Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (13 өлеш)

-Ә университетка кереп булмасмы икән? - дип икеләнә калды Азамат. - Мин университетка, юрфакка керәм дигән идем.

-Ха, мало что син думал, - дип, каршы төште җизни кеше. - Мин дә космонавт булырга уйлаган идем. Күттән этүче булмады, вота шылай...

-Ә аның дипломы буламы икән соң? Югары юридик белем хисапланамы икән?

-А как син думал. Бу бит сиңа академия! Университет кына да түгел. Зөфәр әфәнде үзе укытсын да, югары да булмасын диме! Югарының да югарысы икән әле...

Озын сүзнең кыскасы шул, килүенә атна-ун көн уздымы-юкмы, Азамат шәһәр читенә китеп яши башлады. Мәскәү елгасы читендәге урман аланында урнашкан патша сараедай мәһабәт бер бинада каравылчы һәм бер очтан ат караучы да булып эшләргә кереште.

-38-

Кашка тәкәгә дөнья бетереп бикәч эзләделәр. Табылмады. Берәвенең токымын килештермәделәр, икенчеләренең сыйрагы нечкә булып чыкты. Бөдрәләрен дә чиста йөретә алмаган тигәнәккә баткан очраклы бер сарыкны ияртеп кайта алмый бит инде ул.

Көннәрнең берендә иң якын яраннарын бергә җыеп, соңгы мәртәбә киңәш-табыш итеп карарга булды ул.

-Үзе болай өйләнәсе дә килми инде, - дип, сүзне әйләнгечтән башлап җибәрде. - Әле Ык буенда бер мәшәкатьсез күләгәлектә яткан чакларымда ук уйланганым бар ул хакта. Тартмагач тартмый инде менә, ике ятып бер төшкә дә кергәннәре юк иде...

-Бикәчсез яшәп буламы, - дип, тәкатьсезлек күрсәтеп әйтеп куйды арадан берәве. - Печәнсез торырга риза, ә бикәчсез - юк.

-Бәэлдәшеп көлешкән атлы булды тәкәләр.

Бу көлүнең урынсыз икәнлеген, бер теленә хуҗа була белмәгән ул тәкәнең зур сәяси хата ясаганлыгын Сыңар мөгезле шундук сиземләде. Ул көлмәде, салпы якка бер-ике салам кыстырырга кирәк тапты.

- Һәркемнең үзенеке инде. Кем баш белән эшли, ә кем таш белән дигәндәй...

Сүзен тәмамларга да бирмичә Кашка тәкә бәркелдәп көлеп җибәрде. Бераздан, шулай кирәк табып, башлыкка кушылып башкалар да көлгән атлы булды.

Сыңар мөгезле булса да дөрес сөйли минем беренче ярдәмчем. Димәк, аны сайлап, ялгышмаганмын.

Баш өсте, баш өсте, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, -дип, тез чүкте Сыңар мөгезле.

- Башлык буларак әйтәм, тыңлагыз, тәкәләрем. Сарыклар тәкә турында, тәкәләр сарык койрыгы турында гына уйлап яшәгәнгә шул көндә торып калганбыз да инде. Безгә ил һәм көтүлекләр турында, үзебезнең киләчәк бәхетле тормышыбызны кайгыртып яши башларга вакыт. Юкса, гомер буе «сарык» диеп кимсетеп, түбәнсетеп яшәрләр. Безнең кебек уңган һәм безнең кебек күпкырлы байлыкка ия булган затлар сирәк бу дөньяда, - дип, тәмамлады башлык сарыкларга хас булмаган озын сүзен. Һәм сорап куйды. - Ә сез ничек уйлыйсыз, яраннарым?

- Дөрес, дөрес, - диеп, бәэлдәштеләр. – Без дә шулай нәкъ сез дигәнчә уйлыйбыз.

- Акыллы киңәшләрегез өчен, рәхмәт, - дип, баш какты канәгать башлык.

Баягы теге тәкатьсез генә әйтеп куярга кирәк тапты:

-Ә өйләнергә барыбер кирәк булыр. Башлыкка бикәчсез килешмәс. Кәҗә көлкесенә калырга, сыерлар теленә керергә ярамас.

-Әйе, кирәк инде, кирәк, - диеште башка тәкәләр дә. - Ата-бабадан килгән изге эшләрдән өстен була алмабыз.

-Үзем дә шуны уйлап кына ризалашкан идем дә бит...

-Йә, кемгә, кемгә тукталган идегез, - дип төпченде тәкәтьсез.

-Тукталган идек тә, - дип, башлаган сүзендә төртелеп калды Кашка тәкә. - Минем телем бармый, әнә Сыңар мөгезледән сорагыз.

Сыңар мөгезле бер башлыкка, бер тәкатьсезгә карап бакты. Бу хакта сүз кузгатуларын ошатмый иде ул. Шулай да ачыклап бирергә мәҗбүр булды. Ягъни, үзе уйлап тапкан ялганны тагы бер мәртәбә сөйләп чыкты.

- Дөрес түгел. Ялган сөйлисең син, аксак, - диде тәкатьсез.

Мөгезсез тарафка башын чөйде беренче ярдәмче.

-Минме? Мин ялган сөйлимме?..

-Әйе, син ялган сөйлисең.

-Минме?!. Ничек исбат итәрсең.

-Ялган сөйлисең. Әле кайчан гына ике тәүлек буе артыннан калмыйча, көнозын-төнозын койрыгына тагылып йөрдем мин ул Бөдрәкәйнең.

-Менә ничек! Әнә ничек! Белдегезме инде аның кем икәнлеген, - дип, тоягын төртеп күрсәтте Сыңар мөгезле.

-Ялган сөйлисең, чөнки. Бөдрәкәй якын җибәрмәде үзенә, тибә дә очыра, тибә дә очыра, бик беләсең килсә.

Башлыкның кәеф кырылды. Ни дип әйтергә белми торды беркавым. Тояк очы белән колак артын кашып куйды.

-Көтүлеккә кертмәскә, илдән сөрергә, - дип бакырды.

-Кемне? Кемне, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз?

-Өчегезне дә.

-Ни өчен, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, мине ни өчен?

- Синеме? Сине, сыңар мөгез, ялган сөйләгәнең өчен.

Җиргә ятып тәгәрәде Сыңар мөгезле. Гафу сорады. Гафу итмәделәр үзен.

- Ә мине ни өчен? - дип сораучы тәкатьсез тәкә иде.

- Сине Бөдрәкәйгә күз салганың өчен.

- Соң алайса, өченчесе кем? - дип тә сорадылар.

- Өченчесе - Бөдрәкәй.

- Аны нигә?

- Ни өченме? Шуның өчен, чөнки башка тәкәләр белән өстерәлеп йөргәне өчен.

- Шулай буламы? Ул гаепсезгә чыга түгелме соң? -дип өтәләнде, үзеннән бигрәк нахакка рәнҗетелгән бикәч өчен борчылган тәкатьсез.

Була. Шулай да була икән шул, Кашка тәкә әмерен үзгәртмәде. Өчесе өч тарафка илдән куылдылар.

-39-

Алмазга бирелгән «ордер» әле булса аның кесәсендә йөри. Сеңлесенә ул хакта сүз кузгатырга кыймады.

Фәлах исә үзенчә хәл кылырга кереште мәсьәләне.

Бер ел чамасы элек шоферын алыштырган иде Алмаз. Яңасын Фәлах егетләре табып бирде. Телгә оста. Күзләре елык-елык килеп тора. Тәҗрибәсе зур, машинаны да шәп белә. Бар ягы да җитешкән. Эчми-тартмый. Яше кырыкка якынлашып килүгә дә карамастан, гаиләсез. Хуҗа өчен кирәк икән, көн-төн чабуларга әзер, өенә кайтасы юк.

Үзенең фидакарь хезмәте белән Алмаз каршында тиз арада зур ышаныч яулап өлгерде бу шофер. Исеме Мәхмүт. Казан артында, Дөбьяз якларында туып-үскән егет. Хуҗасын бер сүздән аңлый, нинди йомыш кушма - төгәл үти. Бер сүз белән әйтсәң, һәркемгә дә тәтеми андый шофер.

Алмаз теләсә кемгә ачыла, серен сөйли торган кеше түгел. Әмма Мәхмүт, үзенең фидакарь хезмәте һәм тугрылыгы белән, тәмам ышаныч казанган иде. Фәлах нәкъ менә шуңардан файдаланырга булды да инде.

Акчаны шактый ук мул алса да фатир яклары хәл ителмәгән иде Мәхмүтнең. Тулай торакта аерым булмәдә яшәп яткан көне. Нечкә җирне оста тотып ала бит ул Фәлах. Таләп ителгән кайбер мәгълүматларны биреп барса, якын араларда ук фатир вәгъдә иттеләр Мәхмүткә. Һәм ул бик теләп риза булды.

Инде икеләтә «тугрылыклы» булып уйнарга кереште Мәхмүт. Акча да кереп тора, фатир да булачак. «Ике дистә ел чамасы тегендә-монда эшләп күрелмәгән җай чыгып тора ич. Кулдан ычкындыралар димени... Миңа да яшәргә кирәк. Әнә ич, күреп тора, башкалар ничек иркен һәм бай яши. Типтерепме-типтерәләр. Мин кемнән ким», - дип, фикер йөртте ул. Алмаз белән икәүдән икәү генә калган чакларында җай чыкса-чыкмаса да үзенең аңарга тугърылыгы хакында сөйләнде берөзлексез. Ә шоферың ышанычлы булу, кемгә ошамас икән. Төчеләнеп сүзгә кушылмаса да Алмаз куанып бетми иде моның шулай булуына.

Фәлах эшне үз шоферы аша йөртте. Икесе дә бер якныкы алар, бер-берләрен күптән беләләр.

- Йөргән, чуалган хатыннары бармы үзенең? - дип сорады якташ.

Як-ягына карангалап алды Мәхмүт, чит колаклар юк икәнлеккә инанды. Фатирлы да буласы килә үзенең, баш та исән калсын.

- Түрә дә булсын, гүләйт тә итмәсен имеш. Андыйларны очраткан юк иде әлегәчә.

- Димәк, бар? - дип төпченде Фәләхның шоферы.

- Бар, - диде ул. - Хатын карт бит аның. Балалары да юк. Сөяркәсез булмый андый чакта.

- Кайда яши? Кайда очрашалар? Адресы...

- Яшь, чибәр нәрсә, - дип, дустанә сөйләшкән атлы булып, телләрен ялап куйды Мәхмүт. - Имәнлек урамыннан фатир алып бирде үзенә. Җиденче йорт, егерме беренче фатир. Өченче катта. Шунда очрашалар.

- Кияүдәме?

- Ул кадәресен белмим. Әмма баласы юк. Үзе генә тора.

- Очрашу вакытлары?

- Кайчан - ничек... Командировкага киттем, дип, атналар буе шунда яткан чаклары да була. Аларга нәрсә?.. Кибеткә чыгасы юк. Машинага шалтыраталар да, ни кирәк - шуны илтеп торам.

Фәлахның шоферы утны-суны кичкән адәм. Әлеге сөйләшүләргә ул куенында диктофон кыстырып килә иде. Ни сөйләшсәләр - шул, көне-сәгате белән аның хуҗасына барып ирешә торган булды.

Алмазның гаилә бәхете бик мактанырлык түгел иде, аңлашылса кирәк. Әмма анда ярату, кайнар мәхәббәт һәм бала-чага авазы хөкем сөрмәсә дә, иминлек иде әлегәчә. Өйдәге иминлек ир-ат өчен җир йөзендәге иң мөһим нәрсә. Кичегә төшеп кайткан саен үзара гаепләү һәм мөнәсәбәт ачыклау башланса, эшкә чыгып киткән чакта хатының ышанмаучылык белдереп ямьсез сүзләр кычкырып калса - гаиләң юк дип сана. Булса да, ул гаиләдән ямь кача, андый өйдән кайчан чыгып китәрмен икән дип, атлыгып яши торган була ир-ат. Кичен кире әйләнеп кайтасы килмәс була.

Гел уйламаган җирдән Алмазлар гаиләсенә дә үтеп керде ул салкын җил. Хатынына, аны кызганган, ярдәм итәсе килгән атлы булып шалтыратырга керештеләр.

«Ирең гүләйт итә... Шуны да белмисеңме», диделәр. Булмас, диде хатын. Ышанмады. Ышанырга теләмәде. Таһир-Зөһрә кебек өзгәләнеп яратышмасалар да, тыныч, ипле яшиләр иде бит әле. Кайсы хатын-кыз ишетәсе килсен ире хакында андый сүзне.

Әмма көн дә, көн дә ул шалтыратулар кабатланып торса, авыр сүзләр тамчы сыман гел тамып торса, хатын-кыз күңеле түгел, таш булып таш та түзми, яргалана. Алмазның да хатынын соңгы чиккә җиткерделәр.

- «Ирегезне үз күзләрегез белән барып күрәсегез киләме. Менә хәзер ул аның янында», - дип шалтыраттылар көннәрнең берендә. Һәм адресын әйтеп бирделәр.

Сирәк хатын үз-үзен тыеп кала андый чакта. Акыл түгел, хис идарә итә үзләре белән. Әйтерсең, ирен тота да - бәхеткә ирешә... Ә, югыйсә, икәүдән-икәү калып үзара мөнәсәбәтне үз өеңдә ачыклауга ни җитә. Кыл өстендә эленеп торган гаилә язмышын саклау ихтималы кала әле ул очракта.

-Эшендә юк иде Алмаз. Кесә телефонын өзеп куйган. Димәк, дөрескә чыга. Шоферына шалтыратты хатын.

- Әйе, - диде Мәхмүт. - Бу мин.

- Алмаз абыең кая?

- Белмим.

- Белмәсәң, өйгә кил хәзер үк.

Мәхмүт күндәм егет, килде. Үзе алга кереп утырды хатын, артка ике-өч ирдә булып та рәт чыгара алмаган сеңлесен утыртты. Үз гаиләсе булмаган хатыннар яисә гаилә кора алмыйча сукбайлыкта йөргән әтрәкәләмнәр бик ярдәмчел була андый чакта. Чөнки алар коручы, саклаучы түгел, җимерүче. Үз ишләре артудан тәм таба алар.

- Киттек, - диде хатын, иренең шоферына кырыс карашын ташлап.

- Кайда илтим?

- Алмазлар янына.

Кузгалуын кузгалды егет, әмма аңламаганга сабышты.

- Мин бит аның кайда икәнлеген белмим. Кайда соң ул?..

- Беләсең, - диде хатын, шикләнергә урын калдырмыйча. - Беләте янында. Син әле генә аны шунда илтеп куйдың. Безне дә илтәсең.

Икеләнә, сагая калды Мәхмүт. Әнә ни өчен кирәк булган икән аның хәбәр бирүе. Хуҗасын Имәнлек урамына илткәчтен дә якташына шалтыраткан иде ул. Ә тегеләр шундук хатынына җиткергәннәр.

-Мә, ал, - диеп, хатын аңарга бер төргәк акча сузды. - Ләкин, сузма, тизрәк илтеп җиткер шул Имәнлеккә.

-Мин китергәнне әйтмисез, ярыймы, -- дип, вәгъдә алды үзләреннән. Һәм акча төргәгенә күз төшереп алгач, куанычтан газга басты.

Ишекне ярым шәрә кыяфәттә Алмаз үзе килеп ачты. Шоферыннан башка кеше белми иде ич аның монда икәнлеген, шулдыр дип уйлады. Хатыны белән үз балдызын күргәч, артка чүгеп куйды. Ә тегеләргә исә шул җитә калды, ишекне бәреп керделәр. Һәм икәүләшеп шарт та шарт газ пистолетыннан атарга керештеләр. Шау-шу купты, күрше күлән җыелды. Күз яшьләре коелды һәм чәчләр йолкынды. Шуның белән тәмам. Киттеләр...

Алмаз шоферына шалтыратты.

-Тыңлыйм, Алмаз абый, - диде Мәхмүт.

-Син кайда, ерактамы анда?

-Ерак түгел, монда гына...

-Син минем хатынны күрмәдеңме бүген?

-Юк... Ә нигә?..

- Телефоннан да сөйләшмәдеңме?

- Юк инде... Нигә алай дип сорыйсыз, әллә ышанмыйсызмы?

- Ышанам, Мәхмүт. Ышанам...

Трубканы куйды ул. Аның бу фатирга килүе турында шоферыннан башка һичкем белми иде, югыйсә. Димәк, артларыннан ияреп килгәннәр, дигән нәтиҗә ясады. Шоферга ышанмау яисә аңардан шикләнү кая инде, уена да килмәде.

Әнә шул рәвешле гаиләдән ямь качты. Кемгә сылтарга, нәрсә уйларга да белми баш ватты Алмаз. Фәлах кулы уйнагандыр, дияр идең, һич нигез юк.

Ләйсән яшәгән тулай торакны, ремонтка дип, ябып куйдылар. Монысы инде, һич шөбһәсез, Фәлах эше иде. Тулай торакта яшәгән күпме кеше, күпме гаилә газап чигә, изалана. Фәлахның аларда эше юк. Аның Алмаз дусты ни эшләр икән, хәзер кайда урнаштырыр, кайда куяр үзенең сөекле сеңлесен. Өенә генә кайтарыр иде дә бит, арты чиста түгел. Сеңел кайгысымы, үзенең ничек итеп бусаганы атлап кайтып керергә белми йөргән көннәре...

Рәхим итсен, кесәсендә ике бүлмәле фатирга ордер йөри. Ачкычлар да кесәсендә. Йөрмәсен әллә кем булып... Урнаштырсын сеңлесен.

Әнә ничек үрә, алдан күрә белә ул вакыйгаларны. Фәлахның баш эшләми дип, әйт инде син шулардан соң...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: