Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (15 өлеш)

Гомерендә беренче тапкыр чит илгә чыккан кешенең хисләрен аңлату, җиңел эш түгел. Ә инде ул кеше язмышын музыка һәм җыр сәнгатенә багышларга җыенган, хискә бирелүчән үтә сизгер күңелле унсигез яшьлек кыз бала да булса сүзләргә мөрәҗәгать итү, гомумән, файдасыз.

. Шәһәрләрнең дә шәһәре булган Миланга килеп төште консерватория студентлары. Бу шәһәрдә һәр урам, һәр йорт кына түгел, һәр агач һәм һәр ташка кадәр тарихи бер әһәмияткә иядер. Тойгы һәм тәэсирләрнең чик-чамасы онытылды.

Чыгышлары җылы кабул ителде. Шәрыкъ төсмерләре бик аз сакланса да, кабатланмас үз аһәңе булган татар музыкасы, үзенчәлекле иде барыбер. Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин вальслары һәм романслары кайда гына башкарылса да җәлеп итә, өермәдәй үзе артыннан ияртеп китә иде тамашачыны.

Ректор делегация җитәкчесе сыйфатында килгән иде. Көннәрнең берендә ике кызны чакыртты ул үзенә. Берсе - Ләйсән, икенчесе үзенең сылулыгы белән аерылып торган Оксана атлы скрипкачы кыз.

-Кызлар, - дип, ак тешләрен елтыратып мөлаем итеп дәште ректор итальяннар манерына. - Сезгә бик тә җаваплы эш кушарга булдык.

-Тыңлыйбыз... Ни боерасыз, - дип, яктырып көлеп алды Оксана. Ул болай чибәр һәм шактый ук мут та кыз күренә иде. Ә инде көлеп тә җибәрсә, күзләре зәңгәр учак булып кабына, авыз читләре ике колакка авыша.

-Күреп торасыз, - дип, дәвам итте ректор. - Безнең коллективны монда җылы кабул иттеләр... Ә сезгә бүген аеруча җаваплы эш йөкләтелә. Италиянең төн ягына, Альп тауларына сәяхәт кылырга туры киләчәк.

Басып торган җирдән, шатлыгына сыеша алмыйча, тыпырдап биеп алды Оксана.

- Альп тауларына... О-о, ничек «шикарно»... Ләйсән дә тыңлады. Шатланырга да, борчылырга да белми иде әле. Альп таулары, андагы болыннар, урманнар хакында күп ишеткәне булса да, анда бару, шуларны күрү турында хыялланганы юк иде аның.

- Диңгез өстеннән 1200 метр биеклектә булачаксыз. Комо дип аталган күлгә якын гына бер ял итү урынында көтәләр үзегезне. - Оксанага аерым мөрәҗәгать итте аннан. - Син скрипкаңны алырга онытма.

- Әнә ничек «шикарно» - дип, кул чәбәкләде Оксана. Һәм аннан, тыйнаклык саклап янәшәсендә тик торган Ләйсәнгә мөрәҗәгать итте. - Ә син нигә шатланмыйсың? Син белмисең генә, бу бит так «шикарно».

- Без анда, нәрсә, икәү генә барабызмы? - дип, сагая төшеп сорады Ләйсән. - Ә нигә без, башкалар түгел?..

Сорау охшап бетмәдеме ректорга, җитди караш ташлап алды кызга.

- Куанырга кирәк, беренчедән, - диде. - Әнә, Оксанадан үрнәк ал. Икенчедән, инструменталь ансамбльның да чыгышын өзеп булмый бит. Син яңа кеше.

- Ә Оксана? Ул бит күптән уйный һәм яхшы скрипкачы...

- Ә Оксана... Ә Оксана... - дип кабатлады ректор, үртәргә теләгәндәй. - Сез менә дигән дуэт булачаксыз, Ләйсән. Өстәвенә икегез дә чибәр һәм сылу кызлар.

- Монысы да бик мөһимме?

- Әйе, монысы да мөһим. Бу Италия. Италиядә чибәрләрне һәм музыканы яраталар.

Оксана комплементтан тәкатьсез калды, авызы колагына җитә калды.

- Ярар инде, Ләйсән, җитәр сиңа. Безнең ректор «такой шикарный», юкса, үпкәләтүең бар. Безне түгел, башкаларны җибәрсә ни эшләрбез.

Килеште Ләйсән. Скрипкачы кызның сүзләренә каршы килә алмады.

Үзләре тукталган кунакханәнең түбәсенә кунган кечкенә вертолетка утырып китте алар. Вертолет йөртүче алда, ә салондагы ике урында алар - Ләйсән һәм Оксана. Ректор һәм тагы берничә кыз озатып калды үзләрен. Һәммәсенең күзләрендә көнләшү һәм «нигә без түгел?» дигән сораулы караш иде. Кул болгап калдылар...

Нәни чикерткәне хәтерләткән вертолет биек йортлар арасыннан әйләнә-боргалана күтәрелеп китте. Тоташ пыяладан гыйбарәт иде ул. Һәр тараф аермачык күренеп тора, гүя вертолетта түгел син, ә утырган урындыгың очып бара.

Көн аяз. Шәһәр уч төбендәгедәй аермачык күренеп тора. Машиналар шырпы кабы кебек кенә, ә кешеләр - гүя кырмыскалар. Һәммәсе хәрәкәт итә, ыгы-зыгы килә, каядыр ашыга.

Шәһәр читендә дә кая карама, анда юллар, аерым-аерым йортлар дәвам итә икән. Таулар иленә килеп чыккач кына дөнья ямь-яшелгә әверелеп калды. Урман һәм болыннар. Анда-санда сыңар күз сыман ялтырап зур булмаган күлләр җәйрәп ята.

Вертолет артык югары күтәрелмәдә. Таулар иленә килеп кергәчтен ул әле, киресенчә, тагы да чүгә төште булса кирәк. Болытларны ашкан таулар арасындагы тарлавыклар аша узды, тау итәкләрен яшел юрган сыман каплап торган урман озатып барды үзләрен. Баш очында күккә ашкан тау түбәләре, түбән карасаң яшел юрган. Ә вертолет, гүя, койрыгын ипле генә салып каядыр ашыккан, берөзлексез алга омтылган төлке иде. Тарлавыклар кискен борылыш ясаганда ул да кинәт янтая төшеп борылып китә. Утырган урындыклар авыша, менә-менә түбән тәгәрәрсең кебек тоела.

«О-о, как шикарно...» дип, чырыйлап кычкырып җибәрә иде Оксана шундый борылышларда. Аның шулай кычкыруы вертолет белән идарә иткән италиялы егеткә ошап китте булса кирәк. Чираттагы кискен борылышка ул тимер-пыяла кошын тагы да үкертә төшеп алып керә дә, инде каршыда дивар булып калыккан кыяларга килеп бәреләм дигәндә генә кинәт борылып тарлавык буйлап туры юлын дәвам итә.

Бу юлы инде тагы да ныграк чырыйлый Оксана. Ә авызы колакта. Шуннан тәм таба, рәхәт кичерә иде ул.

Ләйсәнгә дә кызык. Ләйсәнгә дә аңлатып бетермәслек тәэсир ясады бу сәяхәт. Әмма ул, Оксанадан аермалы буларак, хис-тойгыларын тышка чыгармады. Ипле генә тәрәзәгә багып утырды. Курыкса да кычкырмады, әйләнә-тирәдәге әкияти манзарадан хәйран калуын да чит-ятка белгертмәде. Оксана дөнья күргән кызга охшый иде. Ә аның беренче тапкыр чит илгә чыгуы, тәүге мәртәбә вертолетка утыруы һәм элгәре кат тауларны күрүе иде бит.

Ниһаять, таулар арасыннан үтеп, киң, якты иркенлеккә килеп чыкты алар. Таулар, мәһабәт кыяларның итәгендә диңгез сыман зур күл җәйрәп ята иде. Ул тирән булса кирәк, куе зәңгәрлеге күзгә бәрелеп тора. Аның аргы тарафында яшел хәтфә сыман болынлык сузылып киткән. Альп болыннары...

Вертолет йөртүче, кызларга карап, мут кына күзен кысып куйды. Бер-бер хикмәт яисә шуклык ясыйм дип әйтүе булган икән.

Җавап йөзеннән елмаерга иткән Оксана да көтмәгән бер хәл булды шунда. Ипле генә очып барган җиреннән, кинәт, күл өстендәге балыкка ташланган акчарлак сыман таш булып түбәнгә атылды вертолет. Һәм су өстенә менә чумам дигәндә генә кире горизонталь юнәлеш алып очышын дәвам итте.

Оксана булып, аның алсуланып торган йөзе бер мизгел эчендә агарынып калды. Авызын учлары белән каплаган иде ул.

«Ничек, курыктыгызмы әллә...» дигән атлы булып, янә борылып бакты италиялы егет. Кызлар дәшмәде, җавап бирерлек хәлдә түгел иделәр әле.

Вертолет йөртүче дә җитдиләнә төште.

-Комо... Комо, - дип кычкырды ул мотор тавышын җиңәргә теләгәндәй, һәм тагы ниләрдер әйтте. Кызлар аермачык ишетмәде, һәм итальян телен аңламыйлар да иде.

Бу аның «Комо күленә килеп җиттек. Комо Европада мәшһүр тирән күлләрнең берсе. Дөньяның иң байлары гына ял итә, кәеф-сафа кора торган туристик үзәк монда», дип әйтүе иде.

Ишетсә-ишетмәсәләр дә аңлаган атлы баш какты кызлар. Оксана исә берочтан «шикарно...», дип өстәп тә куйды.

Су өстеннән бераз әйләнгәчтен, күлнең аргы тарафына чыгып, чәчәк һәм агачлар арасында калкып чыккан ике катлы җыйнак кына бинаның түбәсенә төшеп кунды вертолет.

Очкыч төшкән җирдә була торган ыгы-зыгы купмады. Хәтта чыгып каршы алучы да булмады үзләрен. Янәшәдә генә зәп-зәңгәр бассейн бар икән. Бер бәхетле пар йөзеп йөри иде шунда. Алар булып алар борылып та карамады кебек вертолетка. Ике сәгать чамасы вертолетта килү шактый ялыктырган иде кызларны. Урман һәм тау һавасы сулыш юлларын иркәләп узды, бер шифалы исерткеч сыман бугазларына килеп капланды.

Вертолет кунган бина эчендәге аерым-аерым зур аппартаментларга урнаштырдалар үзләрен. Түрдәге өстәл өстендә хуш исле болын чәчәкләре, төрле-төрле эчемлекләр, җиләк-җимеш һәм шоколадлар. Болын кадәр ятак, күл өстенә чыгып торган ачык террасалар. Террасада зәвык белән эшләнгән нәни генә фонтан эшләп тора, як-ягында рәт-рәт булып альп гөлләре үсә.

Ашханәгә чакырдылар бераздан. Анда да һичкем юк иде. Әледән-әле үзләренә битараф кына елмаю бүләк иткән бер негр егет йөгереп йөрде. Чуен кебек чем кара булса да, ап-ак күлмәк һәм чалбардан, ак перчаткадан иде ул. Елмайганда энҗе бөртекләредәй тезелгән җете ак тешләре елык-елык итеп күз явын ала. Шул егет ашатты һәм эчемлекләр тәкъдим итте үзләренә. Башка һичбер җан иясе, хәтта үзләрен озата килгән очучы егет тә күренмәде. Бассейнда йөзеп йөргән теге бәхетле пар да каядыр китеп югалган иде. Һичнинди музыка, тавыш та юк. Аның каравы ачык тәрәзәләр аша гөл ботакларына кунып сайраган кошларның җанны изерәткән моңы агылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев