Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (1 өлеш)

Әсәрдәге геройларның прототипларын югары кабинетлардан һәм туган ягыбыз болыннарында утлап йөргән көтүләрдән эзләмәвегезне үтенәм. Кемдер үзен таный икән, моңарга һич катышым юк. Барыбер минем тәкәләргә җиткәне булмас...

- Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин кызларга, - дип, тамагын киерде Фәлах. Йомшак һәм көпшәк йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты аннан. - Яши беләсезмени соң сез?!.

Бәхәскә керүче, авыз ачып сүз көрәштерүче булмады. Табын артында утыручылар түрә кешенең сөйләгәнен бер мәзәккә чыгарган атлы булып, үзенә ярарга тырышып, көлешеп куйдылар. Көлгән атлы булдылар.

Кызлар хакындагы сүзләре хактырмы-юкмы, ул кадәресен белеп бетереп булмый. Әмма шунысы бәхәссез - Фәлахныкы бүген замана. Үз дигәнен итеп, үзе теләгәнчә яшәп килгән көне. Җаны теләсә - елан ите ашый торган чагы. Шәһәр белән башка һичкем түгел, ул идарә итә бүген.

Соңгы елларда Фәлах коры шәраб кына эчә. Аның да кызылын. Франциядан кайтарылганын. Тагы шуны истә тоту мөһим. Кунакка чакыра-нитә калсаң, «Франциядә эшләнгән» дигән мөхер белән генә алдый алмыйсың аны. Шәрабның Франциядән, балыкның Даниядан яисә Голландиядан кайтарылуын тәгаенләгән дәлилең дә булу кирәк. Очкыч билетымы ул, товар чегымы - анысы синең эш. Әмма дәлилең булмаса эш харап. Сый-хөрмәт тулы өстәлеңне калдырып чыгып китәргә дә күп сорамас.

Шикле ризык, шикле эчемлек куясың икән, беттең. Табыныңа да утырмый, һәм сәлам дә бирми бүтән. Аның белән генә бетсә бер хәл, башкалар да шул көннән башлап хәлең белешми башласа ни эшләрсең?! Димәк, эшләрең бик хөрти, киләчәгең тәмам өметсез дигән сүз. Фәлахны узып берәүнең дә эш майтарганы, мал-дәүләт казанганы юк шул соңгы араларда. Шәһәрдә генә түгел, илдә дә бу шулай.

Табындагы аш-судан гаеп табу мөмкин түгел иде ул кичне. Бу уңайдан икеләнүче дә булмагандыр. Чөнки мәҗлес хуҗасы Алмаз килде-китте егет түгел, җиде кат кынамы, җитмеш җиде тапкыр сыналган зат. Фәлахның «киләм...» дигән вәгъдәсен алгач та, әлеге мәҗлес хәстәрен күреп үз очкычы белән ярты Европаны гизеп кайтты. Моны беләләр. Ачыктан-ачык кычкырып йөрмәсә дә, ул үзе үк бу хакта, сүз иярә сүз кыстыргалап алырга кирәк тапты. Үзенә булган игътибарны олы кунак та белми түгелдер?

Әмма нәрсәдән канәгать түгел соң Фәлах әфәнде? Кемне ошатмады?! Ни сәбәпле тынгысызлана ул шулай. Моны сизеп, күреп утырган башка кунаклар да чишелеп китә алмый утыра. Ә Алмаз исә, тәмам пошаманга төште. Төшмәслекме соң... Кайчан карама бурлат сыман кызарып торган йөзеннән кан качты Алмазның. Җылы базда ятып үргән иске бәрәңгедәй агарып, бөрешеп калды бит әнә. Ярый да ахыры яхшылык белән бетсә.

Фәлах нидәндер канәгать түгел. Шәраб чөмереп ипле генә утыра-утыра да, хуҗаны гына түгел, һәммә кунакларны да пошаманга салып, ни өчендер кинәт тавышын күтәреп аты-юлы белән сүгенеп куя, яисә бер сәбәпсезгә өстәлгә китереп суга. Ә телендә шул ук сүз:

- Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин хатын-кызга.

Ни әйтергә, нәрсә аңлатырга тели ул? Нигә шулай холыксызлана. Бер сәбәпсезгә бит әле. Башкалар да дөнья һәм кыз-кыркын күрмәгән затлар түгел. Унсигез көндә мени хикмәт. Тагы унсигез яшьне өстәсәң дә баш китәрлек каза түгел ләбаса... Исерде дисәң, исерек түгел. Тиле дисәң, тиле түгел, ходаем сакласын. Холыксызлана яисә теленә ни килсә, шуны сөйләшә торган гадәте юк иде кебек. Нигә юрарга белмәссең. Шулай дәвам итсә, тәмам китәчәк бит мәҗлеснең яме. Табын артында очраклы кешеләр утырмый. Һәммәсе дә җитди һәм кирәкле кешеләр. Әмма кирәклеләрнең дә кирәклесе - Фәлах! Ул һәркемгә бер үк дәрәҗәдә кирәкле. Аңарга кирәгең калмаса, дус түгел, туганың да сәлам бирмәячәк.

Мәҗлес дәвам итә. Әмма һәркем киеренкелектә ипле генә күзәтә. Ни белән бетәр бу дип көтәләр. Болай булгач Алмазның да эшендә күңелсезлекләр килеп чыкмагае әле дип, үзалдына куанып утыручылары да бардыр. Кеше акчасын санап, эчтән генә сызып йөрүчеләр азмыни...

Чираттагы мәртәбә «Олы кунак» хөрмәтенә тост әйтелеп, аның зирәклеге, игелеклелеге һәм мәрхәмәте алдында баш иеп, тулы чәркәләрне бушатып куйгачтын мәҗлес хуҗасы тәвәккәлләргә булды.

- Хуҗам, - дип, күршесендә утырган Фәлахның колагына үрелде. - Сезгә атап Париждан алып кайткан бер кечкенә бүләгем бар иде. Күрше бүлмәгә кереп чыксак, үзегезгә күрсәтеп алыр идем.

Авызына капкан көртлек итен чәйнәүдән туктап калды Фәлах. Бүләк китергәнне, бүләк биргәнне ул ярата.

- Нигә аны шул гомер күрсәтми утырасың, - диде чәчәкле ак тастымалга кулларын сыпыргалап. Һәм авырлык белән генә дәү корсагын өстәл артыннан чыгарып урыныннан торды.

Олы кунакның кузгалуын күреп, башкалар да берәм-берәм калкынырга кереште.

- Юк, - диде Фәлах, кулын ишарәли төшеп. - Сез кузгалмый торыгыз. Ашагыз, эчегез, минем хөрмәткә тостлар әйтә торыгыз. Без Алмаз белән озакка түгел, хәзер урап керербез.

Нинди ашау-эчү инде ул. Мәҗлес күрке чыгып киткәчтен тостлар әйтеп була димени. Аны кем турында әйтәсең. Ялгыш бер-бер сүз ычкындыруың да ихтимал. Аны шундук бише белән илтеп җиткерәчәкләр. Өстәл артында чарасыз тынлык урнашып калды.

Алмазның шәһәр читендәге күл буена салынган өч катлы өр-яңа коттеджы иде бу. Әле гаиләсе белән күчмәгән иде ул монда. Фәлах белән Алмаз киң һәм озын коридор аша узып икенче катка күтәрелделәр. Диварлары кызыл агачтан эшләнгән кабинетка уздылар. Олы кунакны крокодил тиресеннән ясалган затлы кәнәфигә утыртты йорт хуҗасы. Ә үзе тимер шкаф ишеген ачар өчен, келтер-келтер төймәләрен борып, шифр җыярга кереште.

- Менә бу сезгә, Фәлах Экзамыч, миннән бер кечкенә бүләк, - дип, елык-елык килеп торган ат китереп куйды ул кунагы каршысына.

Фәләхның исе китмәде. Шулай да авылда туып-үскән ир-ат буларак атның башыннан сыйпап куйды.

- Нәрсә, алтынмы?

- Әйе, алтын. Иң югары проба. Бер кило да икейөз грамм саф алтыннан, - дип, бүләгенең дәрәҗәсен күтәрергә ашыкты Алмаз. Бүләк алучының битарафлыгы кәефен кыра язды аның. Хет югында, нинди дә булса хәйран калу кебегрәк бер ишарә яисә рәхмәт ишетермен дип өмет иткән иде.

Атларны Байтимер Тимербаевич ярата, шуңарга бүләк итәсең калган...

- Бу сезгә атап алынган, Фәлах әфәнде.

- Ярар, - диде олы кунак. - Бер-бер гәҗит кисәгенә төреп куй. Шоферга чыгарып бирсеннәр шунда.

Һәм, тагы ни әйтерсең, дигән сыман, сейф каршысында чарасыз калып торган йорт хуҗасына күзләрен тутырып карап куйды Фәлах. Баксаң, бер дә юкка түгел икән.

- Ә менә боларын җиңгигә атап алдым. Ак алтын һәм бриллианттан. Тулы комплект, - дип тә өстәп куйды.

Ат янәшәсенә куелды алары да. Фәләхның исе китмәде. Әллә шуны күрсәтергә теләп, әллә көязлектән, чәчләрен сыпыргалап алды. Бер-ике мәртәбә кикереп тә куйды. Затлы ризыкларның, каһәр шунысы бар, кикертә инде ул.

Һәм, ниһаять, бөтен борчу, шомлануларны юкка чыгарырга вәгъдә иткән сүзен башлады.

-Беләсеңме нәрсә, Алмаз... Минем сиңа әйтергә теләгәнем шул. Ишетмәсәң - ишет, тагы бер мәртәбә кабатлап әйтәм. Әмма соңгы тапкыр. Дөрес аңла: «Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин кызларга». Ишеттеңме?! Син минем кем икәнлекне беләсең!

-Беләм, беләм, - дип, хуплады йорт хуҗасы. - Ләкин, ни әйтергә теләвегезне аңлап бетермәдем бит әле, Фәлах Экзамыч.

-Син миннән көлергә җыенмагансыңдыр бит? - дип, карашын читкә борды олы кунак. Әңгәмәдәшенә карамады.

Алмаз яхшы белә, бу инде хәвефле хәбәр. Читкә карап сөйләшергә кереште исә, көт, көн күрсәтмәячәк Фәлах. Гадәте шундый. Бу аның өмет өзүе, бик тә, бик тә нык үпкәләве турында сөйли. Фәлахны үпкәләтсәңме!?. Юк-юк, ярамый.

- Фәлах абый... Фәлах Экзамыч... - дип, кәнәфидә бодай камыры сыман җәелеп, күпереп утырган олы кунакның бер алдына, бер артына төште Алмаз. - Нәрсә булды. Зинһар аңлатыгыз?! Валлаһи дим, билләһи дим, уемда һичнинди яманлык юк иде бит, Фәлах абый. Нәрсә ошамады?.. Нигә шулай килеп чыкты соң бу? Әйтегез, хатамны хәзер үк төзәтәм.

- Төзәтерсеңме икән? - дип, карашын ташлады көтеп алган олы кунак. - Булдыра алырсыңмы...

Карашы кинаяле булса да, аңарга текәлгән иде. Өмет нуры балкып узды Алмаз күңелендә.

- Беләсез ич, Фәлах абый, сезнең өчен кирәксә җиде диңгез аръягына да барып кайтырга әзер бит мин. Һәм буш кайтмаячакмын.

- Диңгез аръягына баруың кирәкми, дустым.

- Әйтегез... Боерыгыз гына, ул теләк хәзер үк үтәләчәк.

- Үтәлерме икән?..

- Үтәми калганым бар идеме?

- Хәтерләмим... - дип, уйга калган атлы булды Фәлах. Ирен читләрендә серле, канәгать елмаю төсмере дә пәйда булды әнә.

- Сөйләгез, ни булды, Фәлах абый? Без монда икәү генә, - дип, олы кунагының каршысына килеп тезләнде Алмаз.

Күзләрен кыса төште Фәлах, иреннәрен бөрештерде. Һәм әйтеп салды.

-Минем каршыга махсус утырттыңмы син аларны?

-Кемнәрне? Аңламадым, Фәлах Экзамыч...

-Аңладың. Яхшы аңладың. Син минем белән мәчеле-тычканлы уйный башламадың, егет!

Сезнең каршыда кемнәр утыра соң әле... - дип, иң элек күңеленнән барлап чыкты Алмаз. - Сезнең каршыда, сез үз иткән якыннарыгыз утыра. Банк мөдире... Ит комбинаты директоры. Һәм баш идеолог Илгиз.

- Нәрсә син, Илгиз дә Илгиз... Шул нәрсәмә кирәкме ул. Тагы кемнәрне чакырдың? - дип, серле һәм мәкерле елмайды Фәлах.

- Соң, ничек дип әйтергә, кызлар дип әйтимме... Сөйгән ярлар димме. Үзегез кисәтеп куйдыгыз ич, «хатыннар белән килү юк» дидегез. Шуңарга үз хатынымны да чакырмадым бит әнә...

-Причем монда синең хатын, минем хатын. Без дә бит адәм баласы, безгә дә ял итәргә ярыйдыр ләбаса... Үзебезне кеше итеп, ир-ат итеп хис итәргә...

-Соң, нәкъ шулай уйланган иде бит, Фәлах абый. Кызларның да иң кәттәләрен чакырттым. Күңелегезгә охшамыймы?..

-Кызлармыни болар. Болар бит, Алмаз энем, тутый кошлар. Ишеттеңме, тутый кошлар.

Алмаз коелып төште. Олы кунак чакырып, аның күңелен дә күрә белмәү мактала торган эш түгел. Әмма бу канәгатьсезлекнең сәбәбе аңлашылмый иде аның өчен. Кызлар, аның карашынча, бер дигән. Шәһәрдә беренче мода театрының иң затлы сылулары. Гәүдә дисәң - гәүдә, буй-сын дисәң - анысы да бар. Ни җитми соң бу хуҗага.

-Беләсез, хуҗам, бу кызлар шәһәрдә иң мәртәбәле мода театрыннан. Алар арасыннан да иң кәттәләре.

-Мәртәбә дә мәртәбә, - дип, авызларын турсайтып бүлдерде аны Фәлах. - Мондыйларны инде без, җанкисәккәем, әрдәнә-әрдәнәсе белән күргән. Һәм кәрҗин итеп үргән.

-Банкирга охшады, ит комбинаты директоры хуштан язып утыра, күрәсез. Илгизгә, аңарга ник фәрештә китермисең шунда. Ул өметсез.

-Сөйләмә шуларны, - дип, кул гына изәде хуҗа. - Ит комбинаты директоры симез чучка күрсә дә ухылдарга мөмкин. Син мине кемнәр беләндер бутый башладың түгелме, Алмаз дустым.

-Юк-юк, Фәлах Экзамыч, бутамадым. Һәм бутый да алмыйм. Ялгышымны хәзер үк төзәтәчәкмен. Боерыгыз гына, мин әзер, шундук төзәтәчәкмен.

-Хатаңны аңлый белгәч яхшы, - дип, канәгатьләнә төшеп кеткелдәп киерелеп куйды хуҗа кеше. - Әмма ничек төзәтерсең икән...

-Төзәтәбез аны. Җиде кат җир тишегенә керсәм-керәм, әмма сезне хуштан яздырырлык бер кыз табам анысы,..

Ирексездән чыгу юлына омтылып куйды Алмаз.

- Тукта, - диде Фәлах ипле генә. - Тукта, ашыкмый тор. Кая барасың?

- Хатамны төзәтергә.

Алмазның тәвәккәллегеннән, әлбәттә, күңеле булган иде олы кунакның. Күз бәбәкләрен кыса төшеп, канәгать кенә елмаеп алды ул. Бармак очлары белән чеметеп-чеметеп түшенә кунган чал чәч бөртекләрен җыеп чыкты.

- Ничек төзәтергә җыенасың ул хатаны? - диде ул. Соравына ук, «Ничек икәнлекне аңламадың, белмисең бит әле», дигән төсмер салып.

- Чакыртам хәзер үк. Бу эшнең бит хәзер шәһәрдә үз белгечләре бар. Ун-унбиш минуттан көйләнәчәк. Көйлибез аны...

- Көйләрсеңме икән?!.

Янә, олы кунак, канәгать һәм серле елмаеп куйды. Күз бәбәкләре, гөберле бака саңагыдай бер йомылды, бер ачылып тордылар.

-Көйлибез, Фәлах абый. Бер түгел, бишне китертәчәкмен. Унсигездәгеләрне. Кирәксә, унбиш, уналтыдагылары да булыр.

-Син мине аңламадың, Алмаз дустым. Мин синнән ашыгыч ярдәм сорамадым. Син минем янымда урам кызлары турындагы сүзләреңне ташлап тор, ярыймы.

-Соң, нишлим, - дип, кош сыман талпынган җиреннән тукталып калды яшь татар бае. Очып барган җиреннән шапылдап асфальтка килеп төшкәндәй булды.

-Ни кылыйм. Ни боерасыз соң?..

-Аңламадыңмы?..

Янә челт-мелт йомылып алды серле күз бәбәкләре. Табышмакны чишәрсеңме, юкмы дигән сыман елмая төшеп әңгәмәдәшенә текәлде олы кунак.

- Аңлый башладым да кебек, - дип, ярарга тырышып, авызын ача төште Алмаз. Әмма икеләнү дә бар иде булса кирәк. Шуңа үзе башлап сүз әйтергә кыймады.

- Йә. Йә, ни аңладың?

- Шуны да аңламый торам икән бит. Шуңа да баш җитмәгән, әй надан, - дип, иң элек үз-үзен битәрләп алды ул. Аннан кыяр-кыймас дәвам итте. - Акча капчыгыныкынмы, әллә ит бүкәненекенме... Илгиз янындагысы булса, проблема юк дип саный аласыз. Аларның аңарга бөтенләй кирәге юк. Кайсысы хуш килде күңелегезгә?

Түгел, барыбер аңламадың, дигәнен аңлатып, баш чайкады Фәлах. Әмма ачуланмады, серле елмаюын дәвам итте.

- Тутый кошлары үзләренә булсын. Кирәксә, миңа дигәнен дә өстәп бирә аласың.

Көләсе килгәндерме-юкмы, әмма шаркылдап көлгән атлы булды Алмаз. Иң әүвәл хуҗаның тапкырлыгын бәяләргә кирәк бит. Тагы шунысы да бар, банкир белән булсын, ит комбинаты директоры белән булсын дәгъвага һич керәсе килми иде аның. Бер шәһәрдә, кулга-кул тотынып эшлисе, яшисе ир-атлар бит.

- Ну, Фәлах абый, сүзгә оста да соң үзегез, әйтсәгез - сеңдереп әйтәсез, - дип, берочтан салпы якка салам кыстыру форсатын да ычкындырмады яшь татар бае.

- Әмма, күп сүз - буш сүз диләрме әле?

- Әллә тагын. Бер хәрефкә ялгыштыгыз да кебек үзе. Тагы хуҗаның тапкырлыгына сокланган атлы булып, шаркылдап көлергә җай чыкты.

Ә олы кунак үзен хуплаганны, олылаганны бик-бик яратса да, аны барыбер килде-китте комплементлар белән генә алдап булмый.

-Әйдә, Алмаз энем, - диде әнә. - Корыны бушка аударып утырмыйк әле без синең белән. Эшкә күчик.

-Күчүен күчик тә... Ничек? Мин бит сезне әле һаман аңлап җиткермәдем.

-Без, Алмаз энем, ир кешеләр, - дип, кулын әңгәмәдәшенең иңбашына салып, дусларча сер сөйләргә җыенуын белгертте ул. Банкир-манкирларга тимик без. Тутый кошлары да үз куначаларында утыра бирсен. Утырсыннар шунда кәперәеп. Ә без аларның борыннарына чиртергә тиеш. Алар бүген моннан минем, берочтан синең дә кем икәнлекне аңлап, тоеп китәргә тиешләр.

-Ни боерасыз. Моның өчен мин ни эшләргә тиеш, Фәлах Экзамыч?

-Моны син генә булдыра аласың, Алмаз.

- Ни рәвешле? - дип, өзгәләнергә әзер булып сорады яшь татар бае. Шундый җай, шундый форсатны кулдан ычкындыралар димени. Әнә ич, Фәлах абыйсы ничек күзләренә текәлеп карый аның.

- Синең анда бер чибәр кызың бар... - диде, олы кунак сүзләренең һәр иҗегенә кадәр басым ясап.

- Кем ул? Кайда? - дип, аңышмый аптырады хуҗа.

- Күрше бүлмәдә фортепианода уйный.

- Ләйсәнме?!

Чүгеп куя язды Алмаз. Нәрсә-нәрсә, әмма моны көтмәгән иде ул.

- Ләйсәнме, шайтанмы - исемендә түгел хикмәт. Теге, бик чибәр кыз...

- Ләйсән... Әйе, бар. Әмма ул бик яшь кыз бит әле.

- Ничәдә? - дип, кырыслана төште Фәлах.

- Унсигездә генә шул.

- Унсигез - яшь буламы? Син бит әле унбиш, уналты яшьлекләрне табарга әзер идең.

- Алар бит шәһәрдән. Ә бу - минем сеңел, гөнаһсыз кыз.

- Ә мин гөнаһлымы? Миңа гөнаһлылар гына тиешле дип саныйсыңмы?! - дип, тавышын күтәрергә итте Фәлах.

Хикмәт тавышында гына булса бер хәл. Иреннәре бөрешеп-бөрешеп алды аның. Ә бу хәвеф хәбәрчесе.

- Ләйсән - чибәр кыз, Фәлах абый, сүзем юк анысы, - дип, ихлас аңлатуга күчте Алмаз. - Ләкин шул ягы бар, ул бит минем сеңел, абыемның кызы. Минем ул хакта сөйләшергә телем бармый.

- Мин сүземне әйттем, - дип, тагы да кырыслана төште Фәлах. Кеше хәленә керү уена да килеп карамады аның. - Кире уйлар ара юк, Алмаз энем. Шартым шул: йә аны хәзер үк мәҗлес түренә минем янга китереп утыртасың, йә...

- Ләйсән - минем сеңел, дидем, Фәлах Экзамыч.

- Булса соң. Ул да кеше затыннандыр ич. Әллә... бар кайтып кит дип әйтергә телисеңме...

- Кирәкми. Кирәкми, Фәлах абый. Мин Ләйсәнне күндерергә тырышырмын,-әлбәттә. Аңлатырмын. Ләкин... - дип, икеләнгән атлы булып, хәйләгә дә юл эзләде берочтан. - Ул бит консерваторияга керергә хәзерләнә. Бер-бер кая китәсе юк идеме икән. Сөйләшеп карармын мин аның белән.

- «Сөйләшеп карармын» түгел. Консерваторияда укырга тели икән, хәзер үк минем янга кереп утыра, - диде олы кунак, чираттагы мәртәбә сүзләренең һәр иҗегенә махсус басым ясап.

- Аңладым, Фәлах абый. Үгетләрмен. Күндерергә тырышырмын мин аны.

- Монысы инде егетләр сүзе, - дип, җанланып китте Фәлах. - Аннан бит, мин бүре, ә ул сарык түгел, тотып ашамам. Бүген үк, менә хәзер үк барын да хәл итеп бетерик димим мин. Аңардан бары бер нәрсә таләп ителә. Түр башына минем янәшәгә килеп утыру. Мөлаем елмаеп бер-бер җылы сүз әйтеп аламы шунда, миңа кушылып чырык-чырык көлеп куямы - үз эше. Менә шул, Алмаз энем. Тегеләрнең борынына шул рәвешле чиертеп алсак, бүгенгә мин бик канәгать калырмын. Берочтан «унсигез яшь... унсигез көн...» дип әйтүләрем дә акланган булып чыга. Фәлах абыйның буш сүз сөйли торган гадәте юк, беләсең. Аннан бит әле монда Илгиз утыра. Ул иртәгәсен үк түкми-чәчми барын да хуҗага сөйләп бирәчәк... Берүк кеше көлкесенә калдырма үземне.

- Аңладым, - дип, баш какты яшь татар бае. Күңеленә өмет кереп оялады. Артык күңелсезлекләргә тарымый гына котылу ихтималы чыгып тора түгелме соң... Олы кунакның да күңелен күрер, сеңлесе Ләйсәнне дә рәнҗетергә бирмәс.

Ләйсән исә абыйсының тәкъдименә балаларча куанып риза булды. Аның да бит зурлар кебек, аларның сүзләрен тыңлап өстәл артында утырасы килә иде. Кыюсыз дип тә әйтеп булмый иде үзен, казанныкы булмаса да район үзәгендә туып үскән кыз бит ул. Өс-башын беркат күздән кичерде дә, сабыйларча риясызлык белән, табын артында үзенә күрсәтелгән урынга кереп тә утырды. Шундый зур-зур урыннарда эшләүче, исемнәре гәҗит сәхифәләреннән, сурәтләре җирле телевидение каналларыннан төшмәгән кешеләр белән бер табын артында аларның ни сөйләшкәнен тыңлап утырудан ничек баш тартасың ди.

Табынга чыгар алдыннан гына абыйсының әйткән сүзләре дә күңел күтәренкелеге өстәгәндер кызга.

- Үз яшьтәшләрең янында утыргандай бул, иркен тот үзеңне. Фәлах абыеңны үпкәләтә күрмә, бер-бер кызык нәрсә сөйләп көлдерсәң дә ярый үзен. Шаярган бул, көлгән бул... Сүземне тыңлаган өчен, үзеңә бер тун бүләк итәрмен, - дип, аркасыннан сөеп калды әнә.

Юан абзыйның кыланышларын күрсәгез иде сез, үлмәле дә китмәле инде менә. Ләйсәнне аягүрә торып каршы алды. Кызның кулын үзенең салкын учларына алып, бармак очларыннан үпкән булды. Урындыкларын көйли-көйли янәшәсенә утыртты әле тагы. Теге, француз киноларындагыдан бер дә кайтыш түгел. Бәллүр фужерына шәраб тутырып куйды, аның каршысындагы тәлинкәгә салатларның әле берсен, әле икенчесен салып кына торды. Кызыл һәм кара уылдык, төрле-төрле коры җимеш һәм чикләвекләр тәкъдим итте.

- Ни кирәк матурым?.. Тагы ниләр салыйм, - ди-ди, ул өзгәләнеп торуларын күрсәгез иде сез аның.

Елмаймас җиреңнән елмаерсың. Үзенә булган игътибардан һәм, бәлки, беркадәр уңайсызланудан да булса кирәк Ләйсәннең бит алмаларына шәраб алсулыгы кунды. Яшьлеге һәм сафлыгы белән болай да күз явын алырга сәләтле кыз өстәл артында утыручыларны тәмам хушсыз калдырды. Олы кунак күрмәгәндә ир затларының карашы гел аңарда гына булды. Хуҗадан яшерсәләр дә, тезелешеп утырган «тутый кош»ларыннан яшерә алмадылар ул карашны. Тегеләрнең исә, табигый ки, сөмсере коелды, гүя канатлары салына төште. Түшләрен киереп, «без кем» диеп утырган көннәре иде ләбаса. Менә сиңа кирәк булса, үзгәрде дә куйды дөнья. Ир-атларның күз карашы гына булса бер хәл, тәрәзәләрдән төшкән ай нурлары да инде Ләйсән тарафында хәзер.

Фәлах Экзамыч аңардан махсус сорап куйды:

-Ләйсән, матурым, унсигезең кайчан тула әле?

-Тиздән, - диде кыз, серле елмаеп.

Сорауны да, җавапны да ишеттеләр. Илгиз, әнә, башын йомран сыман чайкый-чайкый елмаеп, Фәләхка үзенең соклануын һәм хөрмәтен күрсәтергә ашыкты. Буш сүз сөйли торган кеше түгел Фәлах. Менә шулай!

Олы кунаклар хөрмәтенә мәҗлескә шәһәрдә тиңнәре булмаган кыллы квартет чакыртылган иде. Ай нурларына кушылып скрипка моңы таралды. Яхшы гына кәефләнеп алган парлар берәм-берәм торып бер-берләренең муеннарына сарылып биергә, үзләренчә әйтсәк, танца итәргә керештеләр. Ләйсәннең дә биисе килә иде, әлбәттә. Фәлах абзыйсының чакыруын кире какмады, чыкты. Тик менә, кешегә сөйләсәң кеше ышанмас, кулга-кул тотынышып бию генә насыйп булмады үзләренә. Түрә абзыйга якын килерлек түгел икән, алга төртеп торган иләмсез зур корсак якын җибәрми. Яшь чакта көрәшче булган кеше ул Экзамыч, Сабан туйларында мәйдан тоткан кеше. Көрәшчеләрчә әмәлен табарга омтылып, бер кулыннан тотып икенче кулын кызның биленә салмак атлы булып карады ул, үрелде, әмма буе җитмәде. Күтен суза төшеп үрелгәчтен җитүен-җиткән иде буе, әмма, берничә хәрәкәт ясауга, авырлык белән сузылган кыска юан беләк кире һавада асылынып калды.

Абыйсының «бик тә кирәк кеше, кара аны, үпкәләтә күрмә» дигән сүзен хәтерләп калган Ләйсән сер бирмәгән атлы булды. Көлмәде, елмаймады... Урын таба алмаган кулын олы кунакның түшенә куеп биегән атлы булды. Әмма кеше корсагына ятып йөреп булмый, барып чыкмады барыбер.

Тапкырлыктан да мәхрүм кыз түгел иде Ләйсән. Хәйләсен тапты.

- Мин мондый биюләрне яратмыйм бит, - диде, назланган атлы булып. - Яшьләрчә, кара-каршы биюгә ни җиткән. Башка бер-бер музыка, заман ритмнарын уйнасыннар иде, - диде, Фәлах абыйсының колагына үзенең кайнар сулышын өреп.

Әллә колак төбендәге иреннәрнең кайнарлыгын тоеп, әллә форсат чыгудан куануы булды, кулларын чәбәкләп сикерә язып куйды олы кунак. Аяклары идәннән аерылмады-аерылуын, әмма чын-чынлап талпынды ул. Бу талпыну суга төшкән кош баласы хәрәкәтенә тартым булды.

- Егетләр, - дип, музыкантларга дәште олы түрә. Җиңел музыка... Яшьләр заман ритмнарын таләп итә.

Табигый ки, шул бер кул чәбәкләү җитә калды. Скрипкалар тынды. Гыйшыклы уен юлында онытылып биючеләр дә сөрлегеп калды. Моң белән хисләнеп билдән түбән таба адашып сәяхәткә чыккан куллар да кире үз урыннарына кайтып төште.

Музыкант егетләр, скрипкаларын бер читкә куеп торып, кайсы гитара, кайсы барабан ише уен коралларын хәстәрләргә кереште.

- Аерым хуҗалык бетте, түгәрәккә басып, бергә-бергә биибез хәзер, - диде Фәлах еш-еш сулыш алып. Сулыш кысылса да күңел күтәренке иде аның. Үзенекен итте бит тәки... Һәммәсенең борынына чиертте. Иң чибәр кыз һәм иң яше, унсигездәгесе аның янәшәсендә, аның белән җитәкләшеп тора бит әле менә...

Музыкант егетләр үз эшләренең осталары. Заманча килештереп дөпелдәтергә-шакылдатырга керештеләр. Мәҗлесләрдә йөреп муртайган кыз-кыркынга шул гына кирәк, чыр-чырыйлаган авазлар чыгарып боргаланырга-сыргаланырга керештеләр. Картаеп килүләрен искә алмаганда егетләрнең дә кәттәләре ич монда. Бил бөгеләме-юкмы, мөһим түгел, авыр-авыр саллы күтләрен боргалап, алпан-тилпән килеп әйттерепме-әйттергән көннәре бит әнә...

Ләйсән дөньясын онытып биеде. Бу мәҗлестә иң бәхетле кем иде икән дисәң, мөгаен ул булгандыр. Күл буенда тирбәлгән ялгыз камыш иде бит әле ул, искән җилгә сәлам биргән сыгылмалы тал чыбыгы иде.

Иң бәхетле кеше Фәлах булдымы икән әллә... Күл буендагы шул камыш һәм сыгылмалы тал чыбыгын хәтерләткән, толымнарыннан шомырт чәчәкләре исе бөркелеп, карашыннан ай нурлары көнләшкән табигать баласы - җир җиләге аның янәшәсендә ич, аның белән бии бүген. Аның белән шаяра, ара-тирә аңарга серле итеп карап куя хәтта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: