Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (14 өлеш)

Шулай итеп консерваторияның беренче курсын тәмамлаган көннәрендә баш өстендә түбәсез торып калды Ләйсән. Абыйсының үз хәле хәл. Өйләренә ничә тапкыр шалтыратмасын, җиңгәсе килде телефонга.

. Хәл белешмәде, сорашмады, сөйләшәсе килми генә сөйләште. Китап-чүпрәкләреңне күтәреп үзләренә барып төшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Эшендә дә сирәк була иде Алмаз. Кайчан шалтыратмасын бер үк хатын-кыз тавышы булды: «Командировкада», «Утырышта» яисә «Объектларга чыгып китте», диеп җавап биреп торды.

Бер бүлмәдә дүртәр-бишәр кеше торган тулай торакта яшәүче иптәш кызы янына күчәргә мәҗбүр булды Ләйсән. Анысы да рөхсәтсез, вакытлыча гына иде. Тимер сиртмәле тар караватта икәүләп йокларга мәҗбүр булдылар. Телефон, телевизор һәм музыкаль инструментлары булган бөтен шартлары җитешкән аерым бүлмәдән соң бу яңа шартларга күнегү җиңел түгел иде. Башыңа төшсә башмакчы буласың, диюләре хак икән. Беркая да китеп булмый, нишлисең?.. Түзәргә туры килә.

Имтиханнарны гел «бишле»гә биреп чыкты ул. Һәм көннәрнең берендә ректорга чакырдылар үзен. Студентлардан гына торган инструменталь ансамбль Италияга халыкара фестивальгә бара икән. Укудагы уңышларын истә тотып Ләйсәнне дә делегация составына керткәннәр.

Башы күккә тиде кызның. Чак кочаклап алмады ректорны, куанычыннан ни эшләргә белмәде. Чит илгә чыгу, чит илнең дә ниндие бит әле - Италияга бару дөньяны һич күрмәгән яшь кыз өчен нинди олы вакыйга булуын аңлыйсыз булса кирәк.

-Ә мин анда ни эшләрмен, - диде кыз, ниһаять, үзенең әлеге инструменталь ансамбльгә мөнәсәбәте юклыкны истә тотып.

-Фортепианода уйнарсың. Педагоглар мактыйлар үзеңне, - диде ректор.

Шул рәвешле, канатланып-очып репетицияләргә йөри башлады Ләйсән, ерак сәяхәткә хәзерләнде. Әти-әнисе дә куанды аның шундый уңышларга ирешүенә, абыйсы да хуплады.

Юллары Мәскәү аша иде. Тимер юл вокзалында аны Азамат каршы алды. Башка кызлар һәм егетләр дә таный иде бит Азаматны, алар да куанды бу очрашуга. «Нигә киттең?» дә «Нигә югалдың?» дип, тинтерәттеләр үзен, кайда укуы белән кызыксындылар.

Артык сүзләр чыгуын теләмәдеме, ялганларга мәҗбүр булды: «Мәскәү дәүләт консерваториясында дәвам итәм укуымны» диде.

Ләйсәнне кичен үзенә кунакка алып китте Азамат. Ул торган җирне бер җимерек ат абзары итеп күз алдына китергән иде кыз. Баксаң, барып күрмәсәң, күз алдына да китерү мөмкин булмаган гүзәл табигать кочагында яшәп ята икән бит Азамат. Мәскәү елгасының шәһәр читендә үк дуга сыман бөгелеп ярымутрау хасил иткән урыны бар икән. Читтән карап торсаң тоташ урмандыр күк шул ярымутрауда. Ә инде эчкәрәк үтсәң, җәннәт бакчасы. Элек монда граф Шереметевның җәйге утары булган. Совет дәверендә ул утар Үзәк комитет секретарьларының кунак кабул итү урыны булып хезмәт иткән. Ә инде, дөньялар болай үзгәреп, демократлар хакимияткә килгәч, утарны хөкүмәт башындагы бер зур түрәнең кодасы, ягъни юридик академиянең ректоры, үзенә приватизацияләп куйган.

Менә шул җәннәт бакчасы эчендәге мәһабәт сарайда яшәп яткан көне икән Азаматның. Ул анда үзе генә түгел, тагы ике бакчачы карт бар. Җыештыручылар, пешекчеләрне дә кертеп санасаң җиде-сигез кешегә җитә икән. Ә хуҗа кеше атнага бер килеп китә. Иң яраткан шөгыле атлар. Атка атланып йөрү өчен үлә икән. Атларын һәрчак тук һәм чиста тотканы өчен Азаматны аеруча үз итә, «улым» диеп кенә йөретә икән.

-Әй, монда шундый матур. Миңа шундый ошый монда, - дип әйтеп куйды кыз, Азаматның яшәгән урынын күргәч.

-Ошаса, китмә. Кал минем янда, - дип, кочып алды үзен егет.

-Калыр идем дә, Италияга гастрольләргә китеп барышым шул, - диде кыз, тавышына ясалма эреләнү төсмере салып. Һәм үзе үк көлеп тә җибәрде.

Егет тә эләктереп алды шаяруны:

-Италия... Милан... Ла-скала, дип кенә сөйләшәсең инде хәзер. Паворотти яисә Челентанога гашыйк булып, бөтенләйгә торып калмасаң ярый инде.

- Кем белә... Кем белә... - дип, шаяртуын дәвам итте кыз. Сарай эчендәге зиннәтле бәллүр люстраларны, диварларга эленгән борынгы картиналарны карый-карый гизеп йөрде алар. Бронзадан коелган статуеткаларга карап сокландылар.

- Болар барысы да бер кешенекеме? – дип, хәйран калып сорады кыз.

- Әйе, бер кешенеке. Шуның өстенә әле Мәскәүнең үзәгендә зур фатиры бар. Кара диңгез буенда өч катлы дачасы... Һәм тагы Парижда өе бар. Мин белгәннәре шулар гына, - дип елмайды егет.

- Әле син белмәгәннәре дә булырга мөмкинме? Бик мөмкин, дигәнен аңлатып, баш какты Азамат.

- Әйдә, кеше байлыгын тикшермик әле, - дип кул селтәде аннан. - Сәяхәтебезне дәвам итик.

Мәһабәт зур салонга килеп керделәр, ниһаять. Кыз авызын ачты да яба алмый торды бертын.

- Нинди зәвыкъ... Никадәрле затлылык монда, - дип сокланды ул, дивардагы һәм түшәмдәге сәнгать әсәрләренә текәлеп. Аннан идәндәге бизәкле имән паркетларга төште күзе. Һәм, ниһаять, залның түр почмагында торган музыкаль инструментка барып тукталды игътибары.

- Фортепиано... - диде, карашын Азаматка төбәп.

- Әйе, фотепиано, - дип кабатлады егет. - Ул да граф Шереметевлардан калган. Йөз елдан артык инде аңарга. Графның кызлары уйнаган диләр.

- Ә ул хәзер дә төзекме? - дип, гүя канатланган сыман, инструментка табан сөрлегеп куйды кыз.

- Төзек. Монда бер генә ватык яисә эштән чыккан әйбер дә юк.

- Уйнап карарга мөмкинме? - дип, сораулы карашын егеткә төбәде Ләйсән.

- Әлбәттә. Рәхим ит.

Егет инструментны хәстәрләде. Һәм тын гына көтте.

Яратып, үз итеп карады аңар Ләйсән. Шундый тарихи музыкаль инструментта уйнау тагы кайда, кайчан тәтер икән әле аңар. Әнә нинди уңган, булган егет бит ул Азамат. Мәскәүгә китеп тә югалмаган. Белем дә алыр. Музыкадан да читләшмәс.

Итәкләрен кош канат каккан сыман тыйнак кына җилпеп, зәвыклы түгәрәк урындыкка барып утырды Ләйсән. Болай да күзләреңне өтеп торган гәүдә сылулыгы дулкын булып ташты кинәт... Бил сыгылышлары, күкрәк сулышлары, каен бөдрәләре сыман тамып торган чәч толымнары уйнарга кереште шунда. Нечкә озын бармаклары ак һәм кара клавишалар өстеннән рәшә сыман йөгерешеп узды.

Моң таралды кинәт. Граф Шереметьев сараенда һичбер кайчан яңгырамаган һәм яңгырарга мөмкин дә булмаган, җылы һәм назлы, серле һәм табигый да булган татар моңы. Шул моңга кушылып ипле генә үзе үк җырларга да кереште ул.

Мин сине шундый сагындым.

Мәктәп еллары белә:

Син йөргән юлны аера идем,

Башка юллардан бер карау белән...

Кызның җырлавын исе китеп тыңлап торган егет тә түзмәде, ул да кушылды җырга. Алар бергә җырладылар. Бар тавышка кычкырып, күкрәк киереп түгел, әмма бөтен җаннарын биреп, ихлас күңелдән җырлады алар...

Ләйсән уйнавыннан туктап торып баскачтын да музыка өзелмәде, гүя дәвам итте сыман. Егет биергә чакырды үзен. Бик теләп риза булды кыз. Кулны-кулга тотынышып вальска әйләнде алар. Колак төбендә әле генә Шереметевлар сараен үзенең яшьлегенә кайтарган җыр аһәңе. Ә үзләре гүя Идел өстендә канатларын җилпеп очкан, очып туймаган пар акчарлак. Чын-чынлап иңбашларына пар канат үскән иде диярсең, күз иярмәс тизлек белән бөтерелделәр. Уйный-көлә бөтерелделәр, очтылар-очтылар да, офыклар артына кереп югалган пар акчарлак сыман күздән дә югалдылар. «Мин сине шундый сагындым...» диеп җырладылар түгелме соң?.. Бер-берен сагыну, бер күрергә зарыгулары шул кадәр көчле иде, күрәсең, биеп барган җирдән, гүя, эреп югалдылар, күккә ашты алар...

-Азамат... Азамат, - дип, саташты, бәхеттән айный алмаган кыз.

-Ләйсәнем... Ләйсәнем. Шундый сагындым, - дип, сулышына буылып пышылдады егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев