Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (21 өлеш)

Безнең шәһәр әйләнәсен танымаслык хәзер. Аны һәр тарафтан икешәр-өчәр катлы мәһабәт сарайлар уратып алды. Күргәч куанып туймаслык, кешенең табигать кочагында матур итеп һәм бәхетле булып яшәргә омтылуы яхшы ич.

Тик менә шул котеджларның, баксаң, яртысы диярлек хуҗасыз икән. Ышансаң - ышан, ышанмасаң юк, каравылда торучылары бар, ә хуҗа - юк, көндез шырпы яндырып эзләсәң дә табарлык түгел.

Менә шундый хуҗасыз, әмма үтә затлы сарайларның берсендә шәһәрнең җинаятьчел төркем лидерлары җыела әледән-әле. Урамда кеше куркытып йөрүче малай-шалай түгел болар, ә исемнәре колактан-колакка пышын-пышын гына искә алына торган затлар.

Менә шул сарайга тагы кунаклар килеп тулды. Күзгә ташлана, әллә каян кычкырып тора торган затлы машиналары - «БМВ», «Мерседес» һәм «Кадилак»ларын калдырып тора алар бу көнне. Теге, гомере буе күмер чабып пенсиягә чыккан шахтерлар күк, «сигезле» яисә «тугызлы»га утырып киләләр. Һәркайсын үз шоферы китерә. Тән сакчылары да булмый хәтта...

Алмаз да керә иде бу олы җыенга. Ул үзенең ышанычлы шоферы Мәхмүт белән килде, әлбәттә. Монда килгәндә генә файдаланыла торган иске «сигезле»дә килделәр. Шоферлар хуҗаларын таш койманың аргы тарафында көтеп кала.

Өстәлләр затлы, мул була, җаның ни теләсә - шул бар. Әмма монда ашау-эчү, типтереп ял итү өчен килмиләр. Киңәш-табыш итәләр, фикер алышалар. Бәхәсләр дә булмый монда. Көн тәртибендәге мәсьәлә, килеп туган җитди проблема игълан ителә. Тәкъдимнәр керә. Һәм нәтиҗә ясала. Карар кылына. Рәислек итүче яисә түрәлеккә омтылучы да юк, һәр кеше тигез. Бер кеше - бер тавыш. Күпчелек хәл кылдымы - ризалашырга мәҗбүрсең, үз фикереңне яклап маташа алмыйсың. Монда канун шундый.

Моннан бер-ике ай әүвәл булып узган киңәшмәдә алар шәһәр хуҗасын сайлау фондына һәр борыннан берәр миллион акча җыярга хәл кылганнар иде. Кемне кайда түрә итеп кую мәсьәләләре дә киңәш-табыш ителә монда. Кайсы районга кемне милиция начальнигы итеп җибәрү, налог җыю оешмаларыннан кемне алып, алар урынына кемне кую - азмыни җитди мәсьәләләр. Һәм, әлбәттә, бу дөнья белән хушлашырга тиеш булган тәккәбер вә көйсезләрнең дә исемлеге монда тәгаенләнә. Әлеге җыен хәл иткән эшкә һичкем каршы төшә алмый. Шәһәр башлыгы да ризалашырга мәҗбүр, аннан югарылары да.

Бу юлы исә көн тәртибендә әллә ниткән сәяси мәсьәләләр күренми иде. Ярлыларга ярдәм йөзеннән Көнбатыш илләре зур күләмдә бушлай азык-төлек җибәргән. Шуны кулга төшерү, сату һәм миллиардланган байлык казану юлларын киңәш-табыш иттеләр. Кайсы түрә белән кем сөйләшә, кемгә күпме бирә. Бу - бер булса. Икенчедән шул гуманитар ярдәмне әвеш тәвеш китергән көннәрдә шәһәрнең кибетләре һәм базарлары аерым бер режимда эшләргә тиешләр. Әйтик, ит комбинатлары ремонтка ябылырга тиеш, берничә база һәм складларда ут-күз чыгып болай да урланган-таланган запаслар юк ителергә, авыл районнарыннан азык-төлек китерүдә өзеклек тәэмин ителергә тиешле. Һәр кеше үз урынын белергә, бөтенесе сәгать механизмы кебек эшләргә тиеш була мондый җаваплы көннәрдә.

Сөйләшүләр дустанә шартларда ипле генә тәмамланып килә иде инде. Кинәт, гомер булмаган хәл, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде.

- Керегез, - дип тавыш бирде арадан берәү.

Бүлмәгә күкрәгенә автомат аскан сакчы килеп керде. Гомер булмаган гайре табигый күренеш иде бу. Борчулы күренә, һәм кабалана да кебек иде үзе. Ишек катында утырган «авторитет»ның колагына иелде ул керә керешкә.

- Юк, - диде тегесе, аны үзеннән этәреп. - Безнең монда колакка сөйләшү гадәте юк, кабул ителмәгән. Һәммәбезгә ишетелерлек итеп әйтегез. Ни булган анда?

Сакчы кемнәр белән эш иткәнлеген яхшы белә. Муенында автомат булса да каушый-тотлыга аңлатырга кереште.

- Сезнең монда зур киңәшмәгә җыйналуыгыз хакында хәбәр киткән.

- Кемгә? - дип сорады, ишек катында утыручы. Башкалар берни булмагандай, тыныч кына фужерларыннан сок яисә минераль су йотып тыңлап утырдылар. Каушау, курку, чәбәләнүнең заты да булмады.

- Шәһәр хуҗасы Фәлах Экзамычка туры телефоныннан шалтыратканнар.

- Бу хакта кем хәбәр бирде?

- Милициядән. Үзебезнең ышанычлы кеше шалтыратты.

- Алай икән...

Әңгәмәне алып баручы башкаларга күз төшереп алды. Ни эшлибез, кемдә нинди тәкъдимнәр бар, дигән сорау иде бу. Тәкъдим кертергә ашыкмадылар. Үзең хәл ит, дигән битарафлык иде бу.

Ә шәһәр хуҗасының реакциясе булганмы? Булса - нинди?..

Ул эчке эшләр бүлегенә ашыгыч рәвештә оператив группа җибәрергә әмер биргән.

Иңбашларын сикертеп куйды берәүләре. Булмас, башка сыймый торган хәбәр иде бит бу. Шәһәр башлыгы үз кеше, ул алай эшләмәс. Аның да башы ике түгел.

- Бу информация дөресме, ул каян алынды?

- Информация дөрес. Шәһәр хуҗасының ярдәмчесе белән элемтәгә кердем. Эчке эшләр бүлегеннән дә расладылар шул ук хәбәрне. Ике арада булган сөйләшүне тыңлап торган элемтәче дә безнең кеше. Ул да бер-бер чара күрергә киңәш итте.

- Димәк, информация дөрес, - дип, әшнәләренә йөз белән борылды әңгәмәне алып барган. - Оператив группа кунакка килә үзебезгә.

- Башка сыярлык эшме бу, - дип, гаҗәпләнүен белдерде Алмаз. - Без монда депутатлар гына да җиде-сигез кеше.

Арада яшь ягыннан бераз өлкәнрәк булып, моңарчы дәшми-тынмый гына үз урынында алма суы эчеп утырган ир-ат телгә килде.

- Тыныч һәм кабаланмый гына үзебезнең арбаларга утырып таралышыйк, җәмәгать, - диде ул ипле генә. -Капкаларны ачып куярга, этләрне читлекләренә бикләп куярга. Коралларны җир астындагы яшерен келәткә. Һәм берни булмагандай бакчада эшләп йөрисез шунда. Килсеннәр, күрсеннәр... Һәм тынычланырлар. Араларында безнең кеше булмый калмас.

Ашыгучы-кабаланучы булмады. Матур гына хушлашып кайсы-кая үз юлы белән китеп барды. Алар таралышып биш-ун минут үткәч оператив группа килеп җитте.

«Кулларыгызны күтәрегез... Кулларыгыз... Стенага... Бинада тагы кемнәр бар?!», дип бик олыдан кубып тотынсалар да әллә ни майтара алмадылар. Каралты курада сәләмә генә киенгән бер каравылчы һәм тагы бер бакчачыдан башка һичкемне тапмадылар.

«Ялгыш тревога булган, гафу итегез...» дип, кире кайтып китәргә мәҗбүр булды көтелмәгән кунаклар.

Ә зур даирәләрдә берни дә эзсез генә узмый. Вакытсыз таралышырга мәҗбүр ителгән шәһәр авторитетлары ике сорауга җавап эзләде.

Ул җыен хакында кем шалтыратып хәбәр салган? Урыны турында булсын, вакыты турында булсын, үзләреннән башка һичкем белми. Һәм белмәскә тиешле иде. Шоферлары да килеп җиткәчтен генә төшенәләр. Дөрес, машиналарның һәркайсында телефон бар. Ә шоферлар бер түгел, мең кат сыналган егетләр.

Сорауның икенчесе тагы да мөһимрәк: Фәлах әфәндегә ни булган? Үз акылындамы ул, ни өчен ул аларның барысын берьюлы стенага терәргә җөрьәт иткән? Әле яңа гына үзен шәһәр хуҗасы итеп сайлап куйдылар, онытыр ара да узмады.

Кичкырын Алмазга (махсус элемтә аша) ашыгыч хат китереп тапшырдылар. Кабинетта ялгызы гына калгач ачты ул аны. Мондый хатлар көн дә юлланмый, телефонга ышанырга ярамаган үтә мөһим хәбәрләр килә бу юл белән.

Эчке бер киеренкелек белән сак кына ачты ул аны. Дикъкать белән укырга кереште. Һәм шундук эсселе­-суыклы булып китте, үз-үзен кая куярга белми башлады. Үз күзләренә ышанмады.

«Алмаз. Без җыелган сәгатьтә синең машинадагы телефоннан шалтыратып хәбәр салганнар. Шоферың турыдан-туры Фәлахның үзенә шалтыраткан. Бу шик астына куелмый торган, кат-кат тикшерелгән факт. Ышанасың килмәс, әлбәттә. Әмма шуны белеп тор, соңгы араларда синең кайда һәм кем белән булуың турында ул даими рәвештә Фәлахның үзенә һәм... ышансаң -ышан, ышанмасаң - юк, хатыныңа хәбәр биреп килгән. Ул хәбәрләрнең стенограммалары белән үзеңне дә таныштыра алабыз, алар безнең кулда.

Бу хатны яндыр. Ә шоферыңны бер-бер сәбәп табып Аккош күле буендагы спорт һәм ял базасына җибәреп кайтар...»

Аяз көндә яшен суккандай тәэсир ясады бу хәбәр. Үзенә ышангандай ышана иде бит ул аңарга. Көннәр буе бергә йөрү генә түгел, күңелендәге серләренә кадәр бүлешеп, уртаклашып яши иде. «Их, Мәхмүт... Мәхмүт... Ни җитмәде икән сиңа...» дип, уфтанып куйды үзалдына. Һәм шоферын чакырып кертте. Дөнья хәлен белеп булмый, аның күзләренә соңгы тапкыр бер карыйсы килде. Әмма ул-бу сиздермәде. Эченә буш кәгазь салынган чиста конверт сузды үзенә.

-Бар әле, Аккош күле буендагы спорт һәм ял базасында безнең егетләр утырырга тиеш, шушы конвертны илтеп кайт үзләренә, - диде.

-Ярар, - диде Мәхмүт, ни өчендер тартына төшеп. Гомер булмаган хәл, күз карашын читкә төбәде ул, һәм ике колагы берьюлы кызарып чыкты. Инде чыгып киткән иде шофер. Нидер искә төшереп, Алмаз аны кире дәшеп алды.

-Джип үземә кирәк булыр. Иске машинада гына барып кайт инде, яме, - диде.

Шофер китте. Һәм шул китүдән әйләнеп кайтмады. Икенче көнне хәбәр китерделәр: Күл читендәге аланлыкта машинасына ут капкан һәм кабинадан чыгып өлгермәгән булса кирәк, үзе дә янып үлгән.

Хөрмәтләп, туган авылына кайтарып күмделәр. Дөнья кадәр кеше озата барды. Әйбәт егет иде дип сөйләделәр таныш-белешләре. Ни сабыр кеше, хуҗасы да түзмәгән, күз яшьләренә буылып елаган, диделәр. Һәм егетнең әти-әнисенә күп итеп акча да биреп калдырган. Мәхмүтне шул рәвешле олылап шәһәрдән озата килгән дусларын бөтен авыл рәхмәтләр укып озатып калган.

Шул уңай белән Фәлах чакыртып алды Алмазны.

- Дустым, зур кайгың булган икән, уртаклашам, - диде ул, моңсу карашын аяк очларына текәп.

Алмаз сер бирмәде.

- Әйе, зур югалту булды, - диде башын түбән иеп.

- Шофер бит ул, хатынга караганда да якынрак, ышанычлырак була, - диде Фәлах, бу юлы инде әңгәмәдәшенең күзләренә текәлеп. Сынавы иде бу аның. «Хатын»ны искә алганда махсус басым ясады.

Ә Алмаз килешеп, башын какты. Әйтерсең, хак сүзләр генә ишетте, күзләренә төбәлгән караш һәм бу гыйбарәнең ни өчен әйтелүен бөтенләй аңламаганга сабышты.

-Нигә дәшмисең, шулай түгелмени? – дип, төпченде Фәлах, аның саен.

-Мәхмүт әйбәт, тугрылыклы егет иде, урыны җәннәттә булсын.

Шул җавапны ишеткәч кенә иркен сулыш алып куйды Фәлах. Хакыйкатьтә ничек икәнлекне икесе дә аермачык белсәләр дә, куертмадылар сүзне. Ул киткән-беткән бит инде, аны кире кайтарып булмый.

Дөнья хәлләрен сөйләшүгә күчтеләр. Сүз иярә сүз чыгып Италияны искә төшерде Фәлах. Альп таулары итәгендә ничек ял итүләрен хәйран калып сөйләде. Үзенең, ниһаять, Ләйсәннән канәгать калуын белгертте.

Бу хәбәр абый кешене, билгеле инде, пошаманга салды. Әмма бу юлы да күңелендәген сиздермәде. «Бик яхшы булган», дип, хуплап кына куйды.

-Ләйсән яңа фатирына күчтеме соң әле? - дип сорап -куйды бераздан.

-Белмим шул, байтактан күргән юк аны.

- Ничек?!. Бу сине бизәми, дустым. Ләйсән кебек гүзәлне студентлар тулай торагында яшәтү бизәми сине. Шул исәптән мине дә. Кичекмәстән күчер фатирына. Үзенә-үзе хуҗа булып, үзенчә яшәсен.

- Ярар. Сез хаклы, шулай итәрбез, - булды җавап.

Алмаз үзе дә шулайрак уйлап йөри иде. Үз исеменә язылган ордеры була торып, нигә әле аның сеңлесе кеше почмакларында иза чигеп йөрергә тиеш. Керсен, урнашсын фатирына. Ә Фәлахтан котылу чарасын бергә-бергә күрерләр.

Кочаклашып, эчкерсез дусларга гына хас җылылык белән аерылышты алар. Барысы да ал да гөл икән дип уйларсың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: