Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (19 өлеш)

Фәлах Экзамычның авызы ни сөйләгәнне колагы ишетми башлады. Үзе берөзлексез елмая, мыгырдана, кеткелдәп көлеп тә куя. Кәефе күтәренке, ә күзләре йомы. Шулай итеп Фәлах җәннәт рәхәтлегенә үзенең ни рәвешле кереп чумганлыгын абайламый да калды. Тагы бер-ике минут узгандырмы, дөньясын онытып гырылдап йокыга да киткән иде инде ул.

Шулай итеп, Ләйсәнгә куелган тозакка үзе килеп капты Фәлах Экзамыч. Әнә, ни рәвешле яуларга, ягъни көчләргә җыенган икән ул аны. Фәлахны һичбер вакытта да үз итмәде, аңарга тартылмады Ләйсән. Ләкин менә шул мизгелдәге кебек шөкәтсез һәм җирәнгеч бер кыяфәттә булганы юк иде әле аның. Озын балаклы ак трусикта гына калып гөберле бака кебек юан корсак һәм ботларын җәеп ята ул әнә. Артка тарап куелган чәчләре буялган. Яңаклары көтүдән кайтып килгән сыерның дәү җиленнәредәй асылынган. Күкрәгендә зират тупылына кунаклаган чәүкә оясыдай кадерсез йон кантары. Кәкере аягындагы кан тамырлары көтүче чыбыркысыдай кабарып чыккан. Җирәнеп читкә тайпылды Ләйсән, үзен башка һичбервакытта да күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирерсең.

Көзге каршысына барып озак кына үз-үзенә текәлеп карап торды. Фәлахны очраткан көнен каһәрләде үзенең. Азаматны сагынып искә төшерде. Аның монда килеп нинди хикмәтләргә юлыгуын, аздан гына, бары бәхетле очраклылык белән генә, Фәлах тырнагына килеп капмый калуын ярый ул белми әле.

Аннан ачык бар каршына үтте. Фәлах сыйлаган мактаулы шәраб шешәсен кулына алып өйрәнде. Һәм югары шүрлектә торган нәни дару савытына игътибар итте. «Яхшы кәеф белән тиз йоклата...» дигән сүзләрен аермачык аңлады ул. Һәм кирәге чыгар әле, чыкмаса да монда тормасын дигән карарга килеп, ак төймәләр салынган дару савытын кул сумкасына алып тыкты.

Фәлахның уянырга исәбе дә юк. Ник шунда гомерлеккә йокламагае. Ансыз тыныч, ул йоклаганда дөнья бермә-бер матуррак икән. Гырылдавы гына менә, иләмсез авазлар чыгарып гырылдавына түзәрлек түгел.

Салон-ресторанга әйләнеп чыкты ул. Анда Һичкем юк иде әле. Ялгызлыктан эче пошты аның. Палубага ачык һавага чыгып озак кына күл өстенә, әйләнә тирәдәге киңлекләргә карап хозурланды. Вак-вак дулкыннарның җилкәнле корабка бәрелеп чупылдавын, ике акчарлакның уйнап очканын, кичке акырын җилдә киерелгән җилкәннәрнең җилфердәвен күзәтте озак кына. Кире керде аннан. Ресторан һаман да буш. Ялгызлыгын уртаклашырга ник бер җан иясе, соң чиктә Оксана булса икән. Үз каютасын кат-кат урап чыкты, әмма анда да күңеленә тыңгылык тапмады.

Аяк очларына гына басып, палубадан үтеп барган Оксананы очратты ул көтмәгәндә.

-Бай-баевичымны бай-бай иттердем, - диде ул, бәхетле пышылдап. - Синеке дә йоклыймы?

-Фәлах әфәнде йоклый, - диде Ләйсән коры гына.

-Ну ничек?.. Корсагы мишәйт итмиме?

Ләйсән сорауны аңламады. Шуңа сорауга сорау белән җавап кайтарды.

-Ә син кая китеп барасың болай, каютаң ул тарафта түгел ич.

-Мин көндез үк Дино белән сүз куешкан идем. Шуның янына йөгерәм, - диде ул. Һәм аяк бармаклары очына гына басып, бәхетле сикергәли-сикергәли китеп тә югалды. Ашыга иде. Бай-баевичының йокысы туйганчы әйләнеп тә кайтасы бар бит әле.

Каютадан ресторанга, рестораннан палубага йөреп төн чыкты Ләйсән. Күз йоммады, җанына тыңгылык иңмәде.

Иртәгәсен җилкәнле караб яр читенә килеп туктагачтын гына җан иңде әйләнә тирәгә. Бәхетле көлешеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп Оксана белән Байтимер Тимербаевич чыкты дөньяга. Үзен төне буе яшь кыз кочагында йокладым дип хис иткән өлкән ир-ат аеруча бәхетле иде.

-Фәлах әфәнде кая? - диеп сорады ул килә-килешкә.

-Үзендә. Йоклый.

-Ничек, әллә үзеңне үбеп уятучы да булмадымы, Ләйсән, - диде ул аңарга, үз итеп.

Ләйсән ни дип җавап бирергә белмәде. Дәшмәде. Олы түрә Фәлахны уятырга кереп китте. Куанычын уртаклашырга атлыгып торган Оксана Ләйсәнгә килеп сарылды.

-Ой, как шикарно, - булды аның беренче сүзе. Кайтасы килми... Калырга иде шушында...

-Соң, кал, алай бик каласың килгәч, - диде Ләйсән, аның юеш яфрак кебек килеп сылануын ошатып бетермичә.

Ул арада Байтимер Тимербаевич кире әйләнеп чыкты.

- Тимирчик, - дип, шундык сырпаланырга кереште Оксана. - Минем моннан китәсем килми. Монда, так шикарно.

- Кайтабыз, - диде ир-ат коры гына. - Бүген үк очабыз, билетлар алынган.

- Ә үзең кичә генә монда калдырырмын дигән идең, оныттыңмы?

- Тел сөяксез ич, кичтән әйтелә инде ул.

- Ә нигә әйттең?

- Аның каравы бер төн хыялда гына булса да бәхетле идең.

- Ә минем һәрчак бәхетле буласым килә. Бүген дә кабатла әле шул сүзләреңне.

- Кабатламыйм. Кайтабыз, - диде ир-ат, коры гына. - Майлы ботка көн дә булып тормый.

- Син дә нәкъ бүтәннәр кебек, - дип турсайды Оксана. - Кичтән таулар вәгъдә итәсез. Ә иртән...

- Итми соң... Итәсең инде, - дип, сәгатенә карана-карана өстәл артына барып утырды олы түрә.

Ул арада киенеп-ясанып, йокы туйдырып Фәлах чыгып җитте. Ачык йөз белән сәлам юллады һәммәсенә. Һәм Ләйсәнгә килеп мөрәҗәгать итте шыпырт кына.

-Мин берни хәтерләмим. Ә син? - диде, аның күзләренә текәлеп.

-Мин дә берни хәтерләмим, - диде кыз. - Син салып биргән шәрабны эчкәч тә, башларым әйләнеп, зиһенем чуалып китте.

-Йоклагансыңмы?

- Әйе, йоклаганмын.

- Йоклаганбыз, - дип, күкрәген киереп төзәтеп куйды Фәлах, канәгатьләнә төшеп. - Валлаһи дим менә, берни хәтерләмим. Ә син күптән торып чыктыңмы?

- Әле генә...

Фәлах, серле елмаеп, күз кысты үзенә. Бер-бер матур төш-фәлән күргән иде, күрәмсең.

Шул ук көнне өйләдән соң Байтимер Тимербаевич белән Фәлахны алырга килгән махсус самолетта туган якларына әйләнеп кайтты алар. Һава аланында зур-зур түрәләр, журналистлар каршы алды үзләрен. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Фотоаппаратлар ялык-йолык килеп торды, кинооператорлар этешә-төртешә шул тарихи мизгелне мәңгеләштерергә ашыкты. Байтимер Тимербаевич алдан төште. Бер-ике баскычка калыша төшеп аңарга Фәлах иярде.

Оксана һәм Ләйсән очучылар, стюардессалар белән кичегә төшеп чыктылар самолеттан. Игътибар итүче, абайлаучы булмады үзләрен.

Чәк-чәк тотып түрәләрне каршыларга килгән озын сыйраклы ике кызның бер-бер артлы Байтимер Тимербаевич белән үбешүен күргәч Оксана кыбырсып алды алуын.

- Әй сез, анда, минем Бай-баевичымны үпмәгез, - дип, тавыш та биргән иде хәтта.

Әмма үзен шундук тукталырга мәҗбүр иттеләр, зур түрәнең тән сакчылары читкә кысырыклады аларны...

Ләйсән белән Оксана бер ялгызлары торып калдылар. Аларны каршылаучы, аларга игътибар итүче булмады. Уңга-сулга каранып тордылар-тордылар да автобус тукталышын эзләп китеп бардылар.

- Ну бу татар мужиклары, барысы бер иш, - дип сукранды Оксана.

Түрәләр һәм каршы алучылар пресс-конференция үткәрү өчен махсус залга уздылар. Монда журналистларны махсус исемлек белән генә чакыралар.

Сорау арты сорау яудырдылар ил башлыгына:

-Бу сәяхәтегезнең төп нәтиҗәсе нидән гыйбарәт, дип саныйсыз?

-Бу визит гаять эшлекле, матур шартларда узды. Италия компаниялары безгә зур күләмдә инвистиция кертергә вәгъдә иттеләр. Безнең мөстәкыйль дәүләтебезнең уңышларын күреп сокланып сөйлиләр һәркайда...

- Беренче чиратта нинди объектларга?

- Шәһәребезнең һава аланын реконструкцияләү турындагы килешүгә кул куйдык. Метро төзелеше белән дә кызыксынучылар булды. Күперләр һәм торак йортлар... - дип тезеп китте ил башлыгы. -Халкыбызның тормыш-көнкүрешен шактый ук алга җибәрәчәк бу визитның нәтиҗәләре.

- Байтимер Тимербаевич, әйтегез әле, Италияның беренче җитәкчеләре белән күрештегезме?

Ике дә уйлап тормый җавап кайтарды башлык.

- Ник күрешмәскә? Бик күрештек. Әле узган кичне генә кичке ашка чакырдылар үзләренә. Төн буе бергә эчкерсез сөйләшеп утырдык. Халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында бергә планнар кордык.

Әйе, күз дә йоммады, шулай диде.

-Байтимер Тимербаевич, безнең илнең дөньякүләм авторитеты турында да бер-ике сүз әйтмәссезме?

-Бик зур. Дөнья агентлыклары гел безнең хакта гына сөйләп тора. Демократия һәм базар мөнәсәбәтләренә керү юлында безнең тәҗрибә бөтен Европага үрнәк санала бүген. Безнең тәҗрибә, без үткән юл турында халыкара симпозиумнар үткәрелә.

-Боларны, әлбәттә, сезнең исем белән бәйлиләр, шулай бит?

-Миңа бу хакта сөйләү уңайсыз, - дип, мөлаем генә елмаеп куйды зур түрә. Болай да билгеле бит инде, янәсе...

Алар озак тоткарланмады. Гаиләләрен, хатыннарын сагынып кайтулары бит. Китәргә кузгалдылар. Бер әрсез журналист шунда, үч иткәндәй, шәһәр башлыгына тагылды.

- Фәлах Экзамыч... Фәлах Экзамыч... Сезгә дә сорау мөмкинме... Әйтегез әле, Италиядә буш вакытларыгызны ничек уздырдыгыз?

Күзенең агы белән карады Фәлах әлеге сорауны бирүчегә. Тегенең ихлас күңелдән сораганлыгын аңлагач кына, узып барышлый, җилкә аша җавап кайтарды.

- Программа гаять тыгыз иде. Буш вакыт кая инде ул, күз йомарга да ара булмады. Ил һәм шәһәр проблемалары күп бит...

Ул килештерә белә. Уф арыдым, дигән сыман, әнә, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: