Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (18 өлеш)

Фәлахка өмет аткан Оксана елар дәрәҗәгә җитеп чарасыз торып калган иде. Шуны сизенгән Фәлах сүз кыстырды:

- Бу мәҗлеснең хуҗасы Байтимер Тимербаевич булыр. Бөтен сый-хөрмәт, бүләк, акча дигәндәй, аңардан, кызлар...

Үтә дә вакытында һәм урынлы әйтелгән сүзләр булды бу.

Иртәнге кояшның тәүге нурлары төшкәч тә ачылып киткән күл чәчәге сыман балкып китте Оксана. Һәм үзе дә белешмәстән, «Бай-баевичка...» тартылып куйды.

- О-о, Тимир... Тимирчик... Болар барысы да сездәнме?.. Бу бит, так шикарно! - дип, чәбәкләде кулларын.

Мал бүлешү тәмам булды шунда. Барысына караганда да бәхетле һәм мөлаем кешегә әверелеп, табынга ямь, нур өстәп утырды Оксана.

Байтимер Тимербаевич та телгә җор һәм ачык була белә икән. Кызык хәлләр сөйләргә керешсә теле-телгә йокмый. Ягымлы һәм кайгыртучан да булып уйный белә. Озын сүзнең кыскасы шул, бер касә шампан шәрабы эчеп бетермәс борын, Оксана тәмам ияләште, хәтта гашыйк булды үзенә. Иреннәрен иреннән алмас булдылар, кыз «бабасының» кочагына кереп чумды тәмам.

-Яратам блондинкаларны, - дип, матур, бөдрә чәчләрен сыйпап, комплементлар әйтеп торды Байтимер Тимербаевич. Тәмле телен кызганмады.

-Ә мин, Тимирчик, синең кебек хәйләкәр һәм бай мужикларны яратам, - дип, тегенең алдына ук менеп утырды Оксана. Шаярткан атлы булып курнос борынына да чиерткәләп алды.

Кызның болай да кыска итәге, ул менеп утырганда бот төбенә кадәр ачылып-ачылып китте. Шома тыгыз ботлар һәм ялт кына ак күбәләк сыман күренеп калган җәннәт учагы тәмам тәкатьсыз калдырды «Бай­баевич»ны.

Парлы-парлы булып биергә керештеләр. Ләйсәнне Фәлах чакырды. Әлбәттә, алар бергә биеделәр. Өстәл артында утырганда сер бирмәскә тырышты ул. Башкалар көлгәндә кушылып көлде. Шәрабтан да, эчсә-эчмәсә баш тартмады, килештереп, эчкән атлы булып утырды.

Фәлах та итәгатьле тотты үзен. Кабаланмады, муенына сарылмады, килеп капланмады. Чын мулла песие инде менә, тыйнаклык үрнәге. Әмма берөзлексез борчуда, уйлар чоңгылында иде Ләйсән. Көлсә дә, биесә дә, ашаса да, эчсә дә бер уй, эчке борчу һәм чарасызлык биләп торды аны. «Бу мәҗлеснең, бу көннең ахыры нинди булыр?.. Шундый матур, мәңге онытылмаслык сәяхәттән башланып киткән иде бит ул...

Монда ул япа-ялгызы. Кем-кем, әмма Оксана юлдаш һәм сердәш була алмый иде аның өчен. Күреп тора ич, ул бәхетле, ул үз стихиясында. Качып котылыр җирең, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр кешең булса икән ул. Батам, дигәндә тотыныр өчен ник бер салам кисәге булса икән...

Бүген ул бары тик үзенә генә ышана һәм таяна ала. Фәлах та яхшы белә моны. Шуңа да гомер булмаганча көр күңелле һәм тәмле телле бит әнә.

-Мин сине шундый сагындым, Ләйсән-сылу. Беләсең микән шуны? - дип пышылдады ул аның колагына.

Абау, җыр белән сөйләшә башлады түгелме соң?!. Азаматны искә төшерде Ләйсән. Шереметевлар сараенда аның белән икәү бергә җырлаган җырны, гомеренең иң матур мизгелләреннән берсен.

Азамат җырлаганда ул сүзләр сөю-сәгадәт һәм тоташ наз булып иркәләгән иде аны. Ә Фәлах авызыннан ул сүзләр якынлашып килгән гарасатны искәртеп яңгырады. Җавапсыз калды Ләйсән. Күзләрен ярым йома төшеп, үзен Азамат белән дип хис итеп биергә кереште ул. Әмма билгә төртеп торган дәү корсак һәм бака тәне сыман юеш салкын куллар Фәлахның барлыгын оныттырмады.

- Минем монда булу ихтималын сизендеңме син, Ләйсән... Мин бит боларның барысын да синең өчен эшлим, беләсеңме шуны?.. Италияга килүегез дә...

Миланда калуыгыз да... Бүгенге сәяхәтегез дә - һәммәсе, барысы да синең өчен, Ләйсән-сылу.

-Ансамбльгә килгән чакыру да сезнең эшме?

-«Сез» түгел, Ләйсән-сылу, «син» диген. Әйе ансамбльгә чакыру да синең өчен. Барыгыз, хәтта ректор булып ул да сине алып килү өчен чыкты бу сәяхәткә.

-Ай-һай, кыйммәткә төшәм икән бит...

-Аңламыйсыңмы, белмисеңме, Ләйсән-сылу, синең бәяң бит минем өчен... Син бар нәрсә, һәммә кешедән дә кадерле бит минем өчен. Җаным да жәл түгел синең өчен. Ишетәсеңме, Ләйсән-сылу. Ишетәсеңме?.. Аңлыйсыңмы шуны, ник дәшмисең, Ләйсән-сылу?..

Кызып алгач ир-атлар берсен-икенчесе уздырып, кызларның башын әйләндерергә юнәлтелгән тостлар күтәрделәр. «Балантини» дигән виски ошап китте үзләренә. Ярым-йорты кабып, алдап-йолдап түгел, салган берсен аударып кына бардылар үзләре.

Тора-бара Фәлахның башына ук китте. Ә башына киткәч, аның арты авырая икән, гел барып түнү җаен гына эзләде.

Ә Байтимер Тимербаевич дигәннәре, салган саен ачыла барды. Бәхеттән үзен кая куярга белмәгән кыска итәкле Оксананы кулында күтәреп йөрергә дә риза иде ул. Олы кеше ич, билгә бәрүдән курыкты. Тегесе дә карышмады, көлеп кенә, үбеп кенә торды үзен. Пышылдашулары да залны тутырып яңгыраган италиян җырчылары тавышын басып китә иде.

-Ә синең чынлап та акчаң күпме? - дип төпченде Оксана.

-Синең белән миңа җитәрлек, - диде тегесе, эре генә. - Альпта үз виллам, вертолет һәм яхталарым бар. Миңа җитмәгәнме?..

-Болар һәммәсе синекеме?

-Минеке булмый, кемнеке булсын.

-Как шикарно! - дип сузды Оксана. - Ә мин теге юанныкы, дип уйлаган идем.

-Минеке. Менә шулай Оксана. Ә син аңарга күз төшергән булдың башта. Чак үпкәләтмәдең үземне.

-Мин бит аны иң главный дип уйлаган идем. Мин гел шулай, иң главныйларны гына любить итәм.

-Ә син мине «любить итәрсеңме» соң, ә Оксана, ­дип, башына бераз киткәч чаманы оныткан студент кызны юри үртәп сөйләште Байтимер Тимербаевич.

-Яратырмын микән, белмим... Тәртибеңә карарбыз инде. - Һәм чыркылдап көлеп алды. - Ә синең хатының бармы?

-Монда юк. Теләсәң, сине гел монда, Альп тауларында гына тотармын, ярыймы...

-Ой, так шикарно, - дип, үзен үбеп алды бәхеттән исергән кыз. - Ә мине аюлар тотып ашамасмы?

-Аюларга бирмәм. Үземә дә бер генә ич син, Оксана.

-Ә син мине машина йөртергә өйрәтерсеңме?

-Өйрәтермен, Оксана. Үзеңә бер машина да бүләк итәрмен.

-Ой, так шикарно, - дип, зур түрәнең иреннәренә килеп капланды Оксана. - Син минем хыялланып көткән кешем икән бит, Тимирчик.

-Мин дә сине яратам, Оксана.

-Ә син миңа нинди марка машина бүләк итәрсең икән?

-Теләсәң ниндиен.

-Ой, так шикарно. Син миңа бик тә ошыйсың, Тимирчик.

-Йә-йә, Оксана, әйдә, алай бик нык яраткач минем каютаны күреп килик.

-Ой, так шикарно! Әйдә күреп килик, - дип, Байтимер Тимербаевичның кулларына ауды Оксана. - Ә син миңа «феррари» бүләк итәрсеңме? Ачык феррари...

-Кыш көннәрендә ни эшләрсең аның белән?

-Үзең әйттең, мин бит монда калам. Ә монда кышын да кояшлы була.

Зур түрә исереп барган кызны кулыннан өстерәп диярлек салон-рестораннан чыгу юлына алып китте. Күрәсеңме безне дигән сыман, Ләйсәнгә кул изәде Оксана һәм көлеп «Чао» дип аваз салды.

- Алар китте. Югалдылар, - диде Фәлах, вакыйгалардан репортаж алып барган кеше роленә кереп. «Алардан үрнәк алыйк» дигән сүзе иде бу аның.

- Оксана бит иң элек сине охшаткан иде. Шундый матур кызны кулдан ычкындырдың, - диде Ләйсән, югалып калмады.

- Ә миңа ул кирәк түгел. Оксаналар кайда да бар ул.

Сине юллап, синең белән очрашуга өмет итеп килдем ич мин монда.

- Менә күрдең... Шуннан?

- Шуннан - шул, утырып шуган. Әйдә, Ләйсән-сылу, керик минем каютага. Сиңа атап алган бүләкләремне күрсәтермен. Аларны син һичшиксез охшатырсың, - дип, кызны билдән түбән кысып кочып алды Фәлах һәм чыгу юлына өстерәргә кереште.

Күтәреп кенә алыр да, җәлт кенә алып чыгып китәр иде дә бит, көч юк, көч чамалы. Болай да әнә тирләп чыкты, еш-еш сулыш ала Фәлах. Өстери дә алмый, җибәрми дә.

Ләйсән тавыш чыгарырга кыймады, урыны ул түгел. Әмма тартылып-тартылып караса да ычкына алмады аңардан. Теш-тырнак белән дигәйдәй четердәтеп ябышкан иде карт гашыйк.

-Без болай итик, Фәлах абый, ашыкмыйк. Әйдәгез, мин музыка уйныйм, сез тыңларсыз. Минем уйнавымны ошатасыз бит сез, шулай бит, - дип дәште кыз, булдыра алганча йомшак, ягымлы булырга тырышып.

-Юк, Ләйсән-сылу, музыканы соңрак уйнарсың. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, керик әйдә. Алдыңда тезләнеп сорыйм, керик...

Һәм Фәлах тезләренә шуып төште. Әмма кызны ычкындырмады. Ботларыннан сыйпый, балтырларыннан үбә иде ул аны. Шашкан кеше сыман идәннән шуып йөри. Күз кабаклары шешенгән, ә күзләре менә тамам, менә тамам диеп мөлдерәп тора. Нәүмизләнеп түбәннән югарыга карады ул шунда.

- Ләйсән-сылу, керик әйдә, - диде. - Тегеләр чыгар вакыт җитә. Мине теге бабай каршында хур итә күрмә. Кулыннан килми икән моның дияр, кешегә сөйләр. Ул үзен белми, кешеләрдән көлергә ярата. Кереп утырыйк кына. Бүләкләрне генә карыйк. Алар артыннан ук кире чыгарбыз. Тыңла мине, тыңла, зинһар, Ләйсән-сылу...

Палубада аяк тавышы ишетелде шунда.

- Шартымны беләсез, миңа кагылмыйсыз, - диде Ләйсән, аның хәленә кереп.

Кеше-кара күзенә чалынганчы тизрәк торып басты Фәлах һәм, көтүгә чыгарга теләмәгән тананы алып баргандай, кызны җитәкләп-әйдәп чыгу юлына юнәлде.

Бүләккә бу юлы да бриллиант алкалар һәм йөзек алган иде Фәлах. Алмыйм, кагылмыйм бүләгенә дип, антлар эчкән булса да, күз явын алырлык затлы һәм килешле иде алар. Куллары ирексездән затлы бүләккә сузылды, колакларына тагып карарга җөрьәт итте ул аларны. Һәм көзге каршына килде Ләйсән. Бер карауга күзләре камашты, үз-үзеннән күз алмалы түгел.

- Шундый килешәләр үзеңә, - диде Фәлах, чиксез куанып.

- Рәхмәт! - чыгып очты Ләйсән авызыннан. Фәлах песи кебек йомшак атлап төрле эчемлекләр тулып торган ачык бар янына китеп кайнашты. Ике бәллүр фужерга затлы шәраб агызды ул һәм Ләйсәнне чакырды үзе янына.

Шунда үзенә тәкъдим ителгән эчемлек өстендә вак-вак күбекләр уйнашуын сизеп калды ул. Фәлахның үз тарафындагы фужерда да шул ук эчемлек югыйсә, ә анда ник бер күбек әсәре булсын.

Еш-еш сулап, кабалана төшеп фужерны Ләйсәнгә сузды Фәлах.

- Французларның үзләренә дә сирәк тәти торган «Бурбон» шәрабы. 1940 нчы елда шешәгә агызылган. Күрәсеңме, әнә, корымлы шешәсе дә күз алдында. Сургычында штампы да бар.

- Сездән дә карт шәраб булып чыга түгелме?

- Әйе, Ләйсән-сылу, мине бик тә яхшы шәрабка тиңләдең, рәхмәт...

- Фәлах абый, - дип ягымлы итеп дәште аңарга кыз. Вакыт сузу, бер карарга килү мөһим иде. - Ни өчен әле без аягүрә басып торабыз. Кыен булмаса алып килегез ике урындык.

Авызына китергән фужерны кире куйды кавалер һәм урындыклар артыннан йөгерде. Ләйсән ялт кына алыштырып куйды фужерларны, Фәлахныкын үз кулына алды.

Бар каршындагы урындыктан урын тәкъдим итте Фәлах. Ә үзе аягүрә торып калды. Һәм кулына фужерын алып, хисләнеп, өмет ташкынында тибрәлеп тост әйтергә кереште:

- Без икебез дә татар балалары, Ләйсән-сылу. Син дә, мин дә... Белмим, җир йөзендә яшәгән ничә татарга Италияда аның да Милан шәһәрендә булу бәхете тәтегәндер. Әмма көньяк Альп итәкләрендә, Альп болыннары әйләнәсендә җәйрәп яткан Кобо күлендә булу һәм шул күл уртасында яхтада тибрәнү һичкемгә тәтемәгәндер, дисәм, ялгышмам күк. Әйдә, Ләйсән-сылу, шушы бәхетле көн өчен... Тамчысын да калдырмый эчик затлы «бурбон» шәрабын, башка кыстамам...

- Башка кыстамыйм, дидегез. Сүзегездә торсагыз гына... - дип, шарт куйды кыз.

Иң әүвәл үзе эчеп куйды Фәлах. Ләйсән дә бер-икене йотты.

- Бетергәнче... Бетергәнче, дип килештек, Ләйсән-сылу. Аның градусы юк ич, коры шәраб, - дип, чат ябышты Фәлах. Һәм кызны әкрен-әкрен каютаның түрендә ярты бүлмәне алып торган дәү ятакка таба өстерәргә кереште.

Кабалана-калтырый үзе чишенде иң элек. Аннан Ләйсәнгә таба сөрлегеп куйды. Әмма килеп җитә алмады, бәхетле ухылдап, кабарып торган урын-җир өстенә түнде. Хәл алырга, ятып кына карарга иде теләгендә. Ләкин сикереп торыр көч тапмады үзендә, йонлач кочакларын киң җәеп кызны чакырды үзенә. Өзек-өзек пышылдау авазларыннан гыйбарәт иде аның бу чакыруы:

- Кил, җаным, Ләйсән-сылу. Кил... Чишендерим... Иркәлим бер үзеңне... Кил кочагыма... Нигә килмисең инде, әллә Байтимер Тимербаевичка күзең төштеме?.. Исең киткән иске чикмәнгә, тиздән алыштырабыз аны... Боерган булса, урынына үзем киләм... Җитәр аңарга. Китәргә вакыт. Китмәсә, җибәрербез... Үзем киләм, үзем...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: