искә алмадылар, санга сукмадылар.

Фәлах исә, үзен чын хуҗадай иркен тотып, алып килгән бүләген залга чыгарып музыкаль инструмент өстенә урнаштырды.

- Бу сәгатьнең бер хикмәте бар, - диде ул, үзе артыннан ияреп килергә мәҗбүр булган абый белән сеңелгә. - Ул һәр сәгать саен музыка уйный. Һәм нинди музыка дип уйлыйсыз? Татар көйләре! Һәр унике сәгатьтә унике төрле татар көе. Махсус заказ белән эшләтеп Япониядән кайтарттым.

Билгеле инде, Фәлахның бүләге кешенеке төсле генә булмас. Шул минутта әлеге серле сәгать «Әпипә»не уйнап җибәрмәсенме?! Исең-акылың китәр, бер-бер тылсым-фәлән беләме әллә бу Фәлах. Төгәл кичке сигез тулган икән ләбаса.

Сәгать суккан көйгә тыпыр-тыпыр биеп тә алгандай итте әле ул. Яшь җилкенчәк малай диярсең, гәүдә генә авыр гөнаһ шомлыгы.

- Яңа фатирда һәр яңа сәгать саен яңа музыка тыңлап, җырлап-биеп кенә яшә, Ләйсән-сылу, - диде ул, еш-еш сулап. Шул аз гына тыпырдап алудан да сулышына капкан иде.

Чакырганны көтеп тормады, аш-су өстәле артына да беренче булып үзе чыгып утырды Фәлах. Аның һәр хәрәкәте һәм кыланышыннан, ул хакта ачыктан-ачык әйтмәсә дә, мин монда хуҗа, дигән ышаныч сизелеп тора иде.

-Әйдәгез, өстәл артына, - дигән чакыру ташлаучы да ул булды. - Ләйсән, сылуның иң бәхетле көне ич бүген. Үз гомерендә беренче мәртәбә яңа фатирга, үз фатирына күчкән көне. Бәйрәм итәргә сәбәп бар! Ә сез борыныгызны салындыргансыз.

-Фәлах әфәнде хаклы, чынлап та Ләйсән, кил әйдә, табын янына утырыйк, - дип, хуҗа кешегә кушылырга мәҗбүр булды Алмаз да.

-Суыткычта бер-бер шәраб юкмы соң? Бу уңай белән тамакны чылатып алганда да зыян итмәс иде, Ләйсән-сылу.

Ләйсәннең суыткычын ачуы булды, янә Фәлахның тавышы яңгырады.

- О-о, шампан бар икән ләбаса. Шампанның да алтыны, патшалар гына эчә торганы! Ачып җибәр, Алмаз дустым.

Шәраб шартлап ачылды. Бәллүр бокаллар алтын күбек белән тулды. Фәлах урыныннан ук сикереп торды.

- Бу фатирда һәрчак музыка һәм Ләйсән-сылуның моңлы тавышы яңгырап торсын өчен, - дип, тост игълан итте ул. Һәм бераз дәшми торуы белән үзенә җәлеп иткәннән соң, оялчан үсмер егет сыман карашын түбән иеп, тавышын баса төшеп, йомгаклап ук куйды. - Бу фатирда музыка һәм җырга гына түгел, мәхәббәткә дә урын түрдән булсын өчен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: